поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 

Лениногорск

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№43795 / 02.03.2012 23:21:27

"Сиңа кайтам, гомеремне
Кыл урталай бүлсәм әгәр" - Клара Булатова шигыре бугай.

№43793 / 02.03.2012 22:18:39

Ак монолог-*)

"Сиңа кайтам, гомеремне
Кыл урталай бүлсәм әгәр" (R.W.)

Бүләр идем мин дә гомеремне
Кыл урталай... Тик син юк анда.
Шаулый яшьлек, сөя, шаша, уйный,
Чибәрләрдән чибәрләре янда...

Ә син - юк... Хыялымда
Мин, әлбәттә, сине кочам.
Барып җитмәс офык кебек
Син бар үзе. Сиңа очам -
Тик җитәлмыйм.
Син тагын да ерактарак.
Көне буе очкан канатларым
Таң җитәрәк
Талып арый...
Казан кызы!!!
Гомеремне
Мин дә бүләр идем -
Тик шул чакка -
Сине озатып калган учакларга...
Мин әзермен сине кочакларга -
элеккечә...
Ә син - юк.
Хәбәрең дә килә бик сирәк.
Мин дә инде, ахры картаям -
Чынга ашмас миндә бер теләк
Көн дә күңелне телә -
Сине күрәсем килә...
Сине күрәсем килә...
Сине күргәч, шашып-кочып
Суырып үбәсем килә...

№43717 / 01.03.2012 19:55:14

Гафур, син кайда?

№43664 / 01.03.2012 09:55:30

«Матбугат.ру»да бушлай игъланнар бүлеге ачылды.

Өске уң якка игътибар итегез. Кем нәрсә сата, эзли, тәкъдим итә, биреп тора, алып тора – барыгызны да “Игъланнар” бүлегенә чакырабыз! Руслар аны “барахолка” дияр иде. Без дә шундый бер “барахурлык” ачырга булдык. Әйдәгез, аны бергәләп тутырыйк. Файдасы тими калмас, чөнки укучыларыбыз саны шактый зур. Тик игъланны биргәндә шәһәр-районыгызны, контактларыгызны күрсәтергә онытмагыз.

№43569 / 29.02.2012 10:50:43

Дуслар, сайтның сул ягында “Афиша” бүлеге эшли башлады. Хәзер анда үз анонсыңны да өстәргә мөмкин. Районыгызда ниләр булып ята? Концерт, спектакль, мәдәни очрашу, дискотека, бәйге, спорт ярышы, клуб җыены, митинг, кастинг, пилинг – барысын да шушында языгыз. Администраторлар тикшергәннән соң, анонс сайтка урнашыр.

№43342 / 26.02.2012 10:28:33

***
Әйе, бардыр җирдә гүзәл яклар,
Байлыклары тулып-ташып торган,
Таулары да, сарай-йортлары да
Болытларга хәтле ашып торган.
Бардыр җирләр Кеше дигәнеңне
Бәхет белән көн дә таныштырган.
Тик бу якны, газиз туган якны
Мин беркайчан, һич тә алыштырмам.
Сизәсезме, Шөгер тауларының
Берәм-берәм җыям ак ташларын.
Шул ташларны тезәм берәм-берәм,
Сил ташыдай бүген минем хәтер
Сизәсезме шуны, якташларым?!
Якташларым, юллар йөрдегезме,
Мендегезме Шөгер тауларына?
Шушы таулар шаһит туган якның
Нинди биек үрләр яулавына.
Бу җырымда биек тау дип түгел,
Бөек тау дип атыйм Шөгер тавын.
... Тик өлкәннәр белә арбаларда
Майсыз тәгәрмәчләр шыгырдавын...
Бу кыйссаны башлыйм шул көннәрдән
Ераклардан башлыйм, үткәннәрдән.
Илне яклап утка кергәннәрдән,
Туган җирне шанлы иткәннәрдән...

