|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
«Ел китабы–2014» конкурсына йомгак ясалды04.03.2016
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы–2014» конкурсына йомгак ясады. «Чәчмә әсәрләр» номинациясендә: 1 нче урын Роза Хәбибуллинаның «Мулла килене»; 2 нче урын Рәмзия Габделхакованың «Нишләттегез Гөлкәйне?!»; 3 нче урын Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» китапларына бирелде. Кадим Җәмитнең «Килмешәк», Фәрит Яхинның «Умырзая» китаплары кызыксындыру бүләкләренә лаек булды. «Тезмә әсәрләр» номинациясендә: 1 нче урынны Муса Җәлилнең «Сайланма әсәрләр» (төзүчесе – Ленар Шәех); 2 урынны Роберт Миңнуллинның «Мыек астыннан гына...»; 3 урынны Газинур Моратның «Кош хокукы» китаплары алды. «Татар халык җырлары» (төзүчесе – Рәмзия Шакирова) китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды. «Балалар әдәбияты» номинациясендә: 1 нче урынга Айгөл Әхмәтгалиеванең «Мин гашыйк булдым»; 2 нче урынга Әлфис Гаязовның «Мин бәләкәй бит әле!»; 3 нче урынга Мөҗәһитнең «Баллы җәй» китаплары чыкты. Ганс Христиан Андерсенның «Дюймовочка» (мөхәррире – Эльвира Кәлимуллина), «Куян кызы» (төзүчесе – Гөлнара Мансурова) китаплары кызыксындыру бүләкләренә лаек булды. «Рус телендә чыккан матур әдәбият» номинациясендә: 1 нче урын Габдрахман Әпсәләмовның «Избранные произведения: в 5 т. Т.4»; 2 нче урын Факил Сафинның «Заблудившийся рассвет»; 3 нче урын Әхәт Мушинскийның «Белые Волки» китапларына бирелде. Александр Пушкинның «Сказки=Әкиятләр» (төзүчеләре – Гөлнара Мансурова, Талия Шакирова) китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды. «Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә: 1 нче урынга Мөхәммәт Мәһдиевнең «Сызып ак нур белән» (төзүчесе – Гәүһәр Хәсәнова); 2 нче урынга «Туфан Миңнуллин: Истәлек-хатирәләр, әдәби сәхифәләр» (төзүчесе – Марсель Галиев); 3 нче урынга Зиннур Мансуровның «Тукай белән әңгәмәләр» китаплары чыкты. Марсель Әхмәтҗановның «Татар шәҗәрәләре. Т.2» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды. «Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә: 1 нче урынны Марсель Бакировның «Древнетюркская поэзия»; 2 нче урынны Марсель Галиевнең «Поэзия духа=Рух»; 3 нче урынны Рамиль Сарчинның «Жизнь и судьба Фатиха Карима» китаплары алды. Искәндәр Гыйләҗев белән Ләйлә Гатауллинаның «Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны (1914–1920)», Илдус Заһидуллинның «Татарское национальное движение в 1860–1905 гг.», Алсу Мөхәммәтшинаның «Ислам в Среднем Поволжье» китаплары кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар. Күпсанлы китап укучылар исеменнән җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗатларында, фәнни эшләрендә уңышлар телибез! |
Иң күп укылган
|