Лениногорск
Монда табышмаклар бәйгесе киткән бугай. Менә бер табышмак.
Бер төркем казлар очканда каршыларына ялгыз бер каз очрый һәм: "Исәнмесез 100 каз", дип сәлам бирә. Төркемнең башлыгы: "Син ялгышасың, без 100 түгел. Безгә 100 булыр өчен безнең төркемгә тагы безнең төркем чаклы, тагы төркемнең яртысы чаклы, тагы төркемнең чиреге чаклы казларны һәм сине кушсак кына без 100 булабыз", дигән. Төркемдә ничә каз булган?
Дөрес сүзгә җавап юк)))
шэхси йорларга ут кертэбез, бэясе килешу буенча...
Печтә тәгәрәткән бәрәңге... Мммммм...
Иртәнгә 8 бәрәңге калган - бу өчтән ике өлеш. +тагы бер өлеше - 12 була и дальше-
1 юлчы- тугыз, 2 - алты, 3 - дүрт.
Табакта барысы 27 бәрәңге булган.
Шәп табышмак!:)
Өч юлчы бер йортка кунарга керә. Хуҗа болар өчен мичтә бәрәңге тәгәрәтә, тик ул пешкәнче юлчылар арып йокыга китә. Төнлә юлчыларның берсе торып, табактагы бәрәңгене төгәл өч өлешкә бүлә дә,бер өлешен ашый. Аннары икенче юлчы тора. Ул да бәрәңгеләрне өч өлешкә бүлеп, үз өлешен ашый. Өченче юлчы да шулай итә. Иртән хуҗа да биш бәрәңге ашап куя. Шуннан соң табакта өч бәрәңге кала.
Сорау: табакта ничә бәрәңге булган?
Һәр юлчы ничә бәрәңге ашаган?
ЕГЭны быел корырак оештырмакчы булалар, бугай. Елда экзаменда оештыручы булып йөри идек, модый хәлне күргән юк иде. Балаларга телефон һ. б. әйберләр алып кереп тотылган укучы өчен укытучы 20дән 40 меңгә чаклы штраф түлиячәк, имеш.Хәтта заявлениеләр яздырдылар бит укытучыдан.Мәхшәр көне җитүедер инде. Булышасыз, рәхмәт диясе урында, штраф дип җикеренәләр.Үзләре алып кабул итеп, җәһеннәмгә олакмагайлары, укытучының бушлай эшләгән эше дә буа буарлык бит болай да.Балалар укымыйлар барыбер.
Районда нинди проблемалар бар? Егэга эзерлек ничек бара ?Шулар турында фикер алышыйк иптэшлэр.Балалар ник укымый?Дэрескэ ник эзерлэнеп йорми?
Бу дөньяның ышанычы бик аз, хата ясаганыбызны сизми дә калабыз.Хотя бы шуның өчен.
Мин кемне гафу итәргә тиеш?
Ни өчен?
Гафу итә белү- мәртәбә!
Гафу итә белү кирәктер ул,
Гафу итә белү- мәртәбә!
Югалтудан тапкан бу табышның
Мең әҗере кайта иртәгә!
Гафу итә белү кирәктер ул,
Бу чигенү түгел, көчлелек!
Әгәр җаның гафу итмәс икән,
Бәреп керә канга үчлелек.
Гафу итә белү кирәктер ул,
Бу бит язылмаган үзе бер канун.
Гафу итә бел син һич шикләнми,
Күтәрерсең бары үз даның!
Гафу итә белү эретә ул
Бозны, ташны, күңел-бәгырьне.
Гафу итә белү кыйммәт йөри
Игезәге булып кадернең!
(Вазыйх Фатыйхов)
Абугалинең җавабы бигрәк зәһәр килеп чыккан...)))
6 өндәү хаклы, белдерүдә: "Өлкән яшьтәге ханымнарга залда эшләпәдән утыру рөхсәт ителә" - дип язылган була.
Җавапларыгыз өчен рәхмәт!
Минемчә, хатын-кызлар гел яшь күренергә тырышалар. Фәлән яшьтәге хатын-кызлар эшләпә киеп утырсалар да ярый, ә яшьрәк ханымнар эшләпәгезне салсагыз яхшы булыр иде диелгән белдерүдә.
Бу сорау ЧТО_ГДЕ КОГДА да булган иде.Чукынмыш,җавабы онытылган шул.
пелэш хатын-кызларга гына залда эшлэпэдэн утырырга рохсэт.
Эшләпә кигән хатын-кызлар пеләш башлы!
- << Первая
- < Артка
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- 13
- 14
- 15
- 16
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- Алга >
- Последняя >>