№43234 / 25.02.2012 14:54:26

Если вы утром проснулись, а в России порядок, изобилие и благополучие, значит, вы ещё не проснулись…

№43216 / 25.02.2012 11:51:03


Кибетләрдә йөрдем әле,
Туй күлмәге сайладым.
Күпме генә эзләсәм дә,
Чагын таба алмадым.
Кайсы озын, кайсы кыска,
Ачыктыр изүләре.
Чисти бәлага әйләнде
Күлмәкне киюләре.
Баштан сыйса, иңнән үтми,
Үлчәми билгә җитми.
Сатучы кыз ал! дип кыстый,
Һич тә янымнан китми.
Сыймый, димен, тар, кечкенә,
Кисәң селкенеп булмый.
Ә кызый үтереп мактый:
Хәзер модасы шундый!
Чурт с ним, чыкмыйм кияүгә!
Яшим әле ялгызым.
Ир-ат көйләп утырганчы
Кино карыйм көнозын.
Халат белән кәлүш алып
Кайтып киттем авылга.
Ярамаган миңа тагын
Иртән сыер саварга.
Кстати, сайлау дигәннән,
Сәясәттә үшән мин.
Вакыт үткәреп йөремәм,
Үземә дә ышанмыйм!

№43199 / 25.02.2012 08:20:29

Берәү))) когда предвыборные пушки гремят, музы молчат. Соңгы шигырегезне күңелдән әйтәм алам ахыры. Өзелеп көткән кичләр булды, әмма алар килә иде дә, көтмәгән таң тиз сызыла иде.Хәзер, югыйсә, берни көтмим. Үткәннәр белән исә беркайчан яшәгәнем юк.Кайтавазны да тиз генә аңламадым.
Әмма шулай да ничек матур, җирдән күтәреп, ниндидер дулкыннарда тирбәтә.

№43195 / 25.02.2012 00:50:08

2, дөнья бетә диләр бит, шуңа соңгысы инде:-)))))))))))))))))))
Бу политдебатлардан соң керергәме инде, ерак һәм якыннар пассивлашкач:)

2
№43133 / 24.02.2012 14:43:55

Берәү, ә нигә соңгы яз?

№43108 / 24.02.2012 07:05:21

Берэугэ иртэ таннан мондый матур телэклэре очэн рэхмэт

№43107 / 24.02.2012 06:53:24

Хәерле иртә, ПисмәН!

Күкләр аяз, җаннар тыныч булсын,
Һәм хәерле булсын иртәләр!
Теләкләре изге булганнарга
Очрамасын юлда киртәләр!

№43105 / 24.02.2012 00:53:07

Рәхмәт, Котлау.
Таныдым үзегезне:-)
???, бүген, т.е. кичә инде, мунчада нормаль идем әле. Борчылырга урын юк.

бәйрәм инде, килешәм. Әмма 24 октябрьгә җитми.

Өйрәтттеләр алар: сез - тере мәет.
Үлемнән һич курыкмагыз.
Атканда дошманга төбәп, аның
Маңгаена турылагыз.

Сортирларда хлорка иснәттеләр.
Белүчеләр моны белә.
Шушы илне кемнәр саклый?!
Йөрәгемне сорау телә...

Аһ, язалмыйм бу турыда,
сорамагыз, тилмертмәгез...
Мин сусадым сөю хисләренә,
Сөюдән тик тилертсәгез
Риза үзем...


***************
...Миңа гына шулай тоеламы?
Чыннан дамы күкләр чалт аяз?
Бу кичне мин өзелеп көтеп алдым.
Бу кичне мин - гүя кайтаваз...

Ымсындырып кара күзләремә.
Кайтаваздай кайтыр карашың.
Сүзсез хисләр бүген тоташтыра
Йөрәк белән йөрәк арасын...

Кулларыңа кагылам йомшак кына.
Бармакларың нигә бик хәлсез...
Яшен телеп үтә тәкатемне.
Актарыла җанда көч-нәфес...

Мөмкин булса, алып кочагыма
Шашып үбәр идем үзеңне!
Ярсу ташкын хисне авызлыклау -
Ай-һай, җитди сынау түземне!

Юк, ашыкмыйм... Куркам - югалырсың.
Әкияттәге серле аккоштай
Бер алиһә булып әүрелерсең.
Дөрләп кабынам юкса сулыштан...

...Бу кичне мин өзелеп көтеп алдым.
Бу кичне мин - гүя кайтаваз...
Күкрәгемдә – дөрләп янган сөю.
Күкләремдә - уйный соңгы яз...

№43064 / 23.02.2012 16:00:41

Татарлар, Путинны сайламагыз!

