поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 

Казан

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№42277 / 15.02.2012 21:39:27

Питерәчләр сөт китерделәр бик тәмле,сыер исе килми Биекталарныкы кебек.

№42248 / 15.02.2012 14:33:19

Аларга кустэнэч тэ кирэкми бик ук ,ЭШЛЭРГЭ кирэк ,ашатмыйча тенгэ кадэр эшлисен дэ ашарга да юк ,узлэренен эшлиселэре килми .
Сагать 9 да торалар,селкенеп йргинчэ 10 тула ,капка тебенэ чыгып гайбэт саталар денья онытыла ,ашарга пешеру юк .Кереп чэй б/н ипи тондыралар да ятып торалар Ул тавыклар ач бозау ач акырышалар ,ирлэре кайтып бозауны да эчерэ ашата ,сыер асларын эрчи ,эйгэ керэ ашарга юк ул да чэй б/н ипи тондыра да эшкэ тая . Хатын урамга китэ гайбэт жыярга ,куп гайбэт алып кайта ,эйдэ шул -ук хэл балалар акыра ачлар -терлек ач.Кич ире кайта тагы ашарга юк ,салкын чэйне каткан ипи б/н алдына куя да оршмасын дип и тотына ишеткэн гайбэтлэрен сейлэргэ сагать бара -корсак су б/н тула . Ноканец-то сэг 8-дэ дебер шатар кэстерул кырыйларына кадэр ташып пешкэн чебенле аш пешэ .
МОНЫ ЧИРМЕШЭН РАЙОНЫНДА КУРЕП КИЛДЕМ , БЕР ЙРАКТАН КИЛГЭН КИЛМЕШЭК КИЛЕН БУЛЫП ТЕШКЭН СЕМЬЯДАН .ЧЫН ДЕРЕС .
ПРИЯТНОГО АПЕТИТА .

№42242 / 15.02.2012 13:16:28

Кесә бушамый шул,га. эй син мунча пэрие! достал уже! без авылда сезнен кебек дурт таш стена арасында сасып ятмыйбыз. аллага шокер !! ойдэ кайнар салкын су газ душ ванна туалет бар! аллага шокер лапас тулы мал кош корт умарта асрыйбыз. сезнен кебек эш юк дип зарланып йормибез! хэзер ялкау булмасан авылда яшэу бигерэк яхшы! таш шэхэрлэрдэ яшэгэнче кайтыгыз авылга укенмэссез! сезгэ зур ихтирам белэн умартачы бабагыз дип белерсез!

№42185 / 14.02.2012 22:40:40


Кесә бушамый шул,Казаннан күчтәнәч көтеп яткач наныем.Мунча дигәннә, 7 кешегә бер бунчала инде кер сабыны белән һәм ярты чиләк су.Бокыр-чокы идәндә чыпырдыйсыз.Сезгз ванна эләкми шуул,квартира алырга акчагыз юк,шулай да авыл кызлары крышалы ир эзлиләр яшен картын сайламаенча.

№42169 / 14.02.2012 21:14:22

ФХМ мин 11 февральдэ камал театрына бардым улеп яраттым спектакльне карадым на одном дыхании советую посмотреть

№42160 / 14.02.2012 20:20:58

Яңалыкларда күрсәткән кияү эзләүче кызга, авылга кайт бәбкәм кияүгә чыгасың килсә.

№42157 / 14.02.2012 19:59:40

Без чип-чиста мончада керә белмәгән үзбәктән алып азык ашыйбыз диеп яз.Үтердең инде шул күчтәнәчең белән алып кайткан күттәчәчең үзеңәдә җитми бит безгә түгел.Бушамас безнең кесә төпләре без 10 кәдәр йокламыйбыз 4 тә аякта без апаем мончада юынабыз сезнең кебек ваннада бер суда 5 әү түгел

№42155 / 14.02.2012 19:17:49

башта катык суы белән чәчеңне юып кара, аннан соң әйтерсең сүзеңне...

№42151 / 14.02.2012 19:00:19


Авылдан көлеп утырган буласыз тагын үзегезнең подезыгызга кереп булмый, сасы сидек исе килә, кая карама тәмәке төпчеге, чүплек савытлары яныннан үтеп булмый тончыктыра, бауманның эчке ягына керсәң косып үләсең, суларга һавагызда юк бит.Куярлык фотогызда юк карагыз районнарны һәр берсендә фотолары бар, авылның сөте сасы имеш, күкәе буклы,буксыз күкәй үзегездә шуны ашагыз ШӘҺӘР халкы.Без чип-чиста азык ашыйбыз ,аллага шөкер,бөтен әйберне сайлап-тикшереп,сатучысына карап кына алабыз,чәчен тарамаган,кулын-битен юмаганнардан алмыйбыз,алар сасы әйберләрен кире өстрәп кайтып китәләр.УЛ азыкларынада үз сасылыры сеңә диде ветеренар врач,чөнки ди алар башларын әчеп беткән катык белән юалрда шул сасы азыкка сеңә имеш.Кайтмыйбызда,күчтәнәч ташып ардык инде,рәхмәт ишетмәдек.Менә хәзер сатып алып ашагыз инде,на шару ашап яту бетте.Үкенерсез әле кесә төбегез бушый башлагач.

№42134 / 14.02.2012 15:17:39

Әфганистанда иде безгә ни калган


Биергә, җырларга оста иде,
Ләкин язмышы булды борчулы.
Гаскәргә солдат итеп алдылар,
Унсигез яше тулгач, шул елны.

Сугыш сукмагын ничек үткәнен
Җәрәхәтләре искә төшерә.
Үзе бит исән, кире кайтса да,
Бирмичә ирек, төшенә керә.

Бик авыр хәлдә алып кайттылар
Туган иленә Әфганистаннан.
Вакыт күп үтте, һаман аңламый:
Безгә соң анда иде ни калган?

Сызгырып килде үлем һавадан,
Басып торганда ялан сопкада,
Тәне карышты, зыян китерми,
Тик рәттән үтәр иде, ятса да.

Әйләнеп китте җире, һавасы,
Каты сызлаудан аңын югалтты.
Тик госпитальдә, томанда кебек,
Бер ни шикләнми аңына кайтты.

Нәрсә булды соң, ник монда ятам?
Чит, ят шикелле ул яткан урын.
Кычыткан кебек тоеп аягын,
Кашырга сузды бердән бер кулын.

Кулы туктады гәүдәне үткәч,
Аяклары юк, марля бәйләнгән.
Ходай Тәгалә, хәзер түзәргә,
Соңнан яшәргә бир аңа ярдәм!..

Үттеләр көннәр, вакыт үзгәрде,
Батыр тырышып басып тора төз.
Кем гаепле соң? Шушы яшь чактан
Аяклары юк – бары тик протез.

Кирәкмәгән бу сугышта күпме
Яшьләр булдылар һәлакәт, гарип.
Башлаганнарны гафу итү юк,
Халык алдында гаепләре күп.
29.03.1998 ел. №285

№42133 / 14.02.2012 15:15:27

Тол хатын



Ник алай булды соң? Кинәт тол булдың син,
Алты балаң калды кулыңда.
Бәла күп күрәсең, авыр үстерәсең,
Аермыйча кызын, улын да.

Ятим алты пар күз, карашларына түз,
Өмет итеп сиңа карыйлар.
Байга, элеккедәй, юып керен, идән,
Беләкләрең эштән арыйлар.

Балаларың уйлап, эшләп, акча юллап,
Шиңеп бетәләр чәчәкләрең.
Алда нәрсә? Белмим, бәхет кенә телим!
Җиңеләйсеннәр киләчәкләрең.

Ачы яшьләреңнән, авыр эшләреңнән,
Ял юк, ике күз дә кызарган.
Кызың, белдермичә, иске кием кичә
Сатып алып кайтты базардан.

Көзге җиле исә, малай утын кисә,
Аларга да кирәк җылысы.
Балалары – харап, тол хатынга карап,
Күргән-бернең килә елыйсы.

23.02.1998 ел. №262

№42132 / 14.02.2012 15:13:45

Сөйләшәләр синең телеңдә



Хәсән Туфан язган шигыренең
Исем кушкан берсенә – “Алмаз”.
Мәгънәләре язган сүзләренең
Гомергә дә илдә югалмас.

Шат, биллаһи, ул да, Тукай кебек,
Туган телен шул хәтле мактый.
Берничә тел белгән яшьләргә тик
Изге сүзләр өстәп кабатлый.

– Укы, балам, тырыш, белемнәр ал,
Каты итеп, яме, юлга бас!
Ләкин бабаң телен син онытсаң,
Халык сине эзләп юлламас.

Зимагурлар, чит җир күреп туйгач,
Үз иленә кире кайтырлар...
Чәчәк атсын өчен, бергәләшеп
Үз дәүләтен төзи татарлар.

Менә, балам, синең вакыт җитте –
Белемеңне күрсәт илеңдә,
Чөнки хәзер халык туган илдә
Сөйләшәләр туган телеңдә.

