Лениногорск
ээээ
Төкле аягың белән кил, Яңа ел!
Без үскәндә шулай дип әйтәләр иде... Төклетура күз алдына киләдер ие:)))
Яңа ел: Кремль курантлары
Ярсып-ярсып кага чаңнарны.
Һич бәс кунмас төсле бөдрәләрем
Бу елда бит инде чаларды...
Әгәр еллар шулай дәвам итсә,
Чәчем түгел, сакал агарыр,
Киләсе ел Кыш бабай булып мин
Үзем сезгә ишек кагармын:))))
Яңа елмы, иске елмы -
Мин барыбер йокламыйм.
Куркак куян елы килә...
=========================
Беркемне дэ котламыйм!!!
Батыр, син яшен ялгыш курсэтмэденме сон, бэлки 28 яшьтер ул Илнарга????
Соңгы вальс,
"Сез ошыйсыз миңа...”
Юк, кирәкми сүзләр...
Тапмый югалтканны
Йөрәк янә эзләр...
Эзләр бөтерелгән
Парлар арасыннан,
Күздән күзгә монда
Сөю тама сыман...
Табалмыйча йөрим,
Кайда минем ярым?
Бөтерелә парлар,
Ә мин парсыз тагын...
Кемдер кагылып узды
Күңлем ярасына -
Ялгыз гына биим
Парлар арасында...
Бу шигырьдән соң матурырак сүз язу мөмкин түгелдер...тынлык шуннандыр мөгаен, ә оркестр вальсны уйный да уйный ...ә йөрәк тибә: бер-ике-өч, бер-ике-өч...
Ялкын тулы караш...
Аннан парлы бию,
Каушап калган тәнгә
Кайнар кулың тию...
Якын итеп, назлап
Җанга бер кагылу,
Утлы сулышыңнан
Дөрләп бер кабыну...
“Сез ошыйсыз миңа...”
Юк, кирәкми сүзләр...
Пышылдаша бары
Җанга баккан күзләр.
Нинди якты бу төн,
Нинди назлы бию,
Нинди бәхет җирдә
Син барлагын белү!
Гармун бәгыреннән
Иркә моңнар тама,
Җылы кулың эзе
Калыр бәсле җанда.
Төшләремә керер
Бу тылсымлы бию.
Үзәкләрем өзәр
Тапмый югалтканым
Син икәнен белү...
салям!
Онытылыр әле монда күп исемнәр,
Хәтер сызар бик күп йөзләрне,
Булырымны теләп шулар арасында,
"Якташлыгым!" диеп тезләндем...
Ә якташлык никтер җавап язмый -
Каз бәпкәмен аккош янында...
Күршеләрдә күңел юанычым -
Башым иям алар алдында.
Мин табынган потлар күккә ашкан,
Әйләнгәннәр аксыл болытка...
Яшим җирдә мин бер кырмый булып,
Үземнән зур йөгем булып та...
Кушымта:
Мин бер кырмый -
Шигырь тырныйм,
Жәлләтә дә беләм кайчакта!;)
Шуңа күрә менә
Виртуальный кызлар
Эреп китә минем кочакта!;)
Виртуальный сөю,
Матбугатта көю -
Нәкъ миндәйгә әйбәт юрама!
Җәмәгатьле кебек,
Җәмәгать юк кебек,
Ну уДАЩный инде юлламам!
sm17
Белмисезме, туганнар,
Берәү дигән кешене?
Җәмәгате бар микән,
Әллә ялгыз кешеме?
Белмисезме, туганнар,
Кайда яши ошбу зат?
Шул Берәүне тапмыйча
Тынычланмас матбугат.
:sm17
:
Батыр, син монда Илнар турында болайрак сорасаң, җавап бирәләр тущны:
Чыршылыдан Илнарны
Белмисезме,җәмәгать?
Кызыксынам мин үзем:
Булдырдымы җәмәгат?
Әлмәт якларында үзен
Эшли дигәннәрие.
Чыршылысы - Югары,
Түгел түбәннәние.
Җәмәгате булырга
Тиеш инде үзенең.
Утыз берне тутыра
Баксаң егет йөзенә.
...Менә шундый Илнарны
Белмисезме,җәмәгать? -
//Шулай язсаң гына, Батыр,
Булыр халык канәгать...//
югары чыршылыдан илнарны белмисезме җәмәгат,әлмәт якларында эшли бугай.өйләнмәдеме әле(31 яш)
"Пәп!" итеп үбүләрең,
"Чуп!" итеп үбүләрең,
Мондый карлы кышкы кичтә
Шыгырдап йөрүләрем...
Йолдызга карыйм микән,
Айгамы карыйм микән,
Сакалым бар, мыегым юк -
Мин сиңа ярыйм микән?
Микән диюләремне,
Икән диюләремне,
Бер картлыкта, бер яшьлектә
Дисәң сөюләремне?!
- << Первая
- < Артка
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- 13
- 14
- 15
- 16
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- Алга >
- Последняя >>