поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Виртуаль дөнья

Виртуаль дөнья

«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.

Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал.

Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган.

ФОРУМ

Форум сүзен ишеткәч, иң элек пөхтә киенгән җитди йөзле кешеләр күз алдына килә. Алар ниндидер мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышалар сыман. Интернет дөньясында шулай ук форум төшенчәсе еш кулланыла. Аны күп кенә сайтларда очратырга мөмкин.

Реаль һәм виртуаль форумнар формалары буенча төрле булсалар да, аларның эчтәлекләре бер үк. Тегендә дә, монда да кешеләр аралаша. Интернет-форум шул ягы белән уңайлы: компьютерчыларга бер урынга җыеласы юк. Кемнең нинди киемнән һәм нинди чырай белән форумда катнашуы мөһим түгел. Алар бит компьютер артында утыралар! Шуңа карамастан виртуаль форумның һәр катнашучысы теге яки бу темага карата үз фикерен әйтә ала.

Еш кына кешеләр форумда таныша, фикердәшләрен таба. Соңыннан бу танышу реаль тормышка да күчәргә мөмкин. Дөрес, ызгышып, талашып китүчеләр дә юк түгел. Һәр форумның үзенең хуҗасы була. Шул хуҗа кеше әңгәмәнең матур гына баруын, ызгыш-талашсыз үтүен тәэмин итә. Күп кенә форумнарда сүгенергә, яла ягарга, янарга ярамау турында кисәтү бар. Әгәр мондый очраклар булса, сайтның хуҗасы ямьсез язуларны тиз арада юк итә.

Гадәттә, форум билгеле бер тема буенча була. Аны сайтның хуҗасы да, башка бер кулланучы да башлап җибәрә ала. Икенче кеше моңа карата үз фикерен язып калдыра. Шулай итеп, чып-чын форум килеп чыга. Кайсыбер форумнарда смайликлар куллану мөмкинлеге дә бар. Алар аралашуны тагын да җанлырак итә.

Интернетта сайтларның иге-чиге юк, дигән идек. Ни белән кызыксынасың? Автомобильләр беләнме? Әллә чигәргә яратасыңмы? Интернетта син, һичшиксез, үзеңә кирәкле сайтны таба алачаксың. Күп очракта анда форум да була.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»