|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. ФОТОАППАРАТТормышта: «Эх, кул астында ник фотоаппарат булмады икән!» — дип үкенергә туры килгән кызыклы хәлләр еш килеп чыга. Тасмага төшерүче фотоаппаратлар кыйммәт тормый һәм һәр гаиләдә диярлек бар иде элек. Әмма күп очракта алар шкафта тузан җыеп кына ятты. Чөнки фотога төшерим дисәң, мәшәкате күп: тасма табып, аны аппаратка дөрес итеп урнаштырасы, сурәтләрне исә тасма тулгач кына лабораториягә илтеп бирәсе бар. Шуннан соң гына фотосурәтләр кулыңа эләгә. Һәм, ахыр чиктә, фотоларның күбесе начар килеп чыкканын күрәсең. Югары технологияләр алга китү белән, сатуда санлы (цифровой) фотоаппаратлар күренә башлады. Әлбәттә, тасмалы аппаратлар белән чагыштырганда, аларның бәяләре бермә-бер артык. Санлы фотоаппарат ул зур булмаган компьютер сыман. Төшергән сурәтләреңне кечкенә генә экраннан карыйсың. Ошамый икән — сызып ат. Чөнки барлык сурәтләр дә бармак очыдай хәтер картасына язылып бара. Берничә төрле карта бар: Memory Stick, SD, Compact Flash, XD. Гадәттә, алар фотоаппараттан аерым сатыла. Күләмнәре буенча да алар күптөрле. Күзаллау өчен әйтик, 256 Mb лы картага — 300 дән артык, ә 512 легә 700 гә якын фотосурәт сыя. Бу, әлбәттә, бик күп. Әле шунысын да әйтергә кирәк: күп фотоаппаратларда видео һәм тавыш яздыру вазифасы да бар. Димәк, аларны видеокамера һәм диктофон буларак та кулланырга була дигән сүз. Бүгенге көндә санлы фотоаппаратларның иң киң таралган маркалары — Sony, Samsung, Olimpus, Nikon, Canon. Аларның төшерү сыйфаты мегапиксельләренә карап билгеләнә. Гадәттә, бу сан 3 тән алып 12 гә кадәр була. Мегапиксельләр күбрәк булган саен, фото да сыйфатлырак чыга, шулай булгач, аппаратның бәясе дә кыйммәтрәк. Тагын бер уңайлы нәрсә: сурәтләрне күз ачып йомганчы компьютер хәтеренә күчерергә мөмкин. Соңыннан аларны Photoshop, Illustrator, Corel Draw кебек программалар ярдәмендә эшкәртеп була. Кәгазь фотолар кирәк дисәң, сурәтләреңне фотолабораториягә электрон вариантта китереп бирәсең. Аларга тасма белән эш иткәнче болай уңайлырак та әле. |
Иң күп укылган
|