|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Instagram популяр татар җырларын җырлый15.06.2016
Instagram социаль челтәрендә татар җырларына багышланган флешмоб дәвам итә. Флешмоб катнашучыларына татар телендә иң яраткан татар җырын башкарып, Instagram челтәренә #ЯратканҖырым хэштэгы белән урнаштырырга кирәк. Флешмобның төп максаты - социаль челтәрләрдә татар теле кулланышын арттыру һәм татар мәдәниятен популярлаштыру. Өч атна эчендә флешмобта катнашучылар саны 400дән артты, катнашучылар географиясе Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит ил татарларыннан гыйбәрәт. Мисал өчен, Бельгия, Төркия, Америка Кушма Штатлары татарлары флешмобка кушылды. Флешмобта катнашучылар Ришат Төхвәтуллин, Радик Юлъякшин, Салават һәм Фирдүс Тямаевның җырларын актив башкаралар. #ЯратканҖырым хэштэгы белән видеоларын танылган Россия хоккеисты Наил Якупов, Россия кино һәм театр артисты Риналь Мөхәмәтов та куйганнар.
«Татар халкы җырларга бик ярата. Татар эстрадасы вәкилләре елдан ел артып бара. Без бу феноменны Интернетта татар телен һәм мәдәниятен арттыруга юнәлтергә булдык. Яшьләребез интернетта туган телләрендә горурлык белән аралашсыннар иде», - дип белдерә флешмобны оештыручылары.
Флешмоб оештыручылары: «Минем яраткан татар телем» инициатив төркеме (@MinemYaratkanTatarTelem) һәм Татар-малай блогеры (@Tatar__malay).
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр «Минем яраткан татар телем» инициатив төркеме (@MinemYaratkanTatarTelem) интернетта берничә флешмоб оештырган иде. Мисал өчен, #ТИЗӘЙТКЕЧ флешмобында Россия актеры Марат Башаров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов, җырчы Хәмдүнә Тимергеалиева һәм башка танылган татарлар катнашкан иде.
Флешмобтан видео җыелмасы: https://youtu.be/SA9ixauJmAs
Ә бөек шагыйрь Габбулла Тукай тууның 130 еллыгына багышланган флешмобта (#Тукаебыз #TuqayAndWe #Тукай130) Россиянең атказанган һәм Татарстан халык артисткасы Наилә Фатехова, КФУ проректоры Рияз Минзарипов, Камал театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисры Равиль Шәрәфиев һәм башкалар катнашты).
Флешмобтан видео җыелмасы: https://youtu.be/rfXKXuFFCUg
|
Иң күп укылган
|