Чувашия
Якташларым Батырлыларга,авылым Кызыл-Чишмэгэ бик куп салэм!!!
Ассалэмалейкум ЮЛДАШ!Нургали Ульяновск элкэсендэ, Лаишевка посёлыгында яши
Сәлам Батырлылар,Шымыршылылар!Бәйрәмнәр белән сезне.Чишмәдән Юнусов Нургали кая икән хәзер,белсәгез языгыз әле.
Сәлам барыгызгада!Кая югалдыгыз Батыр районы?
Сәлам Батыр районына!
Сәләтнең ун еллык юбилеенда булырга туры килгән иде - быел барып булмый инде...
Әле менә концерт карап кайттык рәхәтләнеп. Зөлфия Минһаҗева, Мөхтәр Минһаҗев, Илсур Мортаза, Мәүлидә Нургали (Татар Согыты кызы кстати)Бик матур булды, чын күңелдән ял итеп кайттык.
Чишмә кызы, Шөпшә мин дә бик шат сезләргә))))
Сәләтнең 5ендә 15 еллык бәйрәме була. шау килеп әзерләнеп яталар.)))
Чишмә кызы, Ләйсәннең матур кызларын да күреп беләм. гомумән, бик соклангыч гаилә инде алар, бер-берсенә терәк булып яшиләр.
Ә Кызыл Чишмә клубында иртәгә Зөлфия Минһаҗева концерты, бүген Татар Согытында ди.
Сезгә тагын да бер мәзәк.
Ир белән хатын урамнан баралар, ире бер җитди генә кеше белән исәнләшә. Хатыны:
- Кем ул?
Ир:
- Әй, минем эштәге ярдәмчем - мин почтага ташый торган язуларга кул куеп тора...)))
Сәлам, Чишмә кызы! Мәзәгең өчен бик зур рәхмәт.Көндә берне яз әле. Бик кызык мәзәкләрең.Нәрсә хәлләр анда? Чуашстанда нинди хәбәрләр бар? Чишмә гөрлиме?
Җәүһәриягә зур кайгы кичерергә
туры килгән икән шул. Бик кызганыч, яшь кешеләрнең дөньядан китүе. Башка андый югалтулар кичерергә язмасын инде, беркемгә дә.
И бу гомернең узулары... Инде Ләйсәннең үзенең "Мин матур", -ди торган кызлары үсеп килә... Бик матур гына яшәп яталар, күз тимәсен.
Ә Җәүһәрия апа - әле дә балалар самимилеген югалтмаган кеше. Яше барса да, гел шундый мөлаем булып кала. Тик җизни генә иртәрәк китте..
Хөппи, уртак танышлар булуга мин бик шатмын! Җәүһәрия минем дустым Кадриянең дусты иде, безнең
бүлмәдә (КГУның 4 нче торак йорты) кунакта булып киткәне бар иде. Гәҗәп чибәр, сөйкемле ,
тыйнак булып хәтердә калган: ут янып торган матур түгәрәк битле, гаҗәп килешле озын толымнары…
Җәлил дә яшь чакта бик чибәр егет иде , ә Ләйсән турында
Җәлил мәзәләр сөйли иде. Берсе мондый : ялга кайткач, абыйлары
Ләйсәннән күрше кызларына күрсәтеп, кайсы матур дип сорыйлар
икән. Ләйсән «мин матур» дигән. 2-3 яшьлек баланың үткенлегенә
гаҗәпләнеп көлешкән идек. Ләйсән бик матур кыз булып үсеп җиткән
икән, телевизордан күреп сокландым.
Аларда да тәртип, Batyr, кичә район үзәгендә милләттәшләрем блән күрешкән идем - шуны гына язган идем. Әле Яңа Чапказда да Имәнкисәгендә дә тәртип.)))
Менә сиңа тагын бер мәзәк:
Ире, кәчтүн-галстуклар кия-кия, хатыныннан сорый:
- Кадерлем, бүген кичке клубта утырып кайтыйм әле.
- Бар соң, мин бит сине мөгезләреңнән тотып тормыйм...
Cәлам, Чишмә кызы! Ә башка авыллар: Тимәш,Согыт, Кыр бикшиге???