поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Виртуаль дөнья

Виртуаль дөнья

«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.

Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал.

Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган.

ЭЛЕКТРОН КОММЕРЦИЯ

Әти-әнидән вак-төяккә акча сорамас өчен, малайлар һәм кызларның күбесе кайчан да булса үзе акча эшләп карарга тотына. Әлбәттә инде, бу эш укуга комачауламаска тиеш, шулай булгач, буш вакытта гына (ә мондый вакыт белгәнегезчә бик кыска була) кайда да булса акча эшләп алырга кирәк. Яшьләрнең алдынгыраклары (ә бәлки ялкауракларыдыр?) машина юу, идән себерү кебек эшләр белән «пычранып» утырмыйча, «бөтендөнья пәрәвезенә» чумдылар.

Челтәрдә эшләү күп очракта рекламага бәйле. Арадашчы компанияләргә (спонсорларга) төрле фирмаларга һәм кешеләргә үзләре җитештергән товар турында мәгълүмат таратырга кирәк. Бу компанияләргә акчалата түләү тәкъдим итеп, челтәрне кулланучыларга мөрәҗәгать итүдән дә яхшысы юк. Карап торырга бик җиңел кебек күренсә дә, тәҗрибәле кеше буларак алдан кисәтеп кую кирәк: бушка акча эшләп булмый монда. Интернет өчен киткән чыгымны каплау өчен, компьютер мониторы каршында бик озак утырырга туры киләчәк!

Эш төрле сайтларны карап яки аларга теркәлеп, шулай ук реклама хатларын укып, аларга җавап биреп утырудан гыйбарәт булачак. Мондый алагаем да авыр хезмәт өчен сезгә, әлбәттә инде, аз-маз акча түләячәкләр (мәсәлән, бер сайтны караган өчен, гадәттә — 3 цент, ә бер хатны укыган өчен, 20 центтан да артык түләмиләр). Акыллы кеше болай акча эшләп булмаганын үзе дә аңлый инде. Шулай да эшкә яңа кешеләр (реферал дип аталалар) җәлеп итеп, һәр яңа кеше өчен акча эшләп була булуын. Ягъни бу эш белән акча эшләп була дип никадәр күбрәк кешене ышандырсагыз (бәлки алдасагыз!), шулкадәр күбрәк акча эшлисез дигән сүз.

Интернетта эшләп алган акча яки очколар өчен сезгә виртуаль акча янчыгы да булдырырга кирәк. Мондый янчык булу бик уңайлы, чөнки теләгән вакытта теләсә кайсы виртуаль кибеттән ни дә булса сатып ала, яки Сбербанктагы хисабыгызга акча күчерә аласыз.

Эшләгәнегез бушка булмас: монда «уенчык» акчалар түгел, ә чып-чын акча түлиләр!

Әлбәттә инде, интернетта акча эшләүнең нечкәлекләре бик күп, һәм виртуаль табышның кимчелекләре дә җитәрлек. Ләкин теләгән һәм үзең өчен уңайлы булган вакытта, үз бүлмәңнән чыкмыйча акча эшләү мөмкинлеге — виртуаль хезмәт хакының алыштыргысыз өстенлеге.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»