Актаныш
Син бераз арттырыбрак җибәрәсең инде ул. Лейкозлы сыерлар юк бит инде, аларны шундук браковать итәләр бит.
Ә менә авылга яхшы менеджерлар, экономист, акча саный белгән кешеләр кирәк дип язганың дөрес. Безгә 40 цн уңыш алу белән мактанырга кирәкмидер бәлки, ә күпме табыш алу белән мактанырга кирәктер, халыкка күпме хезмәт хакы түләү белән, күпме яңа эш урыннары ачылуы белән.
Ә Путинга килгәндә исә, ул а\\х-нда берни дә аңламый, - шул аңлап бетмәве аркасында аграр экономикага, хәер бер аграрийларга гына да түгел, бар экономикага да шактый гына зыян китерде.
Нигэ кызганырга? Эллэ ул аны суд решениесы белэн ачканмы? Кем мэжбур иткэн? Ул ООО ясамаганнан гына авыл хужалыгы бетэр дип уйлыйсын инде син алайса. Авыл хужалыгына бирелгэн акча авыл хужалыгы очен эшлэргэ тиеш!!! Житэкченен 2 миллионлык машинасы хужалыкка нинди файда китерэ? Шул акчага токымлы сыерлар алып лейкозлы сыерларны алыштырсалар бэлки файда гына булыр иде. Купме ашатыпта 3 литрдан артык сот бирэ алмаган лейкозлы сыерлар урынына токымлы сыерлар 20 литрга хэтле сот бирерлер иде. Монын очен Мэскэудэ утырган Путиннын бер катнашыда юк!!! Экономистлар кирэк авыл хужалыгына, хэзергечэ эйтсэк менеджерлар!!!
Син кызылларга, акларга безне бүлеп утырма инде. Аеруча авыл халкын.
Татар халкында берлек юк, авыл халкында да берлек юк. Авыл халкы гаепне түрәләреннән эзли, ә төп гаеп башкарак урындарак.
Авылларны алганнар инде дип язганмын икән, аларны аңлап язганмын, а\х-нда бүгенге шартларында бизнес ачкан кешеләрнең кыюлыгын аңлап.
Язуларынны укыймда фикеренне анламыйм. Башта агрофирмаларны сугэсен, хужалары кем икэнен белмисез дисен. Соныннан куккэ чоеп мактыйсын. Бер фикергэ генэ кил инде. Кинодагы бер бабайны хэтерлэтэсен, куенында буденовка йортэ. Кызыллар килсэ кия, аклар килсэ сала.
Булган хәтле мөмкинлекләрен чыгып ярдәм иткәннәр, һаман да тырышып яталар. Башка өлкәләрдә анысы да юк әле.
Мөмкинлекләр хәзер юк ул, Путин утыргач бетте, кимеде, үзәкләштерәбез дигән булып бар эшләгән акчаның 70 % үзәккә алып бетергәч. Элек республика бюджеты шөкер генә иде.
Үзебезнең район, республика җитәкчелегендә аңлау бар, тик аларның а\х-ын тиешле кимәлгә куяр өчен финанс мөмкинлекләре генә юк.
Синен сузлэр!!!!
Татарның эшчән икәне барысына да билгеде инде. Шулай да эш татарлыкта гына да түгел. Курган өлкәсенең Сафакүл районы - татар районы, бер генә а/х предприятиесе дә калмады анда. Чиләбенең Кунашак районы да шулай ук татар районы, - барыбер хуҗалыклары таралып бетте, җирләрен сөрмиләр диярлек, берничә генә фермер хуҗалыгы бар бар районнарына. Республика үз бюджетыннан а/х яклаган нык кына Татарстанда, шуңа да авыллар бүгенге көнгә кадәр сакланып калган да.
Тел тобенне анламадым. Житэкчелэргэ генэ калса бу район эллэ кайчан таралып бетэр иде. Рэхмэт авыл хужалыгында тиеннэргэ генэ эшлэуче хезмэткэрлэргэ. 5 ц булса да 40 ка эйлэнэсе билгеле инде унышнын, сайлаудагы кебек. Нигэ башка тобэклэр белэн чагыштырасын. Татар халкы гомергэ эшчэн булды, башкалар кебек эчеп ятмады.
Җитәкчеләрдә дә кайбер кимчелекләр бардыр әлбәттә.
Татарстан, Актаныш районы аеруча, авылның, а/х-ның сакланып калуы гына түгел, хәтта алга китеп, бар җирләрен дә сөреп, аннан 40-ар цн уңыш алуы белән сокландыра гына. Башка регионнарда җирне сөргән кеше дә юк бит инде ул хәзер. Авылларда да клублар да юк, ФАПлар да юк, мәктәпләр дә юк, аларга юллар да юк, бернинди дә эш тә юк, а/х предприятиеләре дә юк, Булганнарында да 2000-че еллардан башлап бернинди дә хезмәт хакы да түләмиләр.
Шуңа да мин район, республика җитәкчелеген, шул ук вакытта хуҗалык җитәкчеләрен дә яманлап бер генә сүз дә әйтә алмыйм.
Бар иле белән эш шулай торгач, димәк эш тулысы белән ил җитәкчелегенең ниндидер зур хатасы инде.
Халык Кировта нинди хэллэр бар?
Синен фикерен белэн килешмим. Хэерче булган авыл хужалыгында житэкчелэр 2 шэр миллионлык машиналарда йори, район узэгендэ ойлэр сала аламы? Яшэргэ була авыл хужалыгында. Купме субсидия, сотлэр очен житэкчелэргэ купме премия бирелэ. Бездэ эшли алырдай житэкчелэр генэ юк авыл хужалыгында!!! Уз кесэне оешманыкы белэн бутасан авыл хужалыгы бармый ул алга.
1- 2 булмэле квартира сатучы юкмы?
ОООга.
Моны авылда ООО булган кеше язмаган.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында юк кына доходка эшләгән бар кеше, шул ук вакытта ООО, агрофирма җитәкчеләре дә, анда эшләп йөргән бар халык та зур хөрмәткә лаек. Авылда ООО оештырган кешегә кызыгырга кирәкми, чөнки бүгенге шартларда а\\х белән шөгыльләнү - бер дә артык отышлы эш түгел, аларның бер дә кызыгырлык, аеруча көнләшерлек положениеләре юк, аларны аңларга, ярдәм итәргә кирәк.
А\\х-ның, кызганычка каршы бездә үзенчәлекләрен федераль үзәктә бик үк аңлап бетермиләр. Авыл халкы көненә 12шәр сәгать эшләгәненә тиешлесенең 10-нан берен дә алмый. Үзебезнең район, республика җитәкчелегендә аңлау бар, тик аларның а\\х-ын тиешле кимәлгә куяр өчен финанс мөмкинлекләре генә юк.
аеш авылындагы кибетлэр турында языгыз эле.... альмига кибете сатыла иде, аны сатып алучы булдымы ул? ул авылда тагын башка кибет бармы?
Герой булгач, нишләп дөнья базарында килосы 10 тәңкә булган бодайның хакы бездә 3 сум, 70 сумлык сөтнең литры 12 сум дип сорарга дер калтырап утырасың соң әле?
Авыз ачып берәр сүз өйтсәм, тайт иттереп ОООмны ябып куярлар дип шүрлисеңме?
- << Первая
- < Артка
- 3156
- 3157
- 3158
- 3159
- 3160
- 3161
- 3162
- 3163
- 3164
- 3165
- 3166
- 3167
- 3168
- 3169
- 3170
- 3171
- 3172
- 3173
- 3174
- 3175
- 3176
- 3177
- 3178
- 3179
- 3180
- 3181
- 3182
- 3183
- 3184
- 3185
- 3186
- 3187
- 3188
- 3189
- 3190
- 3191
- 3192
- 3193
- 3194
- 3195
- 3196
- 3197
- 3198
- 3199
- 3200
- 3201
- 3202
- 3203
- 3204
- 3205
- 3206
- 3207
- 3208
- 3209
- 3210
- 3211
- 3212
- 3213
- 3214
- 3215
- 3216
- 3217
- 3218
- 3219
- 3220
- 3221
- 3222
- 3223
- 3224
- 3225
- 3226
- 3227
- 3228
- 3229
- 3230
- 3231
- 3232
- 3233
- 3234
- 3235
- 3236
- 3237
- 3238
- 3239
- 3240
- 3241
- 3242
- 3243
- 3244
- 3245
- 3246
- 3247
- 3248
- 3249
- 3250
- 3251
- 3252
- 3253
- 3254
- 3255
- Алга >
- Последняя >>