поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 

Иске Татар бистәсе узган гасырдагы гадәтләрне кире кайтара

13.07.2016

24 июль көнне Казанның Иске Татар бистәсендә хәйрия ярминкәсе узачак. Көндез 12 дә башланачак ярминкә кичкә кадәр дәвам итәр дип көтелә. Биредә милли киемнәр, бизәнү әйберләре, кул эшләнмәләре, татар телендә чыккан дисклар, китаплар, газета-журналлар, сувенирлар һ.б. тәкъдим ителәчәк.

Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Иске шәһәр” префектурасы хезмәткәре Ләйлә Вәлиева бәян итте.
 
Аның сүзләренчә, ярминкә барышында берничә мәйданчык эшләячәк. Биредә милли продукция сату-күргәзмәләреннән тыш танылган каллиграфия остасы Нәҗип Нәккашның эшләрен, Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының шигырь укуларын, рәссам Рушан Шәмсетдиновның иҗат җимешләрен, Иске Татар бистәсе музейлары экспонатларын тамаша кылу мөмкинчелеге булачак. Соңгылары арасында Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее һәм Каюм Насыйри музее да бар. Моннан тыш, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары “Сәйяр” труппасына бәйле тамаша күрсәтеп, бистәнең театр тормышына кагылышлы тарихи өлешен ачып бирәчәк. Балалар өчен аерым мәйданчык булдыру планлаштырыла.
 
“Иске Татар бистәсе хакында күп кенә мәгълүматны туристлар гына түгел, хәтта Казанда яшәүчеләрнең дә шактые белми. Кешеләргә бистә хакында аз булса да мәгълүмат җиткерү өчен без радиода викторина оештырдык һәм аны хәйрия ярминкәсе белән тәмамларга ниятлибез. Безнең Иске Татар бистәсен төрле яктан ачасыбыз килде. Анда мәгърифәтчеләр, хәйриячеләр, дин әһелләре яшәгән, басмаханәләр эшләгән. Шуны халыкка җиткерү максатыннан оештырылачак ярминкәдә җыелган акчалар Теләче районы Иске Җөри авылында яшәүче һәм 10 ятим баланы үзенә сыендырган Мәликә апага тапшырылачак”, - диде Ләйлә Вәлиева.
 
Оештыручы ярминкәдә Габдулла Тукай иҗатына өстенлек биреләчәген дә билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, хәйрия акциясендә бөек шагыйрьнең әсәрләренә багышланган кул эшләнмәләре, рәсемнәрне сатып алу мөмкинлеге каралган.
 
“Безнең ярминкәдә тәкъдим ителәчәк товарларның бәясе кыйммәт булмаячак. Максатыбыз − товарны чыгару һәм күрсәтү генә түгел, ә аны сатып, ярдәм итү дә”, - ди Л.Вәлиева.
 
Концерт программасына килгәндә, биредә Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, Ранис Габбасов, Эльвира Хамматова, “Казан егетләре” һәм “Риваять” төркемнәре һ.б. чыгыш ясавы көтелә.
 
Әлеге чарада чыгыш ясаячак җырчыларның берсе Салават Миңнеханов үз фикерен җиткерде.
 
“Оештыручылар концертта катнашырга тәкъдим иткәннән соң без бик теләп ризалаштык. Әгәр дә бездән берәр нинди файда бар икән, шат кына булачакбыз. Минемчә, кайсы гына артистка мөрәҗәгать итсәләр дә, алар бу эштән баш тартмас иде. Чит шәһәрләргә, районнарга да барып, хәйрия акцияләрендә катнашучылар бар. Ул яктан артистларга афәрин диясе килә һәм җырчыларның бу гамәле белән мин горурланам. Тик соңгы арада аферистлар артып китте. Социаль челтәрләрдә ярдәм сорап язган текстрларны күчерергә (репост ясарга) сорыйлар. Күрсәтелгән номерга шалтыратсаң — телефоныңнан акча алалар. Мохтаҗларга ярдәм итү буенча мәчетләр зур эш башкара. Моның өчен мәчет хезмәткәрләренә зур рәхмәт”, - диде ул. 
 
Кунаклар татар чәе, тәмле коймаклардан да авыз итәчәк, дип белдерде оештыручылар.

---
печать

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»