Әлки
Зилэйдэ,сэлэменне алдым ,рэхмэт))))Хэллэр аллага шэкер,узегез ни хэллэрдэ? Без монда гомбэ тозлыйбыз,брусника б/н черника вареньялары кайнатабыз,мэш килэбез))) шулай эш кэннэре утэ бара алла бирса,хэр кэнне янгыр ява,буген кояшлы матур кон.
Элмэттэге Элки малае
Шулай арттан тортеп, кул чабып-дэртлэндереп торучылар булганда, язабыз эле беэ! Буген арабызда супер-динлелэр артып китте, хэркемне ничек итеп дин тотарга, ничек яшэргэ ойрэтэлэр, куркыталар-оркетэлэр... Мин аларны гаеплэп эйтмим, узе диндэ булган кеше башкаларны вэгазьлэргэ тиеш инде ул. Лэкин дингэ кем ничек килэ бит... кемдер еллар буе, кемдер бер кон эчендэ.. Хэм кешене син ник корэк кадэр сакал устермисен дип тэ, ник башыннан аягына хэтле капланып йормисен дип тэ битэрлэргэ ярамыйдыр, минемчэ... вакыты житэр, кеше узе дэ бу эшлэрне бик телэп башкарыр.. Бары тик Исламнын асылын анлатырга кирэктер кешелэргэ, яхшылык хэм йомшаклык белэн... Менэ шундый фикерлэр йогынтысында туган шигыремне урнаштырам.
Эби-бабам мирасы
Минем бабай хафиз тугел,
Коръэнне яттан белмэгэн.
Тик шулай да “Бисмилла”сыз
Чабатасын да кимэгэн.
Бер бакырга аять сатып,
Сэдака жыеп йљрмэгэн.
Ачлы-туклы яшэсэ дэ
Кеше хакына кермэгэн.
Гомер буе хезмэт иткэн –
Мал асраган, иген иккэн.
Чалма-чапан кимэсэ дэ,
Хак кушканча гомер кичкэн.
Минем эби йљзен каплап,
Хижэп боркэнеп йормэгэн.
Рохсэт алмый, эдэп саклап,
Ачык ишектэн кермэгэн.
Гозер белэн Хажилардан
Зэмзэм суы алдырмаган.
Намаз саен эрвахларын
Догасыннан калдырмаган.
Денсез диеп, динсез диеп,
Ваз кичмэгэн туганыннан.
Бар кушканын кылмаса да,
Баш тарталган тыйганыннан.
“Матурым” дип соя иде,
Курмэсэ дэ ике кузе.
Иман шарты булып калган
Колагымда эйткэн сузе:
“Динле була алмасан да,
Иманлы була кур, балам!
Коръэн чыгу кебек булыр
Бер Элхэм, оч Колху Аллах.
Бер укенмэм, буген килеп
Газраил жанымны алса,
Уземнэн сон нэселемдэ
Дога кылыр кешем калса”.
Ак яулык, кара тубэтэй
(Саклый алмадык!!!) югалды...
Сездэн безгэ мирас булып
Элхэм-Колху Аллах калды.
Догага баш кутэрегез –
Зикер эйтеп тэсбих тартам.
Мен ризамын, сезнен кебек
Иман белэн китэ алсам.
малай,
Тукай миннэн артык мэллэ?
Бер жире дэ артык тугел...
Артлар тирестэ булса да,
Куктэ икэн хэрчак кунел!)))
габдулла тукайлар молодцы-афарин !!!!
Ф@Х@М@,косасы килә бит, малай, синен бу шыерләреңнән. Бераз туктап торалмыйсыңмы соң?
Элки малае,суздэ юк))).Шулай дэвам ит...
элки малае
Райнур, Сездэн алкыш кабул иту узе бер мэртэбэ! Рэхмэт!
