поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 

Сарман

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№39330 / 31.12.2011 22:31:12

..кабул итеп алдым, рәхмәт.
Монда әзрәк кар төшкәли. Яңа яуган карлар артыннан сиңа да иң-иң-иң ..күңелле(олы,изге,яхшы...) теләкләремне җибәрәм.

№39327 / 31.12.2011 21:48:51

Гыйнвар башы – ел башы. Яңа ел белән чын күңеллергә яңа өметләр, ышанычлар килә.
Ышанычың, йөрәгеңнең серле бер почмагында сакланган өметең тормышка ашсын, бәхетең мөлдерәмә тулып торсын. Гомерең шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагын да кубрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын.

№39326 / 31.12.2011 21:46:27

Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.

№39299 / 31.12.2011 01:22:00

..асыл кош,әйдә котлыйк әле Сарман халкын:
..Якынлашып килуче яна ел б/н, хормэтле райондашлар! Бэйрэмнэрегез матур, кунелле утсен.

№39296 / 30.12.2011 23:30:13

усал,ламбада тугел урын юк иде анда селкенергэ шуна курэ бер яктан икенче якка кутне болгап булмады ((

№39295 / 30.12.2011 22:39:17

БАЛАЧАК

Исеңдәдер инде күршем
Безнең гамьсез балачак.
Нишләп инде онытылсын,
Гомерлеккә истә калачак.

Иртән торып күзне ачкач
Тәмле иттереп ашагач.
Атылып чыгабыз урамга
Карамый ачы буранга.

Бияләйләр шак катканчы
Борыннан сулар акканчы,
Күгәрчен тәпиләре кебек
Кул,аяклар кызарганчы.

Укудан чаптырып кайтып
Сумканы киштәгә атып.
Чыгалар малайлар урамга
Мылтыктан атыш уйнарга.

Бер төркеме аклар булса
Икенче төркем кызыллар.
Һәрберсендә агач мылтык
Көн буе атыш уйныйлар.

Җәйләр җәйгә,кыш кышка
Була иде элек ошаган.
Хәзер барда буталышкан
Күк капчыгы бушаган.

Кар таулары булыр иде
Шусаң шуып туймаслык.
Агач чанабызда бар иде
Биш,алты бала сыярлык.

Морңә төпләренә тиклем
Кардан таулар үсә иде.
Чана тартып тау башына
Менеп хәл калмый иде.

Кемдер чанага атланган
Кемдер пакетка утырган.
Киез итекләрнең эчлэре
Шыгрым кар белән тулган.

Аннан кәкре таяк тапсак
Хоккей уйныйбыз бергә.
Туңып каткачтанда әле
Ашыкмыйбыз бердә өйгә.

Безнең урам кебек тату
Булдымы икән авылда?
Сагынып кайтам урамны
Сагынам авыл таңында.

Беренче Май маевкасын
Шатланып көтә идек без.
Оештыручы Рушания апа
Саф,саф атлап йөрибез.

Кулда байрак,горур ияк
Безгә тагын нәрсә кирәк.
Хәзерге заманада инде
Андый бәйрәмнәр сирәк.

Табынны җәябез чирәмгә
Бөтен балалар шатлана.
Шулхатле бәхетле көннәр
Хәтердә һаман саклана.

Апа бит инде командир
Аның сүздән чыкмыйбыз.
Нәрсә әйтсәдә эшлибез
биибез һәм җырлыйбыз.

Берәрсе белән көрәшсәң
Ягъни шигерь сөйләсәң,
Чабып әйләнергәдә була
Бик узышырга теләсәң.

Җырлап, биеп без арыгач
Уйнап,ярышып туйгач.
Таралышабыз без өйләрг
Кызарып Кояш байгач.

Кайтасы килә бер көнгә
Минем шул балачакка.
Туганнарым белән бергә
Әтием,Әнием исән чакка.

Җәйнең буена каникулга
Кайталар иде шәһәрдән.
Тәмле кабартманың исенә
Торалар иде сәхәрдән.

Печән башыда,келәт эче
Тулган озба,веранда.
Кая гына карасаңда кеше
Шыгрым тулган чоланда.

Нурлаттан Фәрит һәм Роза
Совхоздан Салих,Әкьлимә.
Грозныйдан дүртәү,бишәү
Аннан со әбиләрдә килә.

Иртәдән кичләргә хатле
туктамый самовар шауный.
Йорт эчендә кеше тулган
Барысыда шунда кайный.

Әнкәй мич яныннан китми
Көнендә,төнендә пешерә.
Коймак,кыстыбый,җәймә
Шунда ук бәлештә өлгерә.

Тирә күршедәндә безгә
Бала,чагаларда керә.
Биемичә чыкмыйсыз диеп
Әти гармунда өздерә.

Шундый матур итеп уйный
Моңлы ,җырлавы матур.
Буе бик зур булмасада
Кушаматы бит Батыр!

Кичләрен алып кулларга
Тарта тальян гармунын.
Моңлы тавышылары белән
Җырлый яраткан җырын.

Әнкәй бии аккош кебек
Бездә тырышып биибез.
Аннан Әткәйгә кушылып.
Җырларныда көйлибез.

Дөньяныда алып баралар,
Намазда калдырмыйлар.
Килгән бер кунакларныда
Шатланып каршылыйлар.

Менә шундый балачакта
Без бит инде үскәнбез.
Уйнап-көлеп,җырлап-биеп
Кызык гомер иткәнбез.

Кичен зурлардан калышмый
Питачоккада чыгабыз.
Укытучыларда килә анда
Без бит инде качабыз.

Бәрәңге белән җеп алып,
Куябыз шакылдавык.
Салмак кына җептән тартып
Ятабыз шыкылдатып.

Бермәлне ишек ачылып
Чыкса әгәр берәресе.
Сибелешәбез төрле якка
Килми бит эләгәсе.

Бер малайның җилкәсенә
Утыртып икенчесен.
Ак простынялар ябынып,
Йөриләр инде кичен.

Зират ягыннын чыгалар
Халык клубтан кайтканда.
Кызлар куркып акыралар
Борылу белән чаттанда.

Күрше Роза белән икәү
Усалларда идек без.
Каршы торабыз барсына
Бердә махы бирмибез.

Безгә усаллык эшләсэләр
Урамнан үткәрмибез.
Урамның ике башында,
Үрле- түрле йөрибез.

Гафу итә курегез зинһар,
Рәнҗеткән булсак әгәр.
Төрле чаклар булды инде
Хәзер искә төшәләр.

Малайлар карбит тапсалар
Бутылкага салалар.
Бутый,бутый,бутыйларда
Баганаларга аталар.

Гәйтән урамында кышын
Кардан штаб ясыйлар.
Бара идек карарга без
Курка иделәр кайсылар.

Ул урамга йомышка да
Барырга курка идек.
Күпернең теге яклары
Бездән усалырак иде.

Хәзер барысыда якын
Барысыда сагындыра.
Барыбызда үсеп җиткәч
Уйлый яхшылык турында.

Күрәсе килә һәммәсен
Кемнәр исән.кемнәр юк.
Хәзер авылларда инде
Кызык уеннарда юк.

Бар халыкта компьютерда
Исэнләшә,күрешә.
Очрашулар әзәйделәр
Скайплардан сөйләшә.!!!

№39294 / 30.12.2011 22:32:02

ОЧЫЙК БЕРГӘ

Уяныпла күтэрелде кояш,
Нуры белән галәм яктырды.
Ашыкмыйча гына иренеп
Нихаять язда уянып торды.

Кошлар бер,берен сәләмпи
Язны зарыгып көттеләр.
Инде хәзер шатланудан
Сөю җырларын сиптеләр.

Өздерепләр җырлый алар
Күңел кылын кузгатып.
Яратуга түзә алмагачтан
Сайрый шулай моңлатып.

Хәзер тиң ярлар табылгач
Беркемне алар күрмиләр.
Көтеп алган ярлар белән
Гөлдер-гөлдер гөрлиләр.

Тирә якта тормыш кайный
Бер минутка туктамый.
Бергә сайрарга телиләр
Ялгыз кошта җырламый.

Дөнья иркен,дөнья киң бит
Әйдә очыйк бергәләп!
Яшик әле бу тормышның
Кадерләрен белгәләп!

№39293 / 30.12.2011 22:29:49

АЛЛАМ ГОМЕР КАБАТ БУЛЭК ИТТЕ.

Очар канатларым булса әгәр
Менәр идем биек күкләргә.
Хәлләремнән килсә эгэр минем
Изгелек эшлэр идем күпләргә.

Очып-очып күкне йөзәр идем
Җирнең матурлыгын күрергә.
Матур чәчәкләрне җыяр идем
Гүзәл тәкыяләр сезгә үрәргә.

Һәрберегезгә җылы кояш кебек
Елмаюымны бүләк итәрмен.
Салават куперен әгәр күрсәм
Ипләп кенә җиргә төшәрмен.

Исәнмесез диеп Дуслар сезгә
Шатланып мин кабат дәшәрмен
Аллам бирде җирдә миңа гомер
Кадерен белеп аның яшәрмен!

№39292 / 30.12.2011 22:08:59

Гади тормыш,гади язмыш,
Мин дә гади буламын
Син дә гади булам дисәң,
Бозма тормыш юлларың...
Яшә бугенгесе белән,
Киләчәккә карама
Киләчәкне белеп кенә,
Булмый качып сынаудан

Тормыш юллары сикәлте,
Карап бар син юлыңа
Абынып егылам дисәң,
Карама син аларга.
Гади тормыш дигәчтен син,
Качма авыр тормыштан
Ул бит сине күзләп йөри,
Сынап карарга тели.

Ә тормышта? Анда ничек икән?
Бер үтелгән юлга кире кайтып
Хата төзәтүләр бармы икән?
Әллә инде чарасыз шул юлда
Туктап калу гына хас микән?..

№39291 / 30.12.2011 22:06:15

Авыр булыр, белмим, бәлки түзәр,
Йөрәк дәшә, сабыр бул дия.
Арып-талып хәлдән тайганда да
Горур бул син, имә баш дия..

№39290 / 30.12.2011 22:05:27

Бер ялгышсаң, тагын ялгышырсың,
Ялгышырсың кабат тусаң да
Ышан бары үзең сөйгән ярга,
Кеше сөйгән ярга ышыанма.

№39289 / 30.12.2011 22:04:47

Ачма, иркәм, ачма тәрәзәңне,
Кар-буранлы салкын кыш анда:
Ышан бары ихлас күңелләргә,
Ихлас түгелләргә ышанма.

№39277 / 30.12.2011 18:11:29

..тагын бер тапкыр шәп кенә итеп манчыгансың Сарман пилмәннәрен, асыл кош ! Синең персона белән ФСБ кызыксына башламаса ярый инде яңа елда ?
..((кутлэрне тортешэ-тортешэ биегэн булдык)) - бу нинди яңа бию, бер дә биегән булмады - ламбада кебекме ?

№39249 / 30.12.2011 06:17:42

Сандугачлар кунып кайда сайрый?—
Сарман буйларында тирәктә шул,
Сарман буйларында тирәктә.
Сиңа диеп ясаган пилмэннэрем
Оелеп ята киштэдэ.

Сарман буйларыннан үткән чакта
Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын шул,
Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын.
Күзләреңне тутырып карарсыңмы,
Бэялэрен кургэч пилмэннен.

№39248 / 30.12.2011 06:11:46

усал,хэерле иртэ,мин шулай сон ятам иртэ торам,кичэ ресторанда утырып кайттык эле менэ,анда шул утырып кайтсан гына басып торырлыкта урын юк иде,кутлэрне тортешэ-тортешэ биегэн булдык,даааааа акча нилэр эшлэтми, момкин булса ике этажлы остэллэр куеп жыярлар иде кешене. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»