Татарстанның бәйсезлеге өчен көрәшкән татар милли азатлык хәрәкәте сайлауларга бойкот игълан итә. Әмма ул пассив бойкот түгел, киресенчә, бу чорда татар халкына, гомумән, кешелеккә каршы кем иң зур зыян эшләгән – шуны халыкка аңлатудан тора. Соңгы дистә елда татарларга, мөселманнарга, Русия халкына карата күп яманлыклар кылынды. Башта ФСБ җитәкчесе, аннан Русия Президенты, аннан премьер-министр булып эшләгән, хәзер тагын Русия Президентына кандидат Владимир Путин моңа юл куйды. Медведев Русия Президенты булып исәпләнсә дә, ил белән ул түгел, ә Владимир Путин идарә итте. Шушы чорда менә ниләр булды?

1. Илдә карательный НКВД системасы торгызылды. Бу рәхимсез система башка төрле уйлаучыларга, сәяси оппозициягә, мөселманнарга, милләтләргә каршы эшли. Путин ил белән идарә иткән чорда икенче Чечня сугышы башланды, йортлар һәм җәмәгать урыннары шартлатылды, шуны сәбәп итеп, Русия мөселманнарына каршы тиңе булмаган репрессияләр башланды, төрмәләр гаепсез мөселманнар белән тулды, хакыйкатьне яклап чыккан милли лидерлар хөкем ителде, ислам китапларының һәм башка әдәбиятның тыелган исемлеге барлыкка килде, алар хөкем ителде һәм суд белән тыелды…

2. Дәүләт вертикале карак чиновниклар, ришвәтчеләр, әшнәчеләр, җинаятьчеләр белән тулы надан бюрократия ул. Шуңа ирешү өчен, Путин төбәк башлыкларын сайлауларны бетерде, аларны үзе билгеләп куюны кертте, төбәк башлыклары исә үз чиратында җирле хакимиятне билгеләп куя башлады, бу урыннар зур акчаларга сатылды, дәүләт вертикале халыкка түгел, Путинга хезмәт итә башлады. Бүген дәүләт вертикале хакимияттән китмәс өчен барысын да эшли.

3. Русия гаделсезлекнең, хәерчелекнең, әхлаксызлыкның чигенә килеп җитте, халык дөреслеккә өметен югалтты, нәтиҗәдә эчкечелек, наркомания, үз-үзеңне үтерү, җинаятьчелек коточкыч дәрәҗәдә артты. Бүген Русиядә үлүчеләр туучыларга караганда күбрәк, Русия дөньяның иң хәерче, яшәү шартлары иң түбән илләр исемлегендә, Русия халкының күпчелеге, бигрәк тә яшьләр, илдән китү яклы һәм күпләп читкә китә.

4. Путин Русиядә яшәүче милләтләргә, шул исәптән татар халкының киләчәгенә балта чапты. Ул ил белән идарә иткән чорда, оптимизация сылтавы белән, меңнәрчә милли мәктәпләр ябылды, татар мәктәпләре юк ителде. Мәгариф буенча 309нчы закон кабул ителде, мәктәпләрдә милли телләрдә, шул исәптән татар телендә укыту закон белән тыелды. Бердәм дәүләт имтиханы кертелде һәм ул бары тик урыс телендә генә кабул ителә башлады, татарча имтихан бирү бетерелде. Татарларга латин әлифбасына күчү закон белән тыелды. Бүген Русиядә бары тик бер дин – христиан динен, бары тик бер милләт – урыс милләтен, бары тик бер тел – урыс телен генә калдыру өчен бөтен шартлар тудырыла. Русиянең Путин тарафдарлары әзерләгән яңа Конституция проектында милли республикаларга урын юк, алар бетереләчәк, милләтләргә, милли телләргә урын юк – алар урыс телле Русия милләтенә әйләнәчәк, ислам диненә, мөселманнарга урын юк – илне тоташ христианлашу һәм урыслашу көтә.

Мондый хәлиткеч мизгелдә татар халкы аеруча уяу, зирәк, алдан күрүчән булырга, түрәләр кушуы буенча түгел, намусы кушуы буенча сайларга тиеш. Илдә халыкларга һәм милләтләргә каршы алып барылган юк итү сәясәтен без үзебез туктатырга тиеш. Ә бу җинаятьчел системаны тудыручыларны халык, тарих хөкеме көтә, һәм, ниһаять, Аллаһның гадел җәзасы көтә…

Бөтентатар Иҗтимагый Үзәгенең Пленумында кабул ителде.

Казан шәһәре. 18 февраль 2012 ел

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»