Актаныш
Татарлар, Путинны сайламагыз!
Татарстанның бәйсезлеге өчен көрәшкән татар милли азатлык хәрәкәте сайлауларга бойкот игълан итә. Әмма ул пассив бойкот түгел, киресенчә, бу чорда татар халкына, гомумән, кешелеккә каршы кем иң зур зыян эшләгән – шуны халыкка аңлатудан тора. Соңгы дистә елда татарларга, мөселманнарга, Русия халкына карата күп яманлыклар кылынды. Башта ФСБ җитәкчесе, аннан Русия Президенты, аннан премьер-министр булып эшләгән, хәзер тагын Русия Президентына кандидат Владимир Путин моңа юл куйды. Медведев Русия Президенты булып исәпләнсә дә, ил белән ул түгел, ә Владимир Путин идарә итте. Шушы чорда менә ниләр булды?
1. Илдә карательный НКВД системасы торгызылды. Бу рәхимсез система башка төрле уйлаучыларга, сәяси оппозициягә, мөселманнарга, милләтләргә каршы эшли. Путин ил белән идарә иткән чорда икенче Чечня сугышы башланды, йортлар һәм җәмәгать урыннары шартлатылды, шуны сәбәп итеп, Русия мөселманнарына каршы тиңе булмаган репрессияләр башланды, төрмәләр гаепсез мөселманнар белән тулды, хакыйкатьне яклап чыккан милли лидерлар хөкем ителде, ислам китапларының һәм башка әдәбиятның тыелган исемлеге барлыкка килде, алар хөкем ителде һәм суд белән тыелды…
2. Дәүләт вертикале карак чиновниклар, ришвәтчеләр, әшнәчеләр, җинаятьчеләр белән тулы надан бюрократия ул. Шуңа ирешү өчен, Путин төбәк башлыкларын сайлауларны бетерде, аларны үзе билгеләп куюны кертте, төбәк башлыклары исә үз чиратында җирле хакимиятне билгеләп куя башлады, бу урыннар зур акчаларга сатылды, дәүләт вертикале халыкка түгел, Путинга хезмәт итә башлады. Бүген дәүләт вертикале хакимияттән китмәс өчен барысын да эшли.
3. Русия гаделсезлекнең, хәерчелекнең, әхлаксызлыкның чигенә килеп җитте, халык дөреслеккә өметен югалтты, нәтиҗәдә эчкечелек, наркомания, үз-үзеңне үтерү, җинаятьчелек коточкыч дәрәҗәдә артты. Бүген Русиядә үлүчеләр туучыларга караганда күбрәк, Русия дөньяның иң хәерче, яшәү шартлары иң түбән илләр исемлегендә, Русия халкының күпчелеге, бигрәк тә яшьләр, илдән китү яклы һәм күпләп читкә китә.
4. Путин Русиядә яшәүче милләтләргә, шул исәптән татар халкының киләчәгенә балта чапты. Ул ил белән идарә иткән чорда, оптимизация сылтавы белән, меңнәрчә милли мәктәпләр ябылды, татар мәктәпләре юк ителде. Мәгариф буенча 309нчы закон кабул ителде, мәктәпләрдә милли телләрдә, шул исәптән татар телендә укыту закон белән тыелды. Бердәм дәүләт имтиханы кертелде һәм ул бары тик урыс телендә генә кабул ителә башлады, татарча имтихан бирү бетерелде. Татарларга латин әлифбасына күчү закон белән тыелды. Бүген Русиядә бары тик бер дин – христиан динен, бары тик бер милләт – урыс милләтен, бары тик бер тел – урыс телен генә калдыру өчен бөтен шартлар тудырыла. Русиянең Путин тарафдарлары әзерләгән яңа Конституция проектында милли республикаларга урын юк, алар бетереләчәк, милләтләргә, милли телләргә урын юк – алар урыс телле Русия милләтенә әйләнәчәк, ислам диненә, мөселманнарга урын юк – илне тоташ христианлашу һәм урыслашу көтә.
Мондый хәлиткеч мизгелдә татар халкы аеруча уяу, зирәк, алдан күрүчән булырга, түрәләр кушуы буенча түгел, намусы кушуы буенча сайларга тиеш. Илдә халыкларга һәм милләтләргә каршы алып барылган юк итү сәясәтен без үзебез туктатырга тиеш. Ә бу җинаятьчел системаны тудыручыларны халык, тарих хөкеме көтә, һәм, ниһаять, Аллаһның гадел җәзасы көтә…
Бөтентатар Иҗтимагый Үзәгенең Пленумында кабул ителде.
