Чувашия
Батыр районында, в частности Кызыл Чишмә, Кызыл Камыш, Шыгырдан, Озын Куак, Кыр Бикшиге авылларында тәртип.)))))
Хөппи, мин бик шат туганнарым турында матбугатта укып утырырга.
Тиздән Ширинбану апаның юбилеенда очрашырбыз дип көтәм әле үзләрен...
Чувашияне Чуашстанга төзәтү кирәк.
Ләйсән, сәлам Батыр районыннан! Кеше ышанмаслык хәл, бөтен Чуашстанда салкын.Бер Кызыл камыш кына җылы кояш астында. Мәскәүдә хәлләр ничек? Каян Мәскәүгә барып эләктең? Мәскәүдә хәлләр ничек?
Чишмә кызы, Шепшэ,и,сез мин белгән кешеләрне мактап утырасыз икән!Сөләйманнарны әйтәм, мин дә сезнең сүзләргә кушылам. әле Ләйсәнне, Җәүһәрия апаны телгә алмагансыз)))бик хөрмәт итәм үзләрен, Җәүдәт абыйның миңа язган теләк-шигыре дә бар әле)))
сэлам Батыр районына..сездэ салкынмы?мин Мэскэудэн язам..хич салкын утми..)))Кызыл-Камышыма сэлам)))
Хәерле иртә, Батыр районы!
Әйе, авылдашларыбыз горурланырлык. Җәүдәт абыйның шигырьләрен үзем дә бик яратып укыйм. Үзе кул куеп биргән җыентыклары бар миндә. Үз тырышлыгы, булдыклылыгы белән тормышта уңышка, дәрәҗәгә ирешергә мөмкин дигәндә, мин гел Җәлил абый белән Җәүдәт абыйны мисалга китерәм.
Алар бит әле минем абыйлар да - двоюродный.
Әйтәм бит, тау белән тау гына очрашмый...
Чишмә кызы,мәзәгең бик кызык. Зур рәхмәт. Тагын яз әле. Әллә йокладыңда инде. Ярый, алайса, тыныч йокы, тәмле төш.
Чишмә кызы,игелек күр, балам. Яңалыкларыңа бик шатландым.
Минислам абый гына кызганыч.
Кадрия Казанда укыган чакларда әти-әнисен бик сагына иде.
Урыны оҗмахта булсын…Шулай, заманалар сезнең авылны да үзгәрткән икән шул…Каз көтүләрен көтү юк икән…Безнең якларда андый көтү гомүмән юк, алай да
иртән авылдан каз көтүен алып китү бер тамашадыр инде ул.
Илдар энекәш Роза дигән чибәр, матур , уңган кызга өйләнгән
иде, ике кыз, бер малай үстерделәр. Олысы Гүзәлне бу җәй
кияүгә бирделәр. Туйга Җәлил дә гаиләсе белән килде, кызыклы күрешү булды ул-30 елдан соң .
Заманалар үткәч, бик хәйран гаҗәпкә калган хәл булды- ул да булса Җәүдәт Сөләймановның «Ямаулыклар»
дигән китабы кулга керде. Шигырьләре искиткеч, үзе дә бик
кызыклы кеше иде Җәүдәт, яшь чакта. Инде дистәләрчә шигырь
китаплары чыккан , кызганыч, кибетләрдә туры китергәнем юк.
Җәүдәтнең уңышларын ишетеп, шатланып яшәдем, аның
хакында «Сәләт»ле балаларны үзенә җыючы, яшьләргә менә
дигән танышу, ял итү, сәләтләрне барлау-эшкә җигү урыны
булган лагерь оештырган дип ишеттем. Авылыгыздан бик күп
матур кеше чыккан , балам. Барчагызга да бәхетле яшәргә насыйп булсын инде.
Минем эл. адрес шушы : varislar@mail.ru
Сәлам, сәлам, Batyr.))
Иртә-кич үк булып булмас инде ул элемтәдә. Эштә вакыт юк керергә, өйдә чират бик тиз җитми компка...
Сиңа да бер мәзәк:
Блондинканы гаишник туктата:
- Правагызны күрсәтегез!
- Ә нәрсә соң ул?
- Ну, сурәтегез төшерелгән нәмәстәкәй.
Блондинка көзгесен чыгара. Гаишник карый да:
- Нишләп сразу әйтмәдегез ГАИ хезмәткәре икәнегезне?, - ди..)))
Сәлам,Чишмә кызы!Син алай югалып торма инде. Иртә-кич элемтәдә бул. Әле эштән кайтуга Чишмә кызы килдеме икән дип комп. ябыштым.Сиңа бер мәзәк.
Хатыны иренә:
-Ике яңалыгым бар. Берсе яман, берсе яхшы.
-Ниндиләр инде?
-Мин синнән китәм.
-Искитмәле. Ә яманы?
Batyr, уянган идем инде, әйдә, соң булса да, хәерле иртә, көн, кич))))
Камышлар да, Шыгырданнар тем более - гөрләп яшәп яталар.
Әстагы, Шөпшә апа, менә бит, җир түгәрәк, энегез Нагорныйда яшәмиме ул? Хатыны Рамилә булса, мин белгән Илдар була инде. Хотя, Җәлил абыйның дуслары күп инде аның.
Каз көтүләрен көтмиләр хәзер, сарык көтүе дә бетте даже:)))))
Минислам абый күптән вафат инде, әниләре исән-сау. Илдар гаиләсе булән яши - кыз белән малай үстереп яталар. Кстати, хатыны да Миләүшә исемле. Ә Миләүшә белән Кадрия апаларның әдрисләрен сорармын, ничек булса да белгертермен шул арада
Чишмә кызы, балам, бик шатландырдың! Сезнең авылда каз көтүен әле дә көтәләрме?
Илдарга да сәлам әйт! Әти-әнисе исәннәрме икән? Кадрия, Миләүшә апаларының әдрисен яисә телефонын
сезнең ярдәм белән хәбәр итсә , бик рәхмәтле булып калыр! Мин алар белән Казанда бергә укыдым,
бер бүлмәдә яшәдек. Минем дә Илдар исемле энем бар,
ул Кызыл Чишмәдән Сөләйманов Җәлилнең җан дусты.