|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. CDКомпакт-диск һәрберебезгә таныш. Компакт-диск, «си-ди», лазер тәлинкәсе — бу җиһазны төрлечә атыйлар. Ул элеккеге аудиокассеталарны кысрыклап чыгарды. Аларны чагыштырсаң, җир белән күк арасы. Компакт-диск язмасы күпкә сыйфатлырак. Дөрес, җырлар сыйдырышлыгы күп түгел. Бер компакт-дискка 70—80 минутлык язма сыя. Бу — егермеләп җыр дигән сүз. Аудиокассетадан тагын бер өстен ягы — тасманы әйләндереп вакыт уздырасы юк. Кирәкле җырның номерына басасың да, вәссәлам. Кибет киштәләре татар җырлары язылган компакт-дисклар белән тулы. Азмы-күпме танылган татар җырчысының CD-альбомы чыкмый калмый. Эш өчен артистларыбыз музыкаль материалларын компакт-диск һәм минидискларда сакларга тырыша. |
Иң күп укылган
|