Казан шәһәре. 18 февраль 2012 ел
Сайлыйк Путинны. Эзер мавзолей бар. 3 хэрефен генэ алыштырасы. Э сайлауга килгэндэ район газетасында сайлау протоколларын нигэ чыгармыйлар икэн результатлары белэн. Бюджет акчасына утэ хэм купме тавыш биргэннэрен без белергэ тиештер бит авылларда.
энигэ, 23.02.2012 14:31:11син укытучынын эш сыйфатын монда тикшереп утырма,белэсен килсэ мэктэпкэ барып белеш.Узеннен эшеннен сыйфаты ничек сон?Узен кем булып эшлисен куп белуче?
Сайлаулардан соң башланган митингларны күргәч, бер дустым: «Инкыйлаб алды башбаштаклыклары кебек бу. Әллә һәр заманның үз Ленины була микән?» – дип әйтеп куйды.
Сүзләрендә хаклык юк түгел аның. Илдә-көндә барган гаделсезлекләрне халык күңеле һаман кичерә алырмы? Юктыр, мөгаен.
Автобуста укырга барган чакта башкалар кебек колагымны наушниклар белән томаламыйм. Автобуслар – кем өчендер үз фикерен бүтәннәргә җиткерү урыны, минемчә.
Шундый бер гадәти иртәдә теләр-теләмәс кенә автобуска утырдым. Урыным 60-65 яшьлек карт янына туры килде. Ул янында басып баручы ханым белән кызып-кызып ни хакындадыр сөйләшә. Тиздән узачак Президент сайлаулары турында сораштыра икән. Аңа икенче берәү дә кушылды. Бабай икесенә дә: «Сайлауларга барасызмы?» – дигән сорау бирде. Җавапка: «Барып йөрмим. Безнең тавыш барыбер исәпләнми», – дигән сүз ишетүгә ярсып китте. Аның сүзләрен хәтеремә язып бардым:
«Безне (русиялеләрне) җитәкчеләр гасырлар буе басып килде. Шуңа балыкка охшадык та инде: авыз ачып сүз әйтергә куркабыз. Ә әйтергә кирәк! Әнә бит юлда йөрергә дигән льготаларны кире кайтардык. Бердәмлек җиңә ул. Сайлауга да барырга кирәк. Әмма көне-төне телевизордан эт кебек өрүче Жириновскийны сайламагыз. Бик булдыра торган кеше ничә еллар дәвамында сугышып-өрешеп кенә ятмас, күптән җитәкче булыр иде. Путинны сайлап та ялгышабыз. Алданабыз. Яңалык кирәк. Җитәр, күп түздек. Безгә дә эндәшер вакыт җитте!»
Һәр кергән кешене шулай сөйләштерде, үз тавышлары өчен көрәшергә чакырды ул.
Чыннан да, һәр заманның үз Ленины булырмы? Соры массага әверелеп баручы халык арасыннан берәү курыкмыйча күтәрелеп, илдә дөреслек урнаштыра алырмы? Вакыт күрсәтер.
нэрсэ мазоленэ бастылармы? укытучынын дэрэжэсен тошеруче мин тугел э сез узегез. син бэлки узеннен дэресендэге сыйфатны, олгерешне язарсын. хотя ансыда сайлаудагы кебек приписка гына бит инде!!!
син ул дэрестэ булдынмы? уз кузлрен б-н курденме? балан тема буенча сорау биргэнен ишеттенме? шулай булгач балан эйткэн сузгэ генэ ышанып укытучынын дэрэжэсен тошереп утырма!ой эшен дэрестэ утелгэн тема буенча бирэлэр, балан тынлап утырырга ойрэнсен, ойдэ сина булышырга кирэкмэс.
татар 23.02.2012 13:39:23
Путинны яклап уткэн теледебатта катнашкан Шэймиев ботен Россия халкы алдында ПОЗОРга калды.
Кемнэр ышанмый кабат карагыз ЮТУБАдан яки интернетнын башка каналыннан.
Мин аны берничэ тапкыр карадым. Кем ана бу дебатта катнашырга ышанып тапшырган.
Мин куп еллар урыслар арасында яшим. Бу дебаттан сон мина аларнын кузлэренэ карарга "СТЫДНО". Мона кадэр алар ТАТАРСТАНГА уважение белэн карыйлар иде шикелле.
