поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 

Минзәлә

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№54503 / 22.12.2012 17:49:54

Бу вакыйга моннан берничә ел элек, Минзәлә районының Бикбау авылында булды. Әкрам абый бала чактан ук атларны бик яратты. Атларны яратып, тиешенчә тәрбияләү, аңа буыннан-буынга күчеп килде. Бабасы– Ризаэтдин бабайның атлар утары булган, ә инде әтисе Кираметдин колхоз атларын караган. Атларны ярату Әкрам абыйга нәселдән килгән. Ул үсмер чактан үк ат җигеп, кырык ел гомерен фермада эшләп үткәрде. Ә ул пенсиягә чыкканда, колхоз таралды, ферма малларын иткә суеп бетерделәр. Әкрам абый пенсиягә чыккач, үз утарында үз аты булу бәхетенә иреште. Чаллының атлар заводыннан бер яшьлек нәселле тай сатып алып, аңа Буян кушаматы бирде.

Буян ел саен колынлап, тугайларны иңләп, куанып чабулап йөргәндә, Әкрам абыйның да күңеле шатланды. Ниһаять, ул үзенең нәселеннән килгән ат үрчетү йоласын үтәүгә ирештем дип уйлады. Атның матур гәүдәсенә карап, кешеләр сокланды. Нинди генә ерак болында йөрсә дә, хуҗа тавышын ишетүгә, ялларын җилфердәтеп, очкан кош кебек чабулап килде ул. Ә инде Әкрам абый кулыннан шикәр дә капкач, сөенеп, кешнәп җибәрде.

Җәйнең бер кояшлы көнендә, Әкрам абый Буянны, һәрвакыттагыча, елга аръягына, атлар янына озатты. Күперне чыгарып, шикәр каптырып, иркәләп, яңагыннан сыйпап иркенгә җибәрде ул аны. Буян иркәләүне бик ярата, үзе дә башын хуҗаның иңенә салып, башы белән битләрен сыйпап, чабып китте. Ә берничә сәгатьтән аның башка атлар белән кемнеңдер люцерна чәчкән басуына керүе һәм Буянны атулары турындагы хәбәр килде. Әкрам абый килгәндә, ат инде үлгән иде. Ул, ат янына утырып, атның башын тезләренә салып елады. Атка кем атканын да, кем кушуы белән атылганын да әйтүче булмады, җинаять ачылмый калды.

Әкрам абыйның утарында тае да, колыны да бар. Югалтуны авыр кичерсә дә, ул ат үрчетүдән баш тартмады. Алар картаеп килгән гади генә авыл кешесенең күңеленә нур өсти, яшәргә көч бирә. Бу нәсел атларының чибәр гәүдәсенә, җирән кашка, ак маңгайларына карап та куанырлык иде.

Буяннан калган тайга Әкрам абый Атаман кушаматы бирде, чөнки ул бик чабулыйсы килгәндә, капка өстеннән дә, койма өстеннән дә сикереп чыгып китте, хуҗадан башка үзенә беркемне якын китермәде. Атны тәртә арасына кертергә, җигәргә никадәр сабырлык, түземлелек кирәк булды. Әкрам абый атны шундый итеп өйрәтте, кирәк урында бер генә эндәшүдән ат туктады яки кузгалып китеп барды. Өч яше тулганда, май ае башында колынлады да ул. Майның җылы көнендә Әкрам абый Атаманны, җиде көнлек колыны белән, су буендагы тау асты тугаена, яшел үлән ашарга атлар янына төшерде һәм үзе, эш белән, барасы җиренә китте. Ә инде бер сәгатьтән, алты атны берьюлы атып үтерүләре турында ишеттерделәр. Атылган атлар арасында Атаман да бар иде. Әкрам абый ерак басуга йөгерде, ул әле бу хәбәргә ышанмады. Ничек инде аның яраткан җирән кашкасына, җиде көнлек колынлы атка атарга була? Әгәр бу хәбәр хак икән, атларга атарга кулы күтәрелгән кешенең куллары череп аксын иде, дип уйлады Әкрам абый. Ул ат янына килгәндә, хайванкай әле үлеп җитмәгән, кечкенә колын, нидер сизенгән кебек, егылып яткан анасы янында әйләнеп-әйләнеп, ачынып кешнәп йөри, имәргә сорый. Хуҗасының кулы кагылганны сизеп, ат күзләрен ачты һәм ике күзеннән мөлдерәп яшьләре коелды. Ат белән бабай бер-берсенә сыенып еладылар, ә колын, анасы үлгәнен сизенеп, әрнеп, кешнәде дә кешнәде. Берничә минуттан атның күзләре йомылды, ә хуҗа әле озак кына атны кочаклап елап утырды. Бу җиде көнлек колынны ничек үстерермен, әллә чалып кына ташлыйммы, дигән уй да башыннан үтте аның, тик кулы тыңламады.

Әкрам абый, ат үлгән көннән үк, колынга имезлек белән сөт имезде. Колын үсте, хуҗа кая барса да, гел артыннан ияреп йөрде. Үсеп тай булгач, Әкрам абый аны сугым малына алыштырды, чөнки ул тагын бер фаҗигале хәлне күтәрә алмаслыгын белде. Малны, бигрәк тә атны яратып тәрбияләгән кешеләр моны аңлый. Атаманны һәм башка атларны аткан кешеләрне хөкем итмәделәр. Ни өчендер, авылда беркемнең дә ул кешеләрне фаш итәсе килмәде. Алты атны атып та, җинаятьне ачучы булмады, әллә ачасылары килмәде… Басуда, машина белән атлар арасында, чабыш оештыручылар турында белмибез түгел. Бәлкем, монда да машинаны узган бер хайванны ата барганнардыр һәм атучылар арасында хөкем карары чыгаручылар үзләре дә булгандыр?! Атаман колыны белән булса да, машинаны узган һәм башына ядрә тигән.

