|
«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.
Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал.
Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган.
ЭЛЕКТРОН ПОЧТА
«Почта» дигәндә, күбебезнең күз алдына конвертлар, әрҗәләр, почта ташучы апалар килеп басадыр. Югары технологияләрнең алга атлавы «почта» сүзенең тагын бер мәгънәсен китереп чыгарды. Электрон почта бүгенге көндә һәр өлкәдә киң кулланыла.
Нинди була соң ул электрон почта? Беренче чиратта, аның белән файдалана алу өчен, без интернетка рәхмәтле. Бу — интернет челтәре аша мәгълүмат алышуның иң уңайлы бер ысулы. Гадәттә, электрон хатлар E-mail сүзе белән билгеләнә. Һәр кеше, төркем, оешма яки башка бер коллектив үзенә электрон почта «әрҗәсе» булдыра ала. Әрҗә дигәнне капкага эленә торган тартма дип уйлый күрмәгез. Сүз виртуаль әрҗә турында бара. Һәр документ компьютерда билгеле бер урынны били, дигән идек. Электрон почта әрҗәсенең дә документлар сыйдырышлыгы чиксез түгел. Әгәр ул хатлар белән тулса, аны, һичшиксез, чистартырга, кирәкмәгән документларны юк итәргә кирәк.
Кәгазь конверт бер шәһәрдән икенчесенә барып җиткәнче, кайвакыт берничә көн түгел, ә берничә атна үтә. Электрон почтаның өстенлеге шунда: без җибәргән мәгълүмат берничә секунд яки минут эчендә кирәкле кешегә барып ирешә. Монда географик киртәләр юк: Америкадагы Джордж Бушкамы, әллә күршедә яшәүче сыйныфташыбызга хат юллыйбызмы — мөһим түгел. Менә шундый галәмәт.
Электрон почтаның тагын бер өстенлеге бар: аның аша язма мәгълүмат кына түгел, ә фоторәсемнәр, музыкаль композицияләр, һәртөрле программалар, хәтта видеосурәтләр дә җибәрергә була. Дөрес, материалның күләме зуррак булган саен, аны җибәрү һәм кабул итү вакыты да күпкә озыная. Күзаллау өчен әйтик, 1—2 Mb күләмендәге документларны электрон почта аша җибәрү әллә ни кыенлыклар китерми.
Хатыбыз кирәк җиргә барып җитсен өчен, аның адресын төгәл белү кирәк. Гадәти почтада адрес шәһәр, урам исеме, йорт һәм фатир номерыннан торса, интернетта ул әллә ни озын булмый. Электрон почта адресында, һичшиксез, @ билгесе була. «С» һәм «а» хәрефләренә охшагангамы, бу билгене «собачка» дип атыйлар. Татарда исә еш кына «сабын» диләр. Гомумән, электрон почтаны да «сабын» дип йөртүчеләр бар. Аның килеп чыгышы болай: E-mail — мыло — сабын. Компьютерчылар шулай тузга язмаган исемнәр кушарга яраталар инде (компьютерчылар сүзлеген кара).
Кулланучының почта адресы болай төзелә:
<кулланучының исеме>@<компьютерның адресы>
Интернетта бушлай электрон почта тәкъдим итүче сайтлар бар. Шулай ук әрҗә белән акча түләп тә файдаланырга була. Ул очракта аның эшләү сыйфатын, сыйдырышлыгын арттыралар. Түләүле адресларны, гадәттә, интернетка тоташтыручы оешмалар (башкача әйткәндә, провайдерлар) тәкъдим итә. Хат җибәрү һәм кабул итүдә кулланыла торган махсус программалар бар. Иң таралганнары — Outlook Express һәм Bat. Әмма интернет-сайтка кереп хат алышканда аларның кирәге юк.
|
|