Лениногорск
Искиткеч!!!
Салкыннарда өшесәң, җылына тоган бер урын бар... Писмәнле бите
Төн бабайның сакалында йолдызлар уйнаганда,
Синең йокың татлы чакта, әкият куйынында,
Мин килермен бусагаңа, син уянма, йокла тик!
Йокың тыныч булсын өчен янәшәңдә торам бит...
Әкияти шул йокыңда тулпар атта шаһзадә
Чабып килер яннарыңа, сикереп төшәр атыннан.
Җәүһәр кашлы йөзек бирер, син карышма, ал аны!
Һәм атланып тулпарына, йөгереп узар даланы...
Калырсың син балдак тотып ялгызың тик, берүзең.
Кулыңдагы шул балдагың - сиңа биргән ант сүзе.
Авыр чакта тормышыңда - шаһзадәгә ышанма...
Ак тулпарлы шаһзадәнең күңелендә - кыш анда...
Сакчысына игътибар ит - янда тора, янәшә...
Йокы ара татлы итеп, сиңа, Асыл, ул дәшә...
Чакыра ул томан сарган далалар, юллар аша
Күңелендә, елга кебек, ургылып сөю таша...
Бу минутта, бу секундта ул - гашыйк ир, син аңла!
Бәлки китәр еракларга, иярле аты - таңда!
Таләп итмә син аңардан мәңгелек, бетмәс сөю!
Шул мизгелдән ләззәт ал син, һәм өйрән дәртнең көен!
...Төн бабайның сакалында йолдызлар уйнаганда,
Синең йокың татлы чакта, әкият куйынында,
Мин килермен бусагаңа, син уянма, йокла тик!
Йокың тыныч булсын өчен, сакчы булып торам бит...
****
Сиңа барыр арам ерак - кул сузымы гына...
Бу күңелне ни дисең соң - гел сызламый, тына...
Һәр мизгелем Кояш - үзе җылы, үзе ялкын...
Ниләр белән түләтәсең, Тормыш, Сөю хакын?!
Мин сезнең белән, һәрвакыт:)
************
Җылы җәйләр килсә җиргә, кеше көтеп ала,
Язларны ул читкә типми - алар һәрчак яңа!
Көзләрдән дә күңелләрдә якты хисләр кала...
Кышлар гына ятим, әйтерсең лә, үги бала...
Кыш бабайның куенында зәһәр Салкын йөри.
Төннәрендә бигрәкләр дә үксеп-үксеп елый!
"Мин яраткан адәмнәрем - мине яратмыйлар!
Яннарына барыйм дисәм - кереп кача алар!
Ә бит минем дә бар чын хисләрем, тойгыларым,
Шатлыкларым, сөенечем, кайгыларым....
Минем дә бит ап-ак битләреннән чибәрләрнең
Хыял гына чупырдатып тәмле үбүләрем...
Салкын дисез, салкынның да бардыр яме-тәме,
Я, кил инде, кешекәем, жәллә бераз мине!
Куеныңа кереп ятыйм, кочып алыйм сине!
Агач-тимер үбеп, үтте әрәм гомрем инде!"
Аһ, бу Салкын пышылдавы! Җанга- тәнгә тия!
Табигатьнең бер тылсымы - зур кодрәткә ия!
Тик китермим яннарыма - иртә әле, диям,
Аклы күлмәгемне мин язларда киям...
Үз тиңенне тап әле син, и Салкын дус! Эзлә!
Кыш бабайның куеныннан чыкмасаң да бер дә
Үпкәләмәс сиңа дөнья, кешеләр дә, кем дә,
Кышлар узып барган чакта килмә безгә, килмә!
... Борыннарын салындырып, Салкын беркөн китәр.
Шул китүе белән безне мәңге көләч итәр...
...Кирәкмәс бер җан булганга, Салкын шулай усал....
...Кирәклекне тою - шулдыр бәхет үзе, дуслар.
БЕРЭУГЭ.Шушы салкын коннэрдэ ЖЫЛЫ шигырлэрен очен мен РАХМЭТ. Сау исэн булганыгыз безне шатландыра.
Берэу!
