поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 

Лениногорск

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№43824 / 03.03.2012 19:43:26

* * *
Ак бәхетләр яусын, яусын әле
Ап-ак карлар кебек.
Карлар гына безне никтер
Дөрес аңлар кебек.

Алар гына безне никтер
Үз итәрләр кебек.
Ә башкалар... алар
Сүз итәрләр кебек...
(Ленар Шәех)

№43820 / 03.03.2012 18:20:40

!, кит аннан, киресенчә, бераз кыздыру өчен генә яздым.

Менә Алкыш та бөтенәя бара)))

№43817 / 03.03.2012 16:41:05

***
Кыл урталай бүлсәм әгәр гомеремне,
Кайтып төшәм бәхет тулы мизгелләргә...
Туган йортта тормыш кайный,
Кояш нуры
Төшә әле бүлмәдәге көзгеләргә.
Әни исән, әти исән, әби исән...
Тәрәзләрдә - ак пәрдәләр,
Бакча тулы гөлләр үсә,
Өйгә керсәң, икмәк исе...
Бу юлларны язган чакта
Күзләремнән яшьләр тама...
Күпме була сагынырга?!
Күпме була бүгенгедә яшәмичә,
Үткәннәргә, күптәннәргә табынырга?!

Ярый җитәр...
Бу хатымны сиңа язам.
Сүзем булыр безнең хакта.
Бар серләрне ачып салып
Булмас ләкин Матбугатка,
Күпләр укыр ачык хатка.
Ундүрт елга чигералсам гомеремне,
Кайтып төшәм синле көнгә...
Язгы көнгә, тик бер көнгә.
Мизгел булып язылып калдың,
(Тик үзең дә белми калдың)
Син дә минем гомеремә...
Иртә иде. Бүлмәгезгә килеп кердем.
Сине ул чак әле танып белми идем.
Йомышым да сиңа түгел, башкаларда,
Зур эш белән килгән идем башкалага.
Миңа кирәк кеше ләкин күренмәде,
Аны көтеп утырдым мин ул бүлмәдә.
Син эш белән мәшгуль идең,
Сизмәдең дә янәшәңдә булуымны,
Кызыксынып сиңа карап торуымны.
Вакыт тизрәк үтсен дип мин сүз каттым,
Коры гына җавап биреп эшкә баттың...
Шуңа минем бераз хәтер калган иде,
Төне буе юлда килеп арган идем.
Башкала шул ачык йөзле авыл түгел,
Юкка гына җылы караш көтте күңел...
Мин уйладым, бу да юкса авыл улы,
Зур калага килеп чыккач язмыш юлы,
Кырысланган, катыланган, каткан җаны,
Тәккәбберлек өсти аңа бәлки даны?!
Мин бу көнне бәлки күптән онытыр идем,
Тик син минем тормышыма кабат кердең.
Ник икәнен әле белмим. Вакыт җиткәч
Язмыш үзе бу серен дә ачып бирер...

!
№43814 / 03.03.2012 12:53:35

чын поэзия яратучы, Берэу туктаса монда кунелсез була! туктый курмэ Берэу!

.
№43812 / 03.03.2012 12:11:08

Понять... Простить... Принять...

№43809 / 03.03.2012 09:45:42

Тукта әле))))Берәү)))) аңлашылмый башласа, рәтләр тезә башлыйбыз. Тем более сезнең кебек шагыйрьнекен вакыт дип уйлыйм))))
1рәт. Күзләремә карап әйткән сүзең,
Вәгъдәләрең ничек онытыйм?!
Димәк, ки шагыйрьгә вәгъдә биргәннәр.Шагыйрь а)үзе биргәнме, билгесез б) шагыйрь андый эшләрдә вәгъдә тотса, шагыйрь була аламы))))

2рәт. Үзем юкса барып дәшәр идем.
Гафу сорар идем тезләнеп...