Бу вакыйгага инде берничә ел узды. Әкрам абый берүзе генә яши, утарында әле дә маллары үрчи, ләкин ул атларны бик сагына. Телевизор караганда атлар күрсә, күзеннән яшьләре тама. Атның һәм бабайның күз яшьләре кемгәдер төшәрме? Төшәр, әлбәттә… Җиде буынга кадәр төшәр. Атларны аткан һәм кушып аттырган кешеләргә төшмәскә дә мөмкин, әмма балаларына, оныкларына төшәр әле. Чөнки һәр явызлык җәзасыз калмый. Дөньялык хөкеменнән акча биреп котылып калып булса да, Аллаһы Тәгалә хөкеменнән беркем дә котыла алмый. Әтиләре кылган җинаять өчен балалар, оныкларның җавап тотуы бик кызганыч. Ә рәнҗү һәм күз яшьләре төшәчәк, әлбәттә, төшәчәк.

Гөлсинә ФӘСХЕТДИНОВА.

№54428 / 20.12.2012 18:58:45

Калморза халкы аллага шокер шул чаклы рэхет яши кем эйте аны интеге диеп

№54427 / 20.12.2012 18:43:20

и мттм

№54348 / 18.12.2012 20:58:35

исэнмесез.Зинхар очен мина дорес жавап бирегез эле мэктэп фельдшерлары сез вредность аласызмы прививка эшлэгэн очен хэм ул сезнен карешокта ничек дип языла хэм модернизация тулэнэме? рэхмэт эйтеп калам сезгэ алдан ук!!!!!!!!

№54339 / 18.12.2012 19:58:23

Көрпә,жом,комбикорм сатыла.Китереп бирү.Тел.:89172695211

№54316 / 17.12.2012 22:11:29

Конбикорм,жом,көрпә сатыла.Тел:89172695211

№54251 / 16.12.2012 11:31:11

нигэ ул икенче этажда?

№54248 / 16.12.2012 11:16:23

управлениедэ ящик доверие эшли.2этаж.

№54237 / 15.12.2012 19:42:27

Дөреслек!Син дөрес язгансың.Мин синең белән килешәм.Бу фикерне кая җиткерергә була икән?

№54233 / 15.12.2012 17:30:00

Эшсезлэр оешмасы житэкчесенэ
Мэктэп балаларын интектереп сыннар
ясатканчы биржада торган эшсезлэрегезне эшкэ жиксэгез бушка акча алып ятмаслар иде,алган акчаларынын кадере булыр иде,эшлэп ашарлар иде

№53905 / 08.12.2012 10:22:26

Казан да урыс шәһәре!
Яңа бистә генә чын татарныкы иде,аны да җимереп бетерделәр...

№53903 / 08.12.2012 09:16:40

вэт,малай анламайлар,Минзэлэ,урыс шэхэре.

№53880 / 07.12.2012 19:12:57

Кичә, Азатлык радиосына кереп, башкорт фалсификаторлары Татарстанның Минзәлә, Азнакай, Менделлевск һ.б. районнарында мең “башкорт”лары яши дигән сенсасия сөйләп яталар.
Меңнәр – саф татарлар, Чыңгыз татарлары, аның алдынгы гаскәрләре. Аннан соң алар Казан ханлыгы составында да, нугай урдасы составында да булганнар, хәзерге татарларның Менделеевск районыннан башлап, Дим буе татарларына кадәр таралганнар. Бу исә, бездә - Чыңгыз татарларының шактый гына булуын да раслый. Имеш Азнакай белән Минзәлә районнары авылларында бу мистикаторлар “мең башкорт”лары шәҗәрәсен тапканнар икән. Безнең тарихчыларга авылларга экспедисия үткәрергә акча юк, республика шуңа да акча таба алмый. Башкыртлар бар Рәсәйне йөреп, барысын да башкырт дип хисапка кертеп йөриләр, Себердән башлап, Татарстанның үзәгенә кадәр кереп. Мәскәүгә каршы иң күп каршылык күрсәтеп, шул юлда башын салган, меңнәр юлбашчысы Канзафар бине – Уфа алдакчылары Мәскәүгә үз ирке белән кушылучы беренче башкорт дигән чи ялган язарга да оялмадылар.
Меңнәр кай заманнан башлап “башкорт” булып киткән соң әле?
Нишләп безнең тарихчылар, безнең дәүләт, милли җитәкчеләр шулкадәр дә ялганга, Менделлевск районына кадәр башкортлар яши дигән ялганга бер сүз дә әйтми, нишләп әле википедияне тутырып барысын да, мәсәлән шул ук меңнәрне башкорт итеп язуга берсе дә бер генә сүз дә әйтми?
Нигә кирәк безгә андый тарихчы кисәкләре?
Нигә ул авыл халкы ул алдакчыларны куып җибәрмәде микән?
Тарихчылар йоклаган вакытта аның тарихын башка дәүләтләр урлап ала. – Камил Әбләзев.

№53832 / 06.12.2012 18:04:19

Аю клубында дискотека 90х була.

№53801 / 05.12.2012 18:38:40

ВНУТРЕННЯЯ ОТДЕЛКА ДОМА,БАНИ И Т.Д 89625744282

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»