поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 

Лениногорск

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№44098 / 11.03.2012 07:52:06

Кояш нурын томан капласа да.
Күңел күген, йөрәк түрен,
Каплый алмас томан да,
Соңласа да килсен язлар!
Яңартсыннар синең ярату хисен...


Карлар эрер, язлар килер,
Күңелдә бушлык калыр, катып.
Ул бушлыкны тутыра алыр,
Синнән килгән, сәлам хаты.
(килүенә шигем каты)

№44053 / 09.03.2012 23:40:26

***
Безнең яклар карлар, таулар иле,
Көзләр, кышлар безгә иртә килә.
Белмим нигә, әмма безнең илдә
Матурлыкның юлын томан бүлә.

Безнең илдә соңга кала язлар,
Аны көтеп күңел-җаннар тала.
Кешеләр дә бездә сирәк көлә...
Кояш нуры куе томаннарда
Күмелә дә кала,
Күмелә дә кала....

№44044 / 09.03.2012 19:14:38

Күбрәк булса да ярый ла!
Сезнең кебекләр Берәү.
Кадереңне дә белербез,
Саулык теләрбез Сиңа!
Бик зур бүләк булды әле,
Синең котлавың миңа.

Сезнең бәйрәм дә үтте бит,
Котламаганбыз, оят...
Соңлап булса да Сине,
Уйладым котларга шәт.
Саулыкның ныгын,гомернең бәхетлесен,бәхетнең гомерлесен,телимен Сиңа! Һәрчак шулай кешеләргә кирәкле булып кал!

№44008 / 08.03.2012 20:59:09

Рәхмәт, Берәү абый!

№43976 / 08.03.2012 03:20:32

Сезгә...

Аллаһның бар Алиһәсе,
Шәйтанның - фәрештәсе.
Минем генә хатыным юк,
Бу хәлне нишләтәсе?

Март бәйрәме килеп җитсә,
Кеше ала - бер бүләк.
Ә миңа соң нишләргә дип
Тиберченә бу йөрәк:

Бүләк алсам - аны бирер
Кешем юк бит - хатыным.
Шампунь-мазар бирер идем,
Булса әгәр Алтыным...

Шулай булгач, бар кызга да
Бүләк кирәк алырга.
Ул бүләкне алыр өчен
Акча каян табарга?

Акча бездә бер букча! дип
Йөргән чаклар бар иде.
Үтте-китте ул заманнар
Хәзер башлар июле...

Юк, туктале, миңа башны
Иеп йөрү килешми.
Берәр әмәл уйлап табыйм,
Әле йөрәк бирешми.

Әһә, таптым! Мондый йөрәк
Сатылмыйдыр акчага:
Үзем сезгә бүләк булам,
Барыгызга, барчага!

Бүләк итеп алыгыз да,
Бик кадерләп тотыгыз:
Ачыкканда - ашатыгыз,
Кайчакта юатыгыз...

Берәү-бүләк сезнең белән
Булыр гомер-гомергә:
Бергә яшәп, уйнап-көлеп
Насыйп булсын үләргә...


Бәйрәмегез белән, кадерле хатын-кызлар! Ирне-ир итеп, ил алдында бер итеп яшәгез! Как-никак без бит сезгә язмыш бүләге :-))))


*Алкышыма
Көн кояшлы булса, бер нур булып
Ирен читләреңнән үбәрмен,
Болытласа март күгенең йөзе -
Томан булып сине сөярмен...

Котлыйм сине яуган карлар аша,
Котлыйм тәүге тамчы җырында:
Җәйге таңның алтын нурларыннан
Ишетерсең минем турында...

№43896 / 05.03.2012 15:04:12

чын поэзия яратучы, рәхмәт:-)
Кайбер шигырьләрне үзем өчен генә язам, башка кеше аңламас. Бары үзем өчен генә язасы килгән чакта. Эксклюзив, мәсәлән.Бөтенлек юк анда. Башка урында язмыйм, шуңа күрә андыйларын да монда язарга мәҗбүрмен.

*************

Мин - тылсымчы. Кулым изәвеннән
Ромашкага әверелер ак карлар.
Күз алдымда урман җәйгә керер.
Салкын җилләр тынып туктарлар...

Җәйләр һәрчак нидер вәгъдә итә -
Канатлана тагы бу күңел!
Йөз мең телдә әкият сөйли яфрак.
Һәм берсе дә миңа чит түгел...

...Язлар аша сикереп, җәйгә чыгам.
Әллә бар бу язым, әллә - юк..
Күке әйткән язмыш ышандырмый.
Тукылдасын тукран - тук та тук...