Сонгы аталарда Андрей Малаховнын "Пусть говорят" тапшыруында бер-бер артлы курсэтелгэн Чупрэле районындагы 9 балалы семья хэм Богелмэдэге педофелиядэ нахакка гаеплэнуче ВРАЧ турында курсэткэч узем дэ позорга калдым.
Аларны кабат интернеттан карый аласыз.
Менэ шулай 20 ел буена сузылган ПОКАЗУХАлы ТАТАРСТАН узен шулай курсэтэ инде. Кагазьдэ бер чынлыкта икенче хэл икэн сездэ.
Шулай булгач сезнен уткэн сайлауларыгыз да шундый фальшлы булган, хэр сайлауда 70-90% "за". Э ТНВдан "7 дней" тапшыруы сэгатлэр буе Татарстан халкы алдында, халык тулэгэн налог хисабына, оправдатся итэ, элэ берэрсе ышана дип белэлэр.
Пушка аткач снаряд артыннан куу бит бу. Кыскасы просто ПОЗОР ТАТАРСТАНГА...
хорошо раскочегарил!!!
да малай, Шэймиев бик удачно чыгыш ясый алмады эле шул теледебатта...Путиннын ышанычын акламады.. Путинуйлый что халык Шэймиенен сузендэн чыкмый дип. Однако ошибся.. Авырга туры килэчэк .. тем более узган сайлаулар скандал белэн
Дэулэтнен монда бер гэебе дэ юк. Алар узлэре шул хэлгэ тоштелэр. Сайлау саен Едиросны яклап, Путинга тавыш биреп йорилэр бит. Нэрсэ чэчэсен шуны урасын инде. Мэскэудэ шул укытучыларны автобуска тояп Путинны якларга чыгардылар. Уз фикерен эйтэ алмыйм торган мэмкэлэр хэзерге укытучылар. Элек хормэт белэн карый иделэр, хэзер гайбэт оясына эйлэнде мэктэп.
энигэ гэ гэ гэ гэ,монда укытучы тугел,укытучыны шул хэлгэ куйган дэулэт гаепле.
Суз саен почему потому что дип утерде ул колдереп)))))
начальство баласын син гади халык баласы белэн чагыштырма. бер укытучыда гади халык баласы очен ЕГЭ эшлим дип тормый. Тинтэклэнмэ. Начальство баласына эшлэгэнгэ мин аларга нигэ рэхмэт эйтергэ. Быелга елны эллэ нинди мэзэклэр булып бетте бит. "Колбаса" ЕГЭ эшлэп утырган укытучылар янына кереп минем баланыкын эшлэмичэ берэунекендэ эшлэмисез дип тавыш чыгарган. Э анда житэкче балаларына ЕГЭ эшлэп утырганнар.
энигэ гэ гэ,и акыллы баш синен укымаган балан аттестат алсын очен эшди бит ул аны,рэхмэтен шулмы?
китсэлэр бюжетка файда булыр. егэны балалар очен эшлэгэн укытучы "УКЫТУЧЫ" исемен йортэ алмый ул
- << Первая
- < Артка
- 3109
- 3110
- 3111
- 3112
- 3113
- 3114
- 3115
- 3116
- 3117
- 3118
- 3119
- 3120
- 3121
- 3122
- 3123
- 3124
- 3125
- 3126
- 3127
- 3128
- 3129
- 3130
- 3131
- 3132
- 3133
- 3134
- 3135
- 3136
- 3137
- 3138
- 3139
- 3140
- 3141
- 3142
- 3143
- 3144
- 3145
- 3146
- 3147
- 3148
- 3149
- 3150
- 3151
- 3152
- 3153
- 3154
- 3155
- 3156
- 3157
- 3158
- 3159
- 3160
- 3161
- 3162
- 3163
- 3164
- 3165
- 3166
- 3167
- 3168
- 3169
- 3170
- 3171
- 3172
- 3173
- 3174
- 3175
- 3176
- 3177
- 3178
- 3179
- 3180
- 3181
- 3182
- 3183
- 3184
- 3185
- 3186
- 3187
- 3188
- 3189
- 3190
- 3191
- 3192
- 3193
- 3194
- 3195
- 3196
- 3197
- 3198
- 3199
- 3200
- 3201
- 3202
- 3203
- 3204
- 3205
- 3206
- 3207
- 3208
- Алга >
- Последняя >>