Балык Бистәсе
Мишярка, Әниләр турында шигырь сезнең өчен. Авторы - Җәүдәт Юныс.
-=Без унберәү идек=-
Мин төшемдә унбер йолдыз күрдем,
Барысы да якты үзенчә...
Шәл ябынган Ай шуларны юа
Инеш суы алып чүмечкә;
Ә инеше – безнең шул Сөлчә.
Әни безне санаганда, кайчак
Ялгышыплар бетә, бутала:
Вәлит, Фәрит, Шәү... әй... Шәриф, Шәүