Казан
Ничего монда адашып йрергэ .Ну элэгэ узенэ ....
Эйтем,.. син дэ монда кысылып йрмэ башына эзгенэ ан жый .
Авыл апае,нәрсә эзләп кердең син бу биткә?Күрдеңме Казаннарның нинди йомшак күңелле икәнлекләрен.
Җиренә җиткереп өшкерсәң, әллә тагы)))))) хөкүмәт акча бирә бит әле)))))
Авыл апаена , 18:59:40 син Авыл апаена бэйлэнмэ,синен эле узенэ башта авыл апае кебек башынны эшлэтергэ кирэк.Ул сарык тугел,менэ син точно 4 аяклы сарык.зря йорисен ике аяклы булып,баында тавык мие.
Авыл апае. аларның икесен дә эшкергәч,икесе дә бала тапсалар нишләрбез?
Авыл апаеы ....., синен кебек тычкак сарыклардан ,кинэш сручы юк ,узенне эшкерсэн башын эшлэп китэр иде .
утеп баручы , икегезне бергә өшкерергә кирәк.
Авыл турында интернетта бик яхшы материал бар.
Миңа бик ошады, укып карагыз, өчесен дә.
http://www.tatar-gazeta.ru/index.php?option=com_content&view=article&
Менэ минем башта бик эйбэт иде эйбэт укыды укырга керде ,э хэзер 22 яшь бозыла башлады ахры (кыз бала )тене буе чаба тэмэке дэ тарта сумкасында йри ,анлаттым балалар табасын бар татрма эчмэ дип юк тынламый бит ...!19 яшьенэ кадэр супер иде .Тене буе чаба яшен уте дип тэ карыйм юк тынламый . Нишлисен монда геннаргына тугел инде .Эшкереп бетэме икэн ул ?..
min sabirova Islamiyany ezlim... Gosmaniya maktabenda ukegan ide...
Ата-ана, ике яктан да 7 буын әби-бабаның кылган гөнаһлары да, иткән изгелекләре дә шул ук геннарда чагылыш таба, шуңа күрә кем бу әйтергә теләгән фикере белән килешергә туры килә. Яңа туган сабый туганда ук бу геннарга салынган багаж белән килә, дип әйткән идем инде мин сезгә. Аның нинди булачагы алдан ук билгеләнгән була. Әмма тәрбия дә роль уйнамый дип әйтеп булмый. Тәрбия дигәндә нәрсәне күз алдында тотабыз соң без? Безнең күзлектән чыгып караганда, тәрбия ул - безнең инде формалашып беткән шәхси карашларыбыз җыелмасы, ягъни дөньяны үзебезчә күзаллавыбыз. Без аны, һичшиксез, дөрес дип саныйбыз һәм шул кысалардан чыкмаска тырышабыз. Шул рәвешле, балаларыбызны тәҗрибә куяннары кебек үстерәбез. Ә бит гап-гади кәбестәне дә төрле кеше төрлечә үстерә, шуңа карап ул я уңа, я уңмый, карамасаң, бөтенләй зәгыйфь булып үсә.
Күп очракта безнең тырышлыкларыбыз бушка китә: бала безнең тәрбияне кабул итми, безнең чикләүләребез белән килешми, карыша, бәргәләнә, ахыр чиктә ул без теләгәннең капма каршысы булып китә.
Без кайда ялгышкан соң?
