Әлки
молодец буре!алля син райнур белян бер кешеме?
Вәт, җенем котыра минем,
Ирләр ялкау дисәләр.
Ник эшләми, эшли алар
Мөмкинлеген бирсәләр.
Бала йоннарым кабара.
Ирләр эчә дисәләр.
Хатыннар әллә эчмиме,
эзрәк салып бирсәләр.
Ирләр сулга йөри диләр?
Хатыннар куймый кимен.
Ирләр сузмас иде кулын,
Үзләре риза димен.
Үзләре боза ирләрне,
Зарланган була аннан
Син ирләрсез яшәп кара
Сөйләшербез соңыннан.
Урамда инде яз,
күңелем көтә наз.
Ярсымачы күңел.
Ятлар кирәк түгел.
Шәһәрдә инде яз,
авылда кар әле.
Кышның да яз белән
сугышып яткан мәле.
Яз җитү бигрәк тә.
калада сизелә.
Өстән кар ишелә,
Хатын-кыз "чишенә".
синдәйләргә,синең хатының кебекләргәРайнур!
Яңа сораштыру эленде. Үз тавышыгызны бирегез.
мактанмыйм, бик күп болай да
Куштаны, мактанчыгы.
Гади әйтсәк - мин гаиләмнең
Тутырам акча янчыгын.
Ә ул бик зур, олы капчык.
Тутырам димә тиз генә.
Җитмәсә һәр яклап тишек,
Агып бара, түз генә.
Шулай булгач үземә дә
Өлеш тия хезмәттән.
Таба алмассыз миндәйне
Никадәрле эзләп тә.
хатыныңның бераз эшен үзеңә алырга түгел микән сиңа Райнур!
давай!
Райнур!Мәдхияң исключительно чыккан!Бу мәдхиягә барлык хатын-кызларны да кертикме?
Ах, Алиса, әле утырдым гына. Инде мине язалар. Минем хатынмы? Ул бик әйбәт кеше. Бер мәдхия языйм әле үзе турында.
Бик күп кеше бәяләми
Хатын-кызларның көчен.
Бер матур сүзен кызгана
Шушы гүзәл зат өчен.
Ә бит алар безнең өчен.
Бернәрсә дә кызганмый.
Без авырсак, сызланабыз.
Ә аларның... сызламый.
Кайчан кайтсак, өстәл әзер:
Чәй кайнаган, пешкән аш.
Мин бик сирәк иртә кайтам:
Ни пешерим, бетте баш.
Хатын гына исән булсын:
ул пешерә, ул юа.
Ул балаларны да карый,
ул камырын да куя.
Ул эшенә дә йөгерә,
ул күрше хәлен белә.
Олы кызның мәктәптәге
Җыелышына ул керә.
Кечесен садиктан ала.
Кибеткә товарга бара.
Ял җитсә мунчасын яга,
Кирәксә утын да яра.
Бер сорау борчыйдыр сезне:
Соң син нишлисең дисезме?
Мин эштән бик арып кайтам,
Тәмле итеп ашыйм, ятам.
Берәр шигыр язып атам.
Аннан чәен эчәм торып,
Интернет карыйм утырып.
Аннан гәҗит укыйм ятып:
Исән генә бул, дип, ХАТЫН,
Райнур! кая югалдың хатын кочагыннан чыга алмыйсыңмы әллә? Кем икән ул бәхетле хатын?
элки районы халкы бигрэк унган,бар эшкэ дэ элгерлэр
Кайтышлый кибеткә кердем,
Анда чира-а-ат, әнәңне-е-е.
Нәрсә дисәм,
халык ала
икешәр кило бәрәңге.
Вот, бәрәңге,бетте җаным
3-4 сумлык чакларың.
Моннан соң син кадерлемне
күз карам күк саклармын.
Хаерле иртэлэр,унышлы коннэр!!!Туганнар,Якташлар!
Соры корт,рэхмэт,эзерэк арттырыпта жибэрден))))бирешергэ вакыт юк,узен белэсен кайда эшлэгэнне....