поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 

Лениногорск

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№27859 / 05.05.2011 21:59:27

\\\"Хат\\\" авторы,шигырегез бик матур,узегез турындамы,элле инде уйдырма гынамы? Ничек булса да ошады.
Якташка хем береу, сез бер ук кеше тугелме,юк икен-икегез де талант иялере,барыгызддан да илхам ташып тора, эферин!

№27842 / 05.05.2011 20:01:31

Афәрин!!!!!!!!!
Күптән кергән юк иде сезнең биткә,бүген чыгып булмый Писмәннәрдән.

№27841 / 05.05.2011 19:51:50

Кемдер әйтте, ана сандугачлар
Сайрамыйлар диеп беркайчан.
Тынып кала ата сандугач та
Үз дигәнен, имеш, тапкачтан.
Ничә төннәр монда Берәү “сайрый”,
Үз дигәнен димәк тапмаган.
Күңеленең иң-иң татлы җырын
Шул төннәргә никтер саклаган...
Ничә айлар үзәкләрне өзә,
Күңелләргә тегә сагышын.
Кайчак назлап юатасы килә...
Тик кушылмас аңа тавышым...
Батып барган кояш серле була
Диңгез, таулар белән үбешә.
Йолдызларга соңгы нурын суза,
Ай егете белән күрешә...
Кемлегеңне синең белмәдем мин,
Белергә дә никтер теләмим.
Сөю учакларын урап кача
Югалтулар кичкән йөрәгем...
Мин бу хатны бер сулышта яздым,
Туктамыйча нокта-өтергә.
Мин гел шулай булдым, гел ашыктым
Уйга килгән сүзне әйтергә.
Бу серемне ләкин беркемгә дә
Ялгышып та хәтта әйтмәдем.
Кеше ышанмаслык сәер сүзне
Сыйдырмады күңел дәфтәрем.
Мин ул чакта бик яшь идем әле,
Тәүге тапкыр килдем калага.
Аяк басу белән вокзалына
Кара хатын чыкты юлыма.
Юхаланып кулларымнан тотты,
Җыен юк-бар шунда сөйләде.
Соңгы акчам алды, тик барыбер
Бәхет көтә сине димәде...
Күп сүзләре онытылган инде,
Бары берсе калган хәтердә.
Ышанмассыз, бәлки көләрсез дә...
Ләкин бүген сезгә әйтергә
Булдым аны. Баеп барган кояш
Алып китсә китәр серләрем.
Чегән хатыны әйткән иде миңа:
“Беркайчан да үпмә сөйгәнең!”
Мин яшь идем әле, аңламадым,
Һәм сорадым аннан: “Ә нигә?!”
“Сөйгәнеңне ирененнән үпсәң,
Югалтырсың аны мәңгегә!”
Кара төндәй кара күзен төбәп
Шулай диде чегән хатыны...
Мин яшь идем. Сөю учаклары
Дөрли-дөрли алга чакырды...
Узды еллар, онытылды юрау.
Айлы төндә үптем сөйгәнем.
Инде күптән салкын гүрдә ята
“Мәңге бергә булыйк!” дигәнем...
Очраклылык бәлки булгандыр ул...
Качалмадым яңа сөюдән.
Сөйгән ярны иркәлисе килә,
Тыелып буламыни үбүдән...
Мәхәббәтнең татлы бүләге бит,
Тән һәм җанның уртак бәйрәме,
Яратканын кочагына алу
Һәр гашыйкның хыял-теләге.
Онытылдым сөю учагында,
Теге сүзләр гуя булмаган.
Газиз ярым мәңгелеккә киткәч,
Искә төште алар яңадан...
“Сөйгәнеңне үпмә! Ятны назла!”-
Бозыммы бу, шундый каргышмы?
Мәхәббәтне корбан итсәм иттем,
Сынамадым башка язмышны...
Гомрем буе мине озата барды
Шул чегәннең котсыз юравы,
Кабер ташларына сөялеп калды
“Нәрсә өчен?!” дигән соравым...
Миңа гашыйк ир-егетләр булды,
Мин үзем дә янып яраттым!
Яратсам да, качтым...
Кеше гомре белән
Шаярырга чөнки юк хакым...
Горур булдым, чөнки кадерлемнең
Сау яшәвен җирдә теләдем.
Гомер юлым үзем сөйгән түгел,
Мине сөйгән белән бәйләдем...
Күп нәрсәләр онытылган инде,
Тик шул юрау һаман хәтердә.
Ышанмыйча, әкият бу! диеп
Көлсәгез дә, сезгә әйтергә
Булдым аны. Баеп барган кояш
Алып китмәс серен төннәргә...
Керсез хисләренә сокланам да,
Якты бәхет телим Берәүгә...

...Белмисезме, кояш баткан чакта
Зәңгәр күкләр нигә аллана?
Караңгылык килми мәңгелеккә,
Алсу балкыш күчә таңнарга...




№27824 / 05.05.2011 13:52:07

20 ел булып узганга кул болгау.

Бу – бер төш... Әкият...Мин беләм...
Төшемдә каршыңа йөгерәм,
Өнемдә гел сине күзлимен –
Кайларда икән син, бергенәм?!.

Бу – бер төш... Әкият... Уйдырма.
Ачулы карашың туңдыра...
Онтылган елларның хатасын
Кайтарып алырга соңдыр ла?!.

Бу – синең тормышың, бергенәм...
Урыным юк анда, мин беләм!
Шуңа да БӘХЕТЛЕ мин бүген–
Серләшәм шешәдәш дус белән!

