Лениногорск
Иркә, 33-не и ничэ мужиктан?
Нибажны,
бу синдә юмор хисе юк дигәнне генә аңлата.Пародия пычрак ату түгел, юмор дип атала. Кстати, Сәйләнгә оәаган кебек, миңа да ошады синең борылыш. Хәзерге аралашуда мондый хәлләр күп бит. Әмма бу пычралыкмы? Мин кияүдәге бер хатынның 33аборт ясатканын беләм.
Юк, Нибажныга, сез дөрес аңламадыгыз ул. Бу - Сәйләннең кругом язып чыккан пародияләренә җавап-пародия иде. "Һәр иҗатны пычратып була" диюем шуңа ишарә, югыйсә. Шулкадәр агу каян синдә, Сәйлән? Көнчелекме бу? Аңлый алмыйм.
Ике дәрестән соң сөйләшергә мөмкин.
Сәйләнне дөрес аңламагансыз! Сүз бергә була алмаганга тумый калган балалар турында бара. Сез үзегезнең "каланчадан" карагансыз. Бу битнең бөтен ямен бетердегез лә!?
Ә миңа ошады....
p.s.Мин калдырам,син алдыр!
Үпкәләмә,
дисең
үпкәләмим. -
тик... чырай юк,
башым авырта.
булган-беткән,
чорт с ним:
үпкәләмим!
акча бир дә,
киттек абортка.
Һәр иҗатны пычратып була, сәйлән
Мәхәббәт ул орлык кебек,
Төшсә әгәр орлык,
Уңдырышлы җиргә.
Шытып чыгып үсә,
Бирә җимешен!
Мәхәббәт тә орлык кебек.
Үтеп керсә йөрәккә,
Карамастан кешеләрнең
Кайда булуына.
Үрләп чәчәк ата йөрәктә!
Төшсә әгәр орлык,
Уңдырышсыз җиргә.
Шартлар җитмәгәнгә
Үсә алмый, ул үлә.
Мәхәббәт тә, шулай орлык кебек,
Бер өйрәктә генә дөрләми.
Сусызлыктан сулган чәчәк кебек,
Яши алмый, гөрләми.
Безнең мәхәббәт гомерлек ул!
Тигез яши ике йөрәктә.
Булмаса да уртак җимешләре,
Сагышларны алар,тигез тарата!
...
“Үпкәләмә,-
дисең ,
үпкәләмә!
Үпкәләүдән
инде
файда юк!
Безнең кебек
Сак-Сок
булган парлар
тагын күпме?.....
тагын
кайда юк?”
Уемда юк!
Нинди
үпкә булсын?
Чөнки аңа
рәнҗеш
янәшә!
Һәркем түгел,
Җирдә,
тәкъдиренә
язган ярлар
гына
ярәшә.
Сөйгәннәргә
үпкә
була мени?
Йөрәккә май,
җанга –
бал алар.
Үпкәләсә
безгә
үпкәләрләр,
тумый калган
безнең
балалар...
Якташ, сезнең сораугә җавабым аста язылды.
Мин Писмәннән булмасам да,
Сезнең битне яратам.
Монда һәркем әдәпле дә,
Тирән фикерләргә ярата!
"Берәү" белән без икәү.
Аның үз язмышы,
Ә минеке үзгә.
Шулай булса да без,
Һич кермибез сүзгә!
Ишегеңне ачып куй син,
Җил керсен бүлмәгезгә.
Җил сулышы белән үзем
Кайтырмын күңлегезгә...
Мине көткәнеңне беләм,
Ач тәрәзәң, мин киләм!
Сөю хисен күтәралмый
Синең алда баш иям...
Упкыннарга очкан чакта
Кыямәткә ышанмам!
Кояш булып елмаермын –
Мин бит сиңа охшаган!:)
Ни дип әйтим? Ниләр диим? Юаталмыйм, сандугач!
Гөлләр башын игәннәрдер, хатларыңны тыңлагач...
Мин үзем дә бу турыда бик еш төнлә уйланам,
Язмышыммы? Каргышымы? Һаман ялгыз уянам...
Бик кечкенә - уч төбенә сыя кеше гомере;
Барысыннан өстә йөри бер Ходайның әмере...
"Ай булмаса, йолдыз бар" дип, җырлый иде Мәдинә,
Язмышына буйсынмыйча кала бары Мәдинә.
Ә тормышта гел башкача: узып булмый язганнан,
Алтынмы син, көмешме син, әллә адәм азгыны.
Бердәй туры сызылмаган кешеләрнең язмышы,
Черек нәсел - атка менә, җитеш бөтен тормышы...
Янып яшәп, гел яхшылык бирим дигән дөньяга,
Һич уңалмый, булдыралмый, күзләреннән яшь ага...
Ата-баба гөнаһымы тота адәм баласын?
Югыйсә бит беркемнәр дә сорап алмый туасын...
Түзми булмый, чара юктыр, түзә адәм баласы.
Бездән дә бит бу дөньяга нәсел-нәсәп каласы.
И сандугач! Якын иттем синең күңел җырларын,
Бу дөньяда син барлыгын тоеп һаман җырлармын...
Ял иттердегез, писмәнлеләр.Рәхмәт.
Гомернен уткенен сизми де калдым мин.
Кайдадыр ашкындым, ометлер багладым.
Иртегэ бугеннен гел яхшы булыр дип
Яхшыга юрадым,э буген уйландым...
Иртеге бит минем язмышым сынала:
Я яшим,я тизден упкынга тегерим...
Тик начар уйларны уйлыйсым хич килми.
Ниге сон ул уйлар хич тынгылык бирми?
И Ходам, язмышым тик синен кулында
Бир гомер син мина сабыйлар хакына.
Кешелэр яшеген гомернен яртысын
Гына бит яшедем, бир тагын яртысын...
Бастырыйм аякка 3 йорек паремне.
Тормышлар бик авыр хезерге заманда.
Ятимлек ачысын татымасын алар.
Бир гомер,И Ходам, бир инде, бир инде...
- << Первая
- < Артка
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- 13
- 14
- 15
- 16
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- Алга >
- Последняя >>