Берәү,
Мине сагынганнарга кайнар сәламемне җиткерәм!
Рәхмәт, Дуслар! Исәнлек-саулык үзегезгә дә!
Шимбә дус, үлеп булмады әле, ясин укымагансыңдыр бит алай-болай? Укысаң шул гына терелткән инде мине!
Һәрвакыттагыча, экспромт инде шигырьләр, аптырамагыз...
Төннең кара ефәк нурын тотып,
Бәйләдем дә талган йөрәкне,
Чыгып киттем ИНЕТ дөньясына.
Сагынганнар дидем, Берәүне...
Минем хисләр шашкын, давыл сыман!
Клавишларга бәрә бармаклар,
Алар да бит шундый ялыкканнар,
Алар да бит шундый арганнар...
Эх!
Кышкы төннең салкын күкрәгенә
Такташ кебек, җырлар языйм да,
Утырып бер, сезнең күзгә карыйм.
Кемгә дәшим соңгы язымда?
Минем хисләр хәрефләргә күчеп,
Клавишларга барып җиткәнче,
Импульслар белән алга таба
Сезнең мониторны үпкәнче,
Бары бер төн үтәр... Нинди озын.
Елмаерсыз әле иртәгә.
Сезнең елмаюны урлап җилләр
Таң-иртәдә миңа китерсә,
Аһ,
Иптәш Берәү! Сине интернетта
Югалтканнар икән, дисәләр,
Ясин чыккан икән кайберләре,
Терелтергә теләп, дисәләр,
Бар бәхетем шул бит минем, дуслар.
Сезнең җылы мине яшәтә.
Сөю алып килер язлар булып
Я, кайсыгыз инде, кем дәшә?!
****************************
Аккошыма аерым сәлам юллыйм...
Бармаса да сиңа хатларым,
Гомер буе ялгыз сине уйлап
Янәшәңнән үзем атлармын...
Еш язалмам... Зинһар ачуланма.
Күмер сүнеп килә учакта.
Ымсындырып салкын кичләремдә
Назлы җылың ята кочакта...
****************************
Зәһәр җилләр Җиргә салкын уйган.
Җир үзе дә инде күптән туйган -
Күптән туйган салкын төннәрдән!
Күңелемә бүген нидер булган.
Моңсу хисләр аңа кереп тулган -
Җылы сорыйм икән кемнәрдән?
Яңа язлар алда - өмет кенә.
Дер калтырап, тик ай өметләнә - Өметләнә Кояш нурына.
Кар астында калган үлән генә
Яз килерен һәрчак төгәл белә -
Шуңа җырым - Яшәү турында...:)))
******************************
Иң кызыклы сылтамаларны, яңалыкларны хәзер шушында элеп барачакбыз:
http://matbugat.ru/headlines/
Һәм сайтның баш битендә:
http://matbugat.ru
САГЫНДЫК сине, Берэү абый!
Кайт инде тизрәк.
“Якташыңны тап” бүлегендә реклама урнаштыруга 40 % ташлама. Ашыгыгыз! Сезнең банерны нәкъ сезнең район кешеләре күрәчәк: http://matbugat.ru/news/?id=5405
Люция Ногманова кем ул?
Мөхтәрәм милләттәшләр! Газиз дин кардәшләрем! Мин үземнең сайтымны булдырдым. Кемнәр дин белән кызыксына, кемнәрнең сораулары бар, бер-беребез белән аралашырга мөмкинлек бар. Минем үтенечем: әйтәсе килгән сүзләрегезне, коментларыгызны мөселманнарга хас сабырлык һәм бер-беребезгә карата хөрмәт белән карап язсагыз иде. Әлбәттә минем барлык мәкаләләр белән дә килешеп бетмәссез. Мин тәнкыйтьне яратам, әмма мыскыл итүне өнәп бетермим. Хәерле сәгатьтә барыгызга да исәнлек, иминлек, иман байлыгы тедәп сайтыма чакырам. Дөрес, әле сайтны "доводить" итеп бетерәсе бар
rasimhabib.ru
- << Первая
- < Артка
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- 13
- 14
- 15
- 16
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- Алга >
- Последняя >>