Дус белән серләшәм мин бүген,
Янымда ярый ла син түгел,
Талаучы беркем юк, әй рәхәт!
Бу - матур төш кебек, мең рәхмәт...

№27812 / 05.05.2011 06:27:36

Бәхет.
Бәхетсезгә санамагыз мине!
Күп нәрсәләр билгелидер бәхетне.
Күрәм икән кояш нурларын,
Тоям икән аның җылысын,
Кочагыма алам икән үз баламны,
Мин үземне бәхетсез тоя аламмы?
Иртән-иртүк эшкә китәм,
Атлап йөрим җиргә нык басып.
Шулардан соң, мин бәхетсез буламмы?
Сөйгәнемнән башка яшәсәм дә,
Йөртәм аны йөрәк түремдә!
Ул бит миңа бирә көч һәм балкыш,
Бәхетсезгә санау мине, бик ялгыш!

Мин даһи түгел, гап-гади кеше! Үзем өчен генә язгалыйм, монда язганыма үзем дә шакктам. "Сөмбел" булырмын. Гафу итегез"Берәү"!


№27811 / 05.05.2011 01:16:58

* * *
Нидер үтә, нидер югала...
Мәңгелеккә таба юл ала...
Туктаталмыйм кояш баешын!
Күкрәгемдә дөрләп төн яна...

Ачуланма сөеп дәшкәнгә...
Синең сүзең - минем яшәү лә!
Чатнап кипкән күңел катысын
Йомшарта тик җырың яктысы!


№27810 / 05.05.2011 00:51:50

Монда Якташ белән Якташка (басым икенче иҗектә бугай) сөйләшкәннәр, мин не при чем.
Иркә дускай, мин төннең өч сәгатендә генә лунатик булып алам, үземне алай серле сандыклы дип гел уйламый идем:))) Шулай да киңәшләрегез өчен рәхмәт! Миңа аталган булса инде.
Менә шул уңайдан:

Яңа Татарстан даһиларының кыска монологы.

Күпме эш эшләнгән, күпме юл үтелгән,
Сатылган, алынган, табылган!
Сөелгән-көелгән, “Мин исән!” диелгән –
Узганга юл күптән ябылган!

Күпме эш эшләнер, күпме юл үтелер,
“Тырышты!” диюче табылыр!
Сөярмен-көярмен, баш тартмам гыйшыктан -
“Сөям! дип, тормышны!” гомерем ябылыр...

Гомерем ябылыр, тик нокта куелмас,
Кыямәт көнендә абзагыз тик тормас:
Сузармын кулларны, кичермен сиратны,
Сөегез, сөегез булдыклы ир-атны!:)))

№27802 / 04.05.2011 22:23:16

Якташ, без Лениногорскта Яңа Татарстан даһилары яшәгәнен бер ел элек белдек инде.


Болай мин дә сезнең фикерне әйтәсем килә иде, әмма шагыйрь җаны серле сандык дип, дәшми кала идем. Элеккеге хатирә белән яшәргә кирәкми. Бер елгага ике кереп булмый. Дөнья үзгәрә, без үзгәрәбез.Арткы якка рәхмәт белән кулны болгап, һәрвакыт алга карарга кирәк. Нинди генә хәлләр булмасын, барысы яхшыга икәненә иманым камил.

Бу биттә барысы да искиткеч яхшы язалар!!!!!Күңел яктылыы бөркелә бернигә карамастан.


№27800 / 04.05.2011 22:11:54

Минем хәзергә"исемем" юк әле.

№27794 / 04.05.2011 21:57:33

Минем сезге "дахи" дип эндешесем киле,сез нинди исем астында булдыгыз сон инде,элекке язмаларны укып торасым килми

№27792 / 04.05.2011 21:54:27

мина калса, сезне анлардай кеше бик сирек бу деньяда. Сез ниндидер башка денья кешесе кебек, сезге бу денья тар,узегезге сыеныр урын,яраткан кешегезне таба алмыйча интегесез...сез яшьлек мэхеббетем белен бехетле булырмын диеп уйлыйсыз.Шулай тоела гына ул...Талантлы кешеге охшагансыз, э андый кешелернен деньясын бик сирек кеше гене анлый. мин сезнен деньягызны анлыйм...

№27790 / 04.05.2011 21:41:17

Якташ, гафу итегеэ \"берәү\", \"сезгә\" минеке түгел, без охшаш язмышлы кешеләр ахрысы. Минем андый исем астында язганым бар, ләкин монда түгел.

№27789 / 04.05.2011 21:35:21

Якташ, сез мине дөрес аңлагансыз. Яхшы психолог икәнсез. Яшьлегемдә ясаган хатамның \\\\\\\"тәмен\\\\\\\" татып, яратмаган кеше (кеше диеп булса икән)белән дөнья көтәм. Үземнең түәнлеккә төшмәвемә горурланып яшим. Яраткан кешем йөрәк түремдә яшерелгән.

№27787 / 04.05.2011 21:25:07

яташ, 
Алкыштан да оста язучы юк монда!

№27784 / 04.05.2011 21:12:58

"сезге","береу","танучыга" исеме астында язучы, эфенде, бик оста язасыз,сез уткен телле. Мин монда беренче генэ керуем эле, шулай да сезнен шигырьлерне укыгач кызык булып китте.Сезне башкалардан аеры кеше, уз деньягыз, аны,мегаен,беркемде анлап бетере алмыйдыр... сезнен йерегегез яралы икене тоела, эчегез тулы сагыш,узегезне анлаучы кешене эзлисез. лэкин аны табуы бик кыен...

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»