Лениногорск
Абау, Илһам, күрмәгәнмен,
Синең монда икәнне,
Яздым да тиз ябып куйдым -
Матбугат төн-иркәмне:)
...Ике тапкыр укып чыктым...
Тел төбеңне...аңламыйм...
Һич тә боек түгел үзем,
Үлә дә алмыйм әле.
Юри генә кайбер чакта
Рифмаларны буташам.
Үзем сөя белмәсәм дә
"Сөям" диеп саташам.
Көннәрем түгел томанлы,
төннәрем җылы була.
Шигырьдәге бу сагышлар,
белмим каяндыр тула.
Аптырама шуңа дустым,
Миңа җеннәр булыша!
Автор белән Берәү кайчак
төне буе сугыша...
Мин бәлки сөя белмимдер,
Кара кисәү - йөрәгем...
Үзеңә тиң гүзәл яр тап -
Сиңа соңгы теләгем
Ялгызлыктан моңаясың,
Юк дип дустым-сердәшем...
Земфирача әйтәм инде:
Зинһар өчен үлмә,Берәү,
Күрәсең бит, мин яшим...
Сиңа гына димәгәндер
Матбугатта төн чыгу...
Мин дә бүген йоклый алмыйм,
Чөнки күңел борчулы...
Күкләр шул ук, Кояш шул ук,
Иртә чыга, кич бата...
Ник соң туган һәр яңа көн
Җанда сагыш уята?
Күрми калырбыз ахры
Быел кышның аклыгын...
Кемнәр тартып алды икән
Безнең күңел шатлыгын?
Үземә.
Иртәләрен өй ишеген бикләгәндә
Эш көненең авырлыгын уйласаң да,
Кичен кояш баеганда җиңел сулап,
"Монысы да үтте көннең" дип куйсаң да,
Берәм-берәм көннәр шулай үтә торса,
Бу тормышның кызыгы һич табылмаса,
Кешеләрнең кайгылары, шатлыклары
Күңелеңә һич кенә дә кагылмаса -
Кил дә беркөн тәрәзәгә - утыр янга.
Һәм дә күзәт кешеләрне - читтзн кара!
Башлар аска иелгәндер, йөзләр моңсу,
Һәрберсенең күңелендә тирән яра...
Җилкә төшкән, күзләр-кашлар җимерелгән,
Атлый алар әкрен, гүя Мисыр колы.
Балигъ чактан алып гүргә кадәр
Үтә икән әнә шулай гомер юлы.
Кая киткән сабыйлыкның яктылыгы,
Кыңгыраудай чың-чың итеп көлүләре,
Кая киткән яшьлекнең саф мизгелләре,
"Мин яратам сине,тормыш!" диюләре?!
Читтән карап күреп була - үзең нинди?
Таләп итмә башкалардан - "миннән" башла!
Ач тәрәзәң, күтәр башың, елмай ятка -
Моңсулыкны күңелеңнән алып ташла!
Битлек ки, дип әйтмим һич тә,дөрес аңла!
Кешеләрнең күп бит битлек кигәннәре..
Тик дөньяны яктыртырлык көчкә ия
Мәңге сабый булып кала белгәннәре...
Рәхмәт. Сезгә саулык телим.
Их, язып та куясыз шигырьләрегезне,бигърәкләр дә яратып укыйм инде, бөтенегезгә дә иҗат уңышлары, сәламәтлек телим
...Ходай безгә бүлеп бирә
Кайгының чыдарлыгын...
Үзе насыйп итсен берүк
Күңелең чыдамлыгын...
.............................
Берэу рэхмэт,безнен белэн булганына! Алкыш кая икэн? Этисе вафат,кайгысын уртаклашыйк.
Ярый әле язганмын, сезгә шигырь язарга тема булган. Зыянлы булмагач языгыз әйдә! Без укырга әзер.
"Укучы", юмор аңлыйсыздыр дип, сезгә җавап язам :-)
Сәламәтлеккә зыянлы шигырь турында баллада.
Шигырь йөри, диләр, планетада,
Вирус кебек, үзе - тамгалы.
Язган шагыйренә авыр килә,
Күпләргә бар зыян салганы!
Шуңа күрә кайбер шагыйрькәйләр
Шигырь язудан ди, туктаган.
Кемнәр әйтер шигырь арасына
Зыянлысы, диеп капмаган?
Шигърияттә кинәт пандемия...
Нихәл итик... Юк ла чарасы...
Язсаң - яман... Язмасаң да яман...
Эх, сәнгатьнең үги баласы!
Тик Берәүгә зыян килми икән,
Ник дисезме? Үзе зыянлы!
Зыянлыга зыян ничек тисен,
Бер атуда ике куянны
Шигырь язганда, ди, егып сала.
Бердән, әйтә күңелендәген,
Хисләр кайнап торган йөрәк барын,
Мәхәббәтсез сәпсим түгеллеген...
Икенчедән, прагматиклы илдә
Хисле заман күптән үткәндә,
Башкаларга шигырь укыттырып
Зыян сала ди ул күпләргә.
Шуңа Зыян аны урап уза,
Шуңа Зыян аңа кагылмый.
Шуңадырмы, Писмән илләрендә
Аннан башка шагыйрь табылмый...
Эзли, чакыра, көтә, диләр, Берәү...
Пандемия кырган барысын...
Бу Зыяннан ничек котылырга?
Бәлки, кемдер табар дәвасын?..
Кышларның салкыны да,
Мәхәббәтең ялкыны да,
Үрелгән Берәү, шигыреңдә! Борчый калса шигырьләрең Сине,
Язмаскадыр, бәлки берне дә...
Рәхмәт шигырьләрең өчен, безгә укуы бик рәхәт, сәламәтлегегезгә зыянлы түгелме икән?
- << Первая
- < Артка
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- 13
- 14
- 15
- 16
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- Алга >
- Последняя >>