Бу урында авыл апае сүзләрендә хакыйкать ярылып ята. Бала үрнәк булсын өчен беренче чиратта ата-ана үрнәк булырга тиеш, ягъни Коръәндә язылган әхлак законнарын карусыз үтәргә тиеш, шул законнар нигезендә кылган гамәлләре белән балага әхлак кануннарын сеңдерергә, җәмгыятьнең шул законнар ярдәмендә төзелгәнен, галәмнең дә әхлак кануннарына буйсынганын аңлатырга бурычлы. Кабатлап әйтәм: КЫЛГАН ГАМӘЛЛӘРЕ БЕЛӘН, КОРЫ СҮЗЛӘР БЕЛӘН ТҮГЕЛ. Бала кечкенәдән үк ата-ана кыланышларын кабатлап үсә. Димәк, ата-анага кичекмәстән дөньяга карашларын үзгәртергә, әхлак ягыннан үзләренә камилләшергә кирәк. Моның өчен бала туганчы ук үзара аралашуның идеаль ысулларын үзләштерә башлау сорала. Негатив гадәтләрдән мәңгегә баш тарту бала тәрбияләргә теләгән һәрбер яшь кеше өчен һава кебек үк, азык кебек үк кирәк. Һава, ризык безнең физик тәнебезне тукландырса, әхлакый кануннар безнең рухи халәтебезне камилләштерергә сәләтле. Шуңа карап балалар да проблема тудырмый гына безгә кирәкле формага кереп үсәләр. Негатив гамәлләрдән бары тик негатив кына алырга була. \"Ни чәчсәң, шуны урырсың\" мәкале иксез-чиксез галәм киңлегендә туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә үз вазифасын төгәл башкара. Шулай, күп ата-ана балага тиешле тәрбияне биреп җиткерми, шунлыктан бала да ата-анага төс булып, аның кылган гамәленә карап рухи яктан зәгыйфь булып җитлегә.
Мин үз өстемдә сынап караган тагын бер әйберне әйтми кала алмыйм. Әгәр ата-ана яшәешнең теләсә кайсы чорында үз гадәтләрен әхлак кушканча үзгәртеп яши башласа, шул ук көннән башлап ничә яшьтә булуына карамастан бала да автоматик рәвештә уңай якка үзгәрә башлаячак, ягъни космик законнар нигезендә балада элек тә булган, ләкин тиешле сәбәпләр җитенкерәмәү аркасында йомылып торган гуманизм орлыклары уяна башлый.
Үз-үзеңне камилләштерү процессы бик авыр, катлаулы һәм озак эш. Үзендә җитәрлек ихтыяр көче тапкан кеше генә үз максатына ирешергә мөмкин. Гөнаһларын юып бетерә алмаганнарның, әлбәттә, киләчәк буыннарга авыр йөк булып төшүе инде бәхәссез. Бүгенге инвалидлар, төзәлмәс авырулар, гарипләр, яңа туган сабыйларның газаплары шуның бер чагылышы булып тора.
киңәш, белеп әйтәм,
Шул геннар бар нәрсәгәдә сәбәпче инде. Ярый шул сәләтен,темпераментын дөрес юнәлешкә кертеп җибәрсә.. "Тимур и его команда " кебек картларга булышу командасыгына төзесәләр ни әйттең..яисә темпераментын бию биегәндә күрсәтсә..Бик хуп ..Однако барыбызгада билгеле халләр булгалады
Мин авыл апае белән килешәм. Җиде буын дигәндә, күбрәк тәрбия турында сүз бара. Бала өч яшькә формалашкан була. Шунлыктан бәби итеп алсагыз, бернинди геннар роль уйнамый. Бары тәрбия.Геннар төрле сәләтләрдә, темпераментта гына чагылачак.иркә.
Авыл апае,
Баланың тәртипле , миһрбанлы булып үсүе кызанычка каршы ата- анадан гына тормый. Сәбәпләре бик күп төрле.. Алда әйтеп үткәнемчә( кызганычка каршы мине моның өчен хурладылар гына) нәселдәнлек дигән төшенчә бар. Моны фәндә кире какмый.. бала җиде буынга кадәр барып ошый..
Мәктәптә бала тәрбияләүгә бик зур өлеш кертә. Кызганычка каршы педагоглар арасында да үзләре тәрбтягә мохтаҗ кешеләр бар...
Шул ук масса - күләм чараларыда якта калмады..искә төшереп үтик "Бригада", "парни из стали" һәм башка кинофилмлар..Шула
хатын кыз, матур апаем, карар кылгансың икән, ал, үстер, карама кеше сүзенә, үзеңне генә тыңла. Бездә бәбисезләр бәби алып үстерә башлагач, Ходай аларның үзләренә дә бәби бирде. Түлке дитдумнан алганын да үзеңнеке итеп үстерергә кирәк, икесен дә аермыйча, сүкмичә тигез итеп карарга кирәк. Яхшы итеп тәрбияләгән иген уңышны мулдан бирә. Үз балаларын да кеше төсле үстерә белмәгәннәрне тыңлама. Бала өлкәннәрдән үрнәк алып үсә. Үзең үрнәк булсаң,балаларың да үрнәк булырлар, кеше арасында йөзеңне кызартмаслар.