поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Г. Камал театры артистлары

Г. Камал театры артистлары

Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Ильтани Илалова - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

Китапта соңгы 100 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләгән һәм эшли торган артистлар белән артист-режиссерлар тормышы, иҗатына кагылышлы кыскача белешмәләр бирелә.

БИКТИМЕРОВ ШӘҮКӘТ ХӘСӘН УЛЫ

1928 елның 28 октябрендә Казан шәһәрендә туа, Саба районы Мәңгәр авылында үсә.

1949 елда Татар театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Ләкин шул ук елны армиягә алалар. Театрга яңадан 1953–1954 елгы сезон башында кайта.

Бүгенге көндә Биктимеров иң атаклы, күренекле артист. Ул татар сәхнәсенең реалистик традицияләрен дәвам иттерүче. Төрле хасияттәге төп образларны иҗат итә. Артист булыр өчен аңа табигать тарафыннан бирелгән сыйфатлар әллә ни шаккатырлык та түгел кебек. Уртача буйлы, үтә чыккан чибәр дип тә әйтеп булмый аны. Ә менә эшли башлаганыннан дистә ярым ел вакыт үткәч, аны «искиткеч» актер дип атадылар. Тышкы кыяфәте белән түгел, ә эчке рухи байлыгы нәтиҗәсендә иреште ул моңа. Биктимеров романтик герой планындагы актер түгел. Сәхнәдәге беренче адымнарыннан бирле ул психологик тирән, тормышчан дөреслек, ышандыру, чынбарлык, табигыйлек нигезендә иҗат итә. Искиткеч мөлаем артист. Биктимеров уйнаган рольләрендә тышкы яктан үзгәрмәсә дә, һич кенә дә рухи яктан бертөрлелекне аңлатмый. Актерның үзенә бирелгән образларның холык-фигыльләрен оста итеп гәүдәләндерүе аркасында алар барысы да эчке яктан төрле-төрле. Алар бөтенесе дә акыллы фикер йөртүче киң масштаблы шәхесләр. Артист каһарманның эчке тойгыларын бөтен тирәнлеге белән күрсәтә ала.

Аның рольләре: Нургали — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), Мелузов — «Талантлар һәм аларга баш иючеләр», Дульчин — «Соңгы корбан», Кнуров — «Бирнәсез кыз» (А.Островский), Хәмит — «Беренче чәчәкләр», Ишан — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Галин — «Габбас Галин» (Ш.Камал), Таһир —«Хөррият» (М.Әмир), Тәлгать — «Беренче мәһәббәт» (Х.Вахит), Сәетгәрәй — «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт), Заһит — «Бертуган Таһировлар» (Ф.Хөсни), Байтимер — «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов), Ленин — «Баһадирлар» (Н.Погодин), Ислам — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Кривохатский — «Бер төн» (Б.Горбатов), Фаюнин — «Ябырылу» (Л.Леонов), Бәхтияр — «Канкай углы Бәхтияр», Нурислам — «Дуслар җыелган җирдә», Рәфис — «Хушыгыз!», Әлмәндәр — «Әлдермештән Әлмәндәр», Җәллад — «Моңлы бер җыр», Зариф — «Монда тудык, монда үстек», Сибгат — «Ат карагы», Хәсән Акчурин — «Без китәбез, сез каласыз», Нурхәмәт — «Илгизәр + Вера» (Т.Миңнуллин), Туктамыш хан — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), Дорозуар — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш), Чмутин — «Сагыш» (А.Галин), Пастор Мандерс — «Өрәкләр» (Г.Ибсен) һ.б.

СССРның хал. арт. — 1977 ел.
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — 1967 ел.
РСФСРның Дәүләт премиясе лауреаты — 1979 ел.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»