Мин шагыйрь тугел дип яздым язуын да, кунелемэ бер шигырь килде.. шуны сезнен игътибарга тэкъдим итим эле, гаеплэми генэ укыгыз...
Шундый инде безнен татар...
Безнен татар конлэшергэ,
Уздырырга ярата.
Берэу улеп гашыйк булса,
Икенчесе анын кызын
Тиз узенэ карата.
Берэу узенен улына
Яхшы тэрбия бирэ.
Икенчесе шул балага
Пирус суза, кача-поса
Аракысын эчерэ...
Берэу таштан йортын сала,
Мунча, сарай житкерэ...
Аннан конлэп куршесенен
Ачу йоннары кабара,
Кунеленэ эт керэ...
Бер сэбэпсез ачу итеп,
Сыерларын агулый...
Гэрчэ кирэк булмаса да,
Донья аннан тормаса да,
Утын-печэнен урлый..
Хэлэл дими, хэрэм дими,
Барсын оенэ ташый...
Донья малын остен куйган
Башкасын оныткан кунел
Ташка эйлэнэ башлый...
Туй-мэжлес уткэргэндэ
Атна буе типтерэ.
Тирэ-курше конлэшсен дип,
Бар да мине сойлэсен дип,
Батып бурычка керэ.
Эх, шул конлэшу-узуны
Яхшы якка борасы!
Аек килеш, айнык килеш,
Бер-беренэ ярдэмлэшеп,
Эйбэт итеп торасы!
Изге айда ярыша-ярыша
Гыйбадэтлэр кылыйк без,
Аллахнын кушканын утэп,
Тыйганнарыннан тыелып,
Тэкъвэ колы булыйк без!
Иманыбыз ныгысын дип,
Яхшы гамэллэр кылыйк.
Башкаралны конлэштереп,
Тэрэвих намазларында да
Алгы сафларда булыйк.
Олкэннэргэ булышыйк без,
Садака да олэшик,
Оебезгэ иман инэр –
Ифтар мэжлесе уздырыйк,
Моселман булып яшик!
Әлфия мәлам!!! Хәлләр? Финнарга бездән күп сәлам!!!
УРМАНГА ЖИЛЯККЯ ДИЕП,
БАРГАН ИКЕ КОДАГЫЙ,
ЭЛКИ МАЛАЕ АПТЫРАМА,
АНДЫЙ ХЯЛЛЯР БУЛГАЛЫЙ.
СЯЛЯМ ЯКТАШЛАР РАМАЗАН АЙЛАРЫ,ЖОМГА КЭННЯРЕ БЕЛЯН ЭНИНЕ КОТЛЫЙМ САУЛЫКЛАР-СЯЛЯМЯТЛЕКЛЯР ТЕЛИМ!!!!!
Гульчачак,аралашу очен коореспандент булу кирэкмени))))Синен язганнарны кургэч,узенне кургэн кук)))Без Выборогка килеп життек,Аллага шокер.
Элмэттэге Элки малае,кэнче тишеклэргэ бердэ исен китмэсен)))
29.07.2011 09:02:11 Шушы вакытта язма урнаштырган якташка! Мин узем шагыйрь тугел шул ФЭХИМЭ кебек))) Карга Сабан туенда "Авылнын ин олкэн кешесе" номинациясендэ булэк алган Экълимэ апанын бер шигыре истэ калган:
Алам дилэр, алма дилэр,
Алма чэчэге торле.
Аю вэгъдэ белэн сыйлый
Сайлап куйганнан бирле...
Шэп эйткэн Экълимэ апа!
Э якташларым турында шулай дияр идем:
Кунеллэрем йэ шатлыктан, йэ кайгыдан тулган чакта,
Чарасызлык билэгэндэ, терэк кирэк булган чакта,
Якташларым мине шулай кабул итэ алган хакка
Мин кайтамын кабат очып Туган якка!
Рэхмэт сезгэ, каты телле, йомшак кунелле мишэрлэрем!!!