Ыһы, монысы беренче рәт сорауларын җавап кебек.Димәк вәгъдә булган, шагыйрь бозган кебек.Ну, монысын кичерәбез.))))Матурлык бер генә булмый, матурлык белән дөнья тулган, шуны күрмәсә, безнең теге дивандагы примиялеләр дәрәҗәсендәге шабашник генә булыр иде. Безнең шагыйрь -чын шагыйрь.

3рәт. Горурлыкның чиксез дәрәҗәсе.
Горурлыкның юктыр киртәсе.
Менз монысы, әлбәттә, аңлашылып бетми.Кайсы як горур һәм ни өчен гоуур? Сикрит булып калган монысы. Сикритсыз шигырь шигырь буламы?! Әлбәттә, тезләнеп гафу үтенәсе кеше булса, аны бизәми. Типа сам свое слово не сдержал, при этом чем-то гордиться?Тик безнең шагыйрьгә кичерәбез. Бүтән алай эшләмәсә)))) Тик бу мөмкинме?))))

4рәт.Ә шулай да, аннан башка гына
Башланадыр бәхет иртәсе...

Менә монысы 3нче рәттә әйткәннәрне раслаучы әйбер.Тик бераз горурлык белән тәккәберлек буталган кебек тәэсир калдырды, 2нче рәттәге вакыйгаларны искә алып)))))

Җәмагать, өтек-төтек шигырь язучылар игътибарына. Бик күп андыйлар. Һәрнәрсә башта менә шулай анализ уза.Сүздән торган бик үзенчәлекле, матур образлар тапсагыз да, бөтенлек булмаса, сезнең шигырьнең мәгънәсе калмый. Чөнки минем күзем күреп аңымдагы фантазияләр сезнең сүз белән язылганга карый мең өлеш матур булып калалар.Менә сезгә шагыйрь абыегыз мисалында бөтенлекне күрсәттем.

Бөтенлек буенча безнең Сәйлән беренче инде. Аның кайчак һәр җөмләсенә күп нәрсәләр сыеп беткән була.

№43806 / 03.03.2012 00:42:31


Аңламассың сине,
Аңламассың мине,
Аңламассың монда беркемне:-)
Ә шулай да инде,
Бар дөньяга чәчтем
Эчемдәге йөргән серемне...

Бу юлларны Сорау исемле гүзәлгә "Виновата ли я" көенә җырарга:-)

№43805 / 03.03.2012 00:35:43

Уф, анламассын сине@

№43804 / 03.03.2012 00:33:27

Мин чынлап әйтәм!

№43803 / 03.03.2012 00:31:54

Мин чынлап сорыйм!

№43802 / 03.03.2012 00:29:21

Прохоровны:-))))))))))

Ул властька килсә, революция тизрәк булачак:-))))))))))))

№43801 / 03.03.2012 00:27:18

Берэу. кемне сайлаячаксын?

№43800 / 03.03.2012 00:17:58

Гафур туган көнен бәйрәм итеп йөри түгелме соң?
шул Гафурны әйтсәгез:-)

Туган көн, туган көн!
Җиргә Кеше туган көн!
Яши торгач, бары матур
Сүзләр генә яуган көн!

№43799 / 03.03.2012 00:06:07

"Бер горурлык хисе яна миндә..." С.Х.ме?

Бер горурлык хисе яна миндә.
Тамырын аның ничек корытыйм?!
Күзләремә карап әйткән сүзең,
Вәгъдәләрең ничек онытыйм?!

Үзем юкса барып дәшәр идем.
Гафу сорар идем тезләнеп...
Сәламеңне күрше җиткергәндә
Үзем беләм ничек түзгәнем...

Горурлыкның чиксез дәрәҗәсе.
Горурлыкның юктыр киртәсе.
Ә шулай да, аннан башка гына
Башланадыр бәхет иртәсе...

№43798 / 02.03.2012 23:52:41

төзәтү, шулай икән шул) ялгыш язганмын. Рәхмәт, исемдә калдырдым:-)

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»