Тукылдасын - еллар, көннәр санын
Санап өлгерерлек булмасын!!!
Беләм инде - күпме яшәсәң дә
Йолдызларга җитеп булмасын...

...Язлар аша карап, җәйне көтәм.
Түзем бар бит әле көтәрлек.
Мин - тылсымчы, ләкин тылсымчы да
Ачалмаган серләр җитәрлек...

?
№43894 / 05.03.2012 13:12:22

Москвадан кайткан погонлы?

№43892 / 05.03.2012 11:09:41

Өченче ел ук әйткән иде бит мин погонлы дип. Кем булса да, чын шагыйрь инде. югалмасын.

?
№43871 / 04.03.2012 18:50:42

детектив, нигэ яшерэ сон ул аны?

№43858 / 04.03.2012 14:21:22

чирмешэн кызы, ул юри эзне бутый

№43856 / 04.03.2012 13:18:18

Берэу! Син мин белгэн \" Берэу\" булып чыкмадын товарищь:)))Гафу утенэм! Алкышны да мин бутадым бугай,гафу. Югалмагыз гына,кем булсагыз да.Языгыз.укырбыз!

№43850 / 04.03.2012 11:28:47

Юк, инде, мине дә алай беркатлы дип уйламагыз))) Бу теге сәхнәдә яки кино да артист үзен уйный дигән кебек. Әмма әсәр укыганда үзеңә үлчәнә һәм үзеңнән чыгып бәя бирелә.
Башкалар турында шулай ышандырырлык язу - талант дип атала.

№43829 / 03.03.2012 21:27:12

)))

№43828 / 03.03.2012 21:03:09

чын поэзия яратучы,
әгәр язган хисләр бары тик минекеләр генә дип уйласагыз, мин сезнең күз алдына бер карикатура булып киләмдер инде:-)))) дон жуан, вакытлыча пессимист, вакытлыча оптимист,хыянәтче, изге кеше, һ.б., һ.б., кем турында гына язылмады инде!

Бөтенлек җитеп бетмидер, минем ул турыда уйлап язганым юк. Вакыт җитми шомартырга. Сырой материал. Беренче, икенче урыннар турында да уйлаганым юк.

№43826 / 03.03.2012 20:43:20

Алкыш, мин нокаутта!!! Абсолют нокаутта.

Хәтерләмим. Белмим. Күрмәдем...

Ундүрт елны артка чигерсәк-
Мең тугыз йөз туксан сигез язы...
Мин чыннан да - башкалада...
Бүлмәм дә бар... Компьютер да.
Хәтерләмим башкаларны...
Мәскәү чоры! Белмим, нинди уйлар белән
Килдең икән минем бүлмәгә?
Минем эшкә яхшы йомыш белән
Бик аз кеше юкса эләгә...
Тик бер йолдыз әле иңнәремдә.
Борын күтәрерлек түгел лә!
Эш һәрчак күп, барысын да
Тотып булмый инде күңелдә...
Хәтерләмим... Миңа килүеңне...
Белми идем сине гомумән!
Ансы мөһим дә түгелдер, бәлки,
Ни үзгәрер иде белүдән...
Татар иле минем өчен улчак
Ябык дөнья - үткән тормышта.
Күпме еллар газиз туган якка
Кайтам диеп күңел карышты...
"Телим" дигән бер сүз "кирәк" дигән
Икенчесе белән ярышты...
Истәлекләр инде онытылган,
Еллар галәмәте сизелә...
Гафу сорыйм елмаймаган өчен –
Сине күргән гаҗәп мизгелдә...
Утыртмаган өчен кәнәфигә,
Куймаганым өчен чәй-шикәр...
Мин хәзер дә бикле кеше инде.
Һәрчак ачык түгел ишекләр...
Мин һаман да кырыс, бәлки тәкәббердер,
Гафу сорыйм анысы өчен дә...
Минем дөньям – крепость, кыя кебек,
"Канун кала үзенең көчендә"...
Алкыш, бәгърем! Мин дә юкса
Белмим һаман синең кемлегең!
Бәлки, теләмимдер белергә дә.
Ваемсыз да түгел түгелен,
Тик шулай да серле виртдөньяда
Яшим, сөям, табынам, кайгырам...
Чыгарсалар исемемне матбугатка
Үләрмен күк үзем кайгыдан...
Шагыйрь булу миңа килешми.
Минем босслар ике сөйләшми.
Шигърияткә нокта куярмын,
Һәм, әлбәттә, эзне җуярмын...

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»