17.02.1998 ел. №260

№42130 / 14.02.2012 15:09:34

Капка төбе


Ак йолдызлар күккә сибелгәннәр,
Ай яктыртып барсын күзәтә.
Бүген капка төбенә кадәрле
Егет кызын килгән озата.

Капка төбе таныш, ябык капка,
Шаһит булды талда сандугач.
Сөйләшәләр, күзләрендә очкын,
Бер-берсен бик сөеп сагынгач.

Икәү риза булып шатланалар,
Серләшергә таңга чаклы да.
Ике йөрәк җылынсыннар, диде,
Егет кызны кочаклады да.

Рәхмәт Айга, рәхмәт йолдызларга,
Күзәткәнгә тәүге мәхәббәт.
Алла бирсен ярдәм гашыйкларга,
Туар өчен сөю, мәрхәмәт!

18.07.1997 ел.

№42129 / 14.02.2012 15:05:41

Хөрмәтле укучым!

Мин, Идрис Гыйльметдин улы Мөхәммәтдинов (Мөхәммәтдин), 1948 елда Татарстанның Актаныш төбәгендәге Тат. Әҗби авылында туып үстем. Матур балачагым да шул авылда узды. 1963 елны Тат. Әҗбинең сигезьеллык мәктәбен тәмамладым. Шул ук елны Дербёшка урта мәктәбенең 9-нчы сыйныфына укырга күчтем. Аны 1966 елда бетердем һәм хәрби училищега укырга кердем.
1969 елда хәрби училищене кызыл диплом белән тәмамладым. Уралда, Алманияда, Украинада (Совет Армиясендә офицер булып) хезмәт иттем. 1970 елда өйләндем. Ике бала (малай белән кыз) тәрбияләп үстердек, хәзер аларның үз гаиләләре бар.
1986 елда Чернобыльдә авария булганнан соң, миңа андагы халыкка булышырга туры килде. Кызганычка каршы, ул вакыйгадан соң сәламәтлегем какшады һәм шул сәбәпле (гариплек буенча), 1990 елда отставкага чыктым.
Мәктәп елларымда ук йөрәгемдә кабынган шигърият уты гомерем буена сүнмәс маяк булды, яшәргә көч-куәт бирде, җаныма шифалы сулыш өрде.
Бу җыентыктагы шигырьләремнең күпчелеге Кырымда язылдылар.

«Шигырьләр һәм җырлар» дигән китабым ике бүлектән тора:

‒ беренчесе – “Кырым моңнары”,
‒ икенчесе – “Актаныш – миңа таныш”.

Минем туганнарым, дусларым, авылдашларым Сарапулда яшиләр. 2001 елны үз гаиләм белән бирегә күченеп кайттык, чөнки туган як сагындырып үзенә тарты:

Туган илем, сагыш булып
Йөрәгемне кыздыра.
Мәңге сүнмәс сагыш уты
Миңа шигырь яздыра.

Безнең авыл Тат.Әҗби (халыкча исеме Каентөбә) ХХ гасырның 70-нче елларында үз урыныннан күчерелде. Чөнки Чаллыда ГЭС төзелгәч Актаныш төбәгенең күп кенә җирләре су астында калырга тиеш иде. Чынлыкта исә, безнең авыл урынын су басмады, шуңа күрә, ике елга бер кайтып, авыл урынында очрашу уздырабыз.
Хөрмәтле укучыма шигырьләрем һәм җырларым аша үземнең эчке йөрәк хисләремне, уй- фикерләремне, тормышка булган мөнәсәбәтемне, ышаныч-өмет белән яшәвемне җиткерергә ниятлим. Алар туган илгә, кардәшләргә, дусларга, табигатькә, яшьлеккә ‒ минем өчен иң изге төшенчәләргә ‒ сагыш һәм мәхәббәт хисләре турында ...

Кардәш, таныш, дуслар мине илдә
Еш-еш кына искә аладыр.
Чит илләрдә үткән сукмакларым
Томанлы юл булып каладыр.

Шаярулар, мәзәкләр дә бар.

Урман, яланнар чүпләнә,
Су болгана канауда.
Табигатебезне саклыйк,
Ял итегез Канарда.

Шигырьләрем һәм җырларым укучым күңеленә хуш килер, дип өметләнәм. Хәерле сәгатьтә!




Идрис Мөхәммәтдин.

№42119 / 14.02.2012 13:57:27

30 ел эчендә кватира эшләгән кешегә бирәләр ә ялкауларга кукиш сиңа шул кукиш булдымы

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»