|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
«Нәүрүз» форумында күрсәтеләчәк спектакльгә билетлар сатыла башлады21.04.2016
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сайтында һәм кассасында 14 июньдә, “Нәүрүз” IV Халыкара театраль-белем бирү форумы кысаларында күрсәтеләчәк Венгрия Милли театрының “Ходай җәзасы” спектакленә билетлар сатыла башлады. Спектакльнең режиссеры – Европаның әйдәп баручы режиссерларыннан берсе Аттила Виднянский. Спектакльдә тамашачылар өчен урыннар Камал театрының зур сәхнәсендә овал формасында урнаштырылачак. Тамашачылар өчен спектакль бер генә көн уйнала. Сатуда нибары 250 билет. Бәясе – 1000 сум.
Исегезгә төшерәбез, “Нәүрүз” IV Халыкара театраль-белем бирү форумы 2016 елның 13-17 июнендә Казанда үтә. Форумга Германия, Италия, Грузия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Татарстан, Хакасия һәм Якутиядән килгән әйдәп баручы театр белгечләре килә.
Билет алырга. Касса: 293-03-74.
|
Иң күп укылган
|