Балык Бистәсе
Җәннәт, бу шигырьне физика законнарына гына чыгарсак, Эйнштейнның "теория относительности" да сурәтләнгән анда: мизгел, галәм. Җылылык теориясе дә ачыла. Ә менә тизлек һәм тизләнеш искә алынмый. Димәк, монда физиканың өч бүлеге генә ачылган. Авторга әле монда эшлисе дә эшлисе. Беррәттән магнит, электр күренешләрнен, атом төше төзелешен язып китсә шәп булмас микән?
Илхам, ул сүзләр бит яңа гына чыкмады. Элек, Ф.Әхмәдиев исән чагында ук моны ачынып сөйлиләр иде инде.
Нур-улы, син сорадың мин җавап бирдем. бу шигырь миңа физика законын искә төшерде, утын яна күмергә әйләнә, аннан көлгә, көл яңадан җиргә сибелә, яңа агачлар үсә. бер нәрсәдә югалмый, ә бер төрдән икенче төргә генә күчә. Мин шигырьне аңламаганмындыр, я кәефем андый булмагандыр, әмма минем күңелгә очкын өстәмәде.Бигайбә.
Нур-улы, син дорес суз эйтмисен. Сара Садыйкова белэн Ф. Эхмэдиеванын лирикасы нык аерыла. Бу кеше сузе генэдер. Икесе дэ талантлы композиторла - монысы факт
Бу шигырьне сезнең карамакка юкка гына чыгармадым. Аны безнең район кешесе язган. "Татарская электронная библиотекада" таптым мин аны (http://www.kitap.net.ru/).
Үзем исә Мишярка карашын яклыйм.
Алайса узен язып кара очкынлы ялкынлы итеп,укып карарбыз ничек килеп чыгар икэн,хотябы тотене булсада чыгар микэн.... Нур-улы
бу шигырьнең очкыны да ялкыны да юк, ничек укыдым, шулай оныттым. бик күп шигырьләргә ошаган
беренче укуга бик гади тоелса да,тирән эчтәлекле шигырь,мәгънәле. "5" лелек.
Сүндеме дәртегез, чуртаннар?
Ничек бәялисез бу шигырьне?
Бер чаткыдан
Туар ялкын,
Дөрләп яныр
Коры утын.
Үтәр вакыт –
Ул да сүнәр,
Күмер калыр
Пыскып сүрән.
Әверелер
Күмер көлгә
Һәм чәчелер,
Очар җилгә.
Шул чаткыдай
Безнең бәхет,
Шул ялкындай
Безнең гомер –
Галәм өчен
Мизгел генә.
("Гомер", Ринат Нуруллин)
Шәп бара бәйрәм!
Котлы-Бүкәш, Тәб Чаллы авылларында яшәүче хөрмәтле хатын-кыз туганнарым, дусларым, классташларым!! Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме -8 Март халык-ара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм.Исәнлек-саулык, тазалык-байлык, гаиләләрегезгә иминлек телим.
Канәфер, хикмәт монда эчүдә түгел ич, ә икенче кешенең иҗат җимешләрен үзләштерүдә. Ел саен С.Садыкованы искә алган кебек, нигә автобусларга төялеп Тәб.Чаллыга кайтучылар юк соң? Автобусның хет бер тәгәрмәчен тәгәрәтеп кайтсыннар иде.
Без икэу генэ эшсез бугай монда, Нур-улы, Ф.Эхмэдиев турыннан, купме талантлы кешелэрне аракы юкка чыгара бит, эчу бетерэ, эчкэн кешенен дэрэжэсе тошэ. Э фотога килгэндэ, яналарны жибэрегез дигэн иде бит, админ.
Канәфер! Админ үзебезнең районнан булгач,тагы да әйбәт. Мөмкин булса, ана проблема белән таныштыра алырсызмы? Язмалардан күренгәнчә, бу фотоны беркем дә яклап чыкмады.