Әгерҗе
Әйтегез әле, Иж-Бубыйдан берәрсе бармы монда? Анда Бертуган Бубилар яшәгән йортны ремонтларга җыеналармы? Ник тарихка шундый караш Әгерҗедә?
Исәнбай кызы, ТИГӘНӘК, җитәр сүз көрәштерергә! Башкаларга да язарга ирек бирегез! Төнлә йокларга кирәк - ничек эшкә барырга тора аласыз?
ТИГӘНӘК, беләм инде беләм эш булган җирдән синең ерак качканыңны.
Юк,юк,бик зур рәхмәт Исәнбай кызы! Миннән эшкә юк икәнен беләсең бит инде!!!
ТИГӘНӘК, бәрәңге бакчасындамы? Ә нигә көзне көтәргә соң, әле җәй ртаы гына бит....
Исәнбай кызы не переживай,көз көне бергә бергә ял итербез......
Райондашлар, ни хәлләрегез бар? Барыгызда бик каты озын кышка әзерләнеп ятасызмы? Отпускага чыгасы килә; җибәрмиләр....
күршеләр шулай тырыш булгач, безгә дә билне нык буып яшәргә генә кала инде!
Анысы дөрес,ватяк дисәк тә алар тырыш шул. Аннары аларда безнең татарлардагы хөсетлек юк, бездә юкка гына "брат братның көтү көтүенә шат" дигән мәкаль яшәми инде.
Дус, Удмуртлар алар молодец халык- юктан да бар ясыйлар! шулай булгач, гаҗәпләнмим печәннәре уңганга!
Ничек алай, әллә Удмуртияда яңгырлар яудымы? Арлар кинәнгән икән.
Саба җиле, кайгырма, дустым! Күрше Ватякстанда печән ишеп уңды дип әйтәләр, шуннан китертермен! Үзе тырышкан кешегә үзебездә дә кыш чыгарлык печән әзрләргә була!
Әгерҗеле! Сыерларың күп икән, нәрсә ашатып кыш чыгарырга уйлыйсың? Әллә сездә яңгырлар яудымы!)))