Актаныш
Ул актывый залга бер ике милиция или жюрига автомат тоттырасы калган алай булса бигрэк яхшы була иде,ярый минем балам монда юк диеп соенеп туя алмадым.Эт кебек ореп куып чыгаралар балаларны уф.Елга бер мэртэбэ район курергэ килгэн балаларны РДК га да кертмэгэннэр.
Рәхмәт бик зур итеп! Сөйләрмен, миннән калмас.
Ата-аналарнын жаны тузэр э менэ балаларнын жаннары нишлэр микэн.Андагы елаган балаларны курсэгез сез.Анда жюрига карасанда елыйсы килэ. Минем куршем созвездиедан кайткач баласына фельдшер чакыртты.Г ы й б р э т!!!!!!!!!!!!!!
Созвездиедэн жаннары авыртып кайткан ата-аналарнын сызлануы бер атнага барыр эле.Сезне беркем дэ ишетми инде, бер-берегез белэн сойлэшеп хэсрэтегезне бушатсагыз гына инде.
Идрис, шигырьлэрен Миннуллинныкы кебек примитив вэ пучтэк.
Р.Миңнуллинга.
Шигырең бик шәп, рәхмәт!
сатып алучы,
Дустым алай гына да тугел, гаяз авзалов эшчелэрен уволить итеп з/п тулэмичэ биржа аша пособие алып шуны тули азрак (кесэгэ экономия). Аннары хэлэл дип алдап ит сата. Бездэн келеп алды инде итне, курдем ничек мал эшкэрткэнен. Актаныштан танышым сойлэде: ит алган идем пакет б-н, ит астына сенерлэр, калдык постык ит тутырган дип. Менэ шулай алдыйлар алар безне.
Р.Миңнулин "Безнең авыл"
Ул биектә, яшеллектә -
Әллә каян танырлык.
Ике якта - Сөн, Таш елга,
Ике ягы - каенлык.
Зәңгәр гөмбәз астында ул,
Зәңгәр чишмә өстендә.
Туйлар ясар өчен анда
Җитми кала өч көн дә.
Борчылырга бер урын юк,
Авыл гел алга таба -
Ирләр иген игә анда,
Хатыннар бала таба.
Ә балалар вакытында
Аермасалар әгәр,
Имине дә, минем кебек,
Имәләр дүрткә кадәр!
Картлар капка төбе саклый,
Яшьләр яңа йорт кора.
Артмый да, кимеми дә тик -
Һаман шул йөз йорт тора.
Егетләре җор теллеләр,
Ә кызлары... Ярар ла!
Башка авылдагы кызлар
Кебек инде алар да.
Иң якты көннәрдер анда,
Иң караңгы төннәрдер...
Иң данлыклы бер авыл ул,
Дөньясында - бердәнбер.
Сез, мөгаен, беләсездер
Андый авыд барлыкны.
Минем Әнкәй яши анда -
Ул шуңарга данлыклы!
(...Ятлагач, сөйләрсең әле бер, ярыймы?)
СИН АБЗЫЙ АКТАНЫШ БИК САГЫНДЫРСА НИГЭ КАЙТЫП ТОРМЫЙСЫН.БЕЗГЭ МОНДА 5500 ЗАРПЛАТА БЕЛЭН БЕРДЭ МАТУРЛЫГЫН КУРЭСЕ КИЛЕП ТЭ КУРЕП БУЛМЫЙ.
Автордан
Хөрмәтле укучым!
Мин, Идрис Гыйльметдин улы Мөхәммәтдинов (Мөхәммәтдин), 1948 елда Татарстанның Актаныш төбәгендәге Тат. Әҗби авылында туып үстем. Матур балачагым да шул авылда узды. 1963 елны Тат. Әҗбинең сигезьеллык мәктәбен тәмамладым. Шул ук елны Дербёшка урта мәктәбенең 9-нчы сыйныфына укырга күчтем. Аны 1966 елда бетердем һәм хәрби училищега укырга кердем.
1969 елда хәрби училищене кызыл диплом белән тәмамладым. Уралда, Алманияда, Украинада (Совет Армиясендә офицер булып) хезмәт иттем. 1970 елда өйләндем. Ике бала (малай белән кыз) тәрбияләп үстердек, хәзер аларның үз гаиләләре бар.
1986 елда Чернобыльдә авария булганнан соң, миңа андагы халыкка булышырга туры килде. Кызганычка каршы, ул вакыйгадан соң сәламәтлегем какшады һәм шул сәбәпле (гариплек буенча), 1990 елда отставкага чыктым.
Мәктәп елларымда ук йөрәгемдә кабынган шигърият уты гомерем буена сүнмәс маяк булды, яшәргә көч-куәт бирде, җаныма шифалы сулыш өрде.
Бу җыентыктагы шигырьләремнең күпчелеге Кырымда язылдылар.
«Шигырьләр һәм җырлар» дигән китабым ике бүлектән тора:
‒ беренчесе – “Кырым моңнары”,
‒ икенчесе – “Актаныш – миңа таныш”.
Минем туганнарым, дусларым, авылдашларым Сарапулда яшиләр. 2001 елны үз гаиләм белән бирегә күченеп кайттык, чөнки туган як сагындырып үзенә тарты:
Туган илем, сагыш булып
Йөрәгемне кыздыра.
Мәңге сүнмәс сагыш уты
Миңа шигырь яздыра.
Безнең авыл Тат.Әҗби (халыкча исеме Каентөбә) ХХ гасырның 70-нче елларында үз урыныннан күчерелде. Чөнки Чаллыда ГЭС төзелгәч Актаныш төбәгенең күп кенә җирләре су астында калырга тиеш иде. Чынлыкта исә, безнең авыл урынын су басмады, шуңа күрә, ике елга бер кайтып, авыл урынында очрашу уздырабыз.
Хөрмәтле укучыма шигырьләрем һәм җырларым аша үземнең эчке йөрәк хисләремне, уй- фикерләремне, тормышка булган мөнәсәбәтемне, ышаныч-өмет белән яшәвемне җиткерергә ниятлим. Алар туган илгә, кардәшләргә, дусларга, табигатькә, яшьлеккә ‒ минем өчен иң изге төшенчәләргә ‒ сагыш һәм мәхәббәт хисләре турында ...
Кардәш, таныш, дуслар мине илдә
Еш-еш кына искә аладыр.
Чит илләрдә үткән сукмакларым
Томанлы юл булып каладыр.
Шаярулар, мәзәкләр дә бар.
Урман, яланнар чүпләнә,
Су болгана канауда.
Табигатебезне саклыйк,
Ял итегез Канарда.
Шигырьләрем һәм җырларым укучым күңеленә хуш килер, дип өметләнәм. Хәерле сәгатьтә!
Идрис Мөхәммәтдин.
Кыскартып
Ягулык яна, чыгарып төтен,
Калдырып тик көлен, күмерен.
Бәндә янса – яна, ут чыгармый,
Кыскартып тик кыска гомерен.
Актаныш – миңа таныш
Идрис Мөхәммәтдин көе һәм сүзләре.
Һаман адашып йөримен
Актаныштан еракта.
Якынайта алалмамын
Адашкач, соң елап та.
Һәр ел Сабантуй ясала
Синең тау итәгеңдә,
Күрә алмый гомерем бит
Тәки тик үтә генә.
Боргаланып ага инде
Тиз Агыйдел елгасы,
Сагынудан микән килә,
Агай, әл дә еласы.
Агыйделдән менгән чакта
Юлың да синең текә,
Агач утыртып язылган
Исемең мәңгелеккә.
Юлларың хәзер асфальттан
Чалманарат, Кормашка.
Ант итәмен, чыгып китеп,
Бүтән читтә тормаска.
Бар төбәкләр арасында
Матуры – Актаныштыр.
Яңабаштан төбәк белән
Мине, кайткач, таныштыр!
Кебек кагыйдә
Ир кешене харап итә хатын-кыз йә аракы,
Тизләтергә генә була, икесен дә яратып.
Усал дошман кирәк булса, түгел бер генә кичкә,
Акча бир якын дустыңа, сорый икән үтечкә.
Бу сүзләрдә дөрес, туры язылган әһәмият:
Кемнең кемлеген белергә, бир аңа хакимият.
Саран булалмас хәерче, нәрсә бар анда артык;
Һәерче бүлсә калганын, бай кеше алыр тартып.
Единственный нормальный жюрида бер кеше биюгэ ойрэтуче Милэушэ иде калганнарынын йозенэ карарга куркырсын биллэхи азрак ягымлырак кеше куеп булмый микэн анда
бэлэкэй залда уткэрергэ лично глава узе распоряжение бирде.э пожарный безопасностька чихать аларга.
- << Первая
- < Артка
- 3133
- 3134
- 3135
- 3136
- 3137
- 3138
- 3139
- 3140
- 3141
- 3142
- 3143
- 3144
- 3145
- 3146
- 3147
- 3148
- 3149
- 3150
- 3151
- 3152
- 3153
- 3154
- 3155
- 3156
- 3157
- 3158
- 3159
- 3160
- 3161
- 3162
- 3163
- 3164
- 3165
- 3166
- 3167
- 3168
- 3169
- 3170
- 3171
- 3172
- 3173
- 3174
- 3175
- 3176
- 3177
- 3178
- 3179
- 3180
- 3181
- 3182
- 3183
- 3184
- 3185
- 3186
- 3187
- 3188
- 3189
- 3190
- 3191
- 3192
- 3193
- 3194
- 3195
- 3196
- 3197
- 3198
- 3199
- 3200
- 3201
- 3202
- 3203
- 3204
- 3205
- 3206
- 3207
- 3208
- 3209
- 3210
- 3211
- 3212
- 3213
- 3214
- 3215
- 3216
- 3217
- 3218
- 3219
- 3220
- 3221
- 3222
- 3223
- 3224
- 3225
- 3226
- 3227
- 3228
- 3229
- 3230
- 3231
- 3232
- Алга >
- Последняя >>