|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Шигырь сөйләп биргән кеше спектакль карарга бушлай керәчәк26.04.2016
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130-ел тулу уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры “Шигырь сөйләүчегә билет” дигән үзенчәлекле акция игълан итә! “Яшь йөрәкләр” спектакленә икенче билетны бушка алу өчен бер генә шарт үтәлергә тиеш: театр кассасында Г.Тукайның берәр шигырен яттан сөйләргә (ким дигәндә бер дүртюллык). Акция бары бер көн генә дәвам итә: 26 апрельдә, 15.00дән 18.00 сәгатькә кадәр. Әлеге махсус тәкъдим 26 апрельдә 19.00 сәгатьтә булачак “Яшь йөрәкләр” спектакленә генә кагыла. Шигырь сөйләгән өчен билет беренче билет сатып алынган очракта гына бирелә. Театр кассасы: Казан ш., Татарстан ур. 1 йорт. Белешмә өчен телефон: 293-03-74.
Исегезгә төшерәбез, 26 апрельдә Габдулла Тукай тууына 130–ел була. Шул уңайдан Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә, шулай ук Мәскәүдә, Санкт-Петербургта тантаналы чаралар үтә.
|
Иң күп укылган
|