|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. DVDБу дисклар музыкаль кибет киштәләрендә әллә каян күренә. Яхшы сыйфатлы фильмнар өчен менә дигән! Ни кызык, кайбер DVD-дискларның ике ягына да яздырып була. Әйтик, бер ягында — «Ночной дозор», ә икенчесендә — «Терминатор» фильмы. DVD,ны һәр компьютер да укый алмый: анда DVD ROM урнаштырылган булуы шарт. Оргтехника белән сату итүче кибетләр хәзер һәр компьютерны да DVD ROM белән җиһазларга тырыша. Чөнки аның бәясе әллә ни кыйммәт түгел. DVD плеерлар да чагыштырмача арзан. |
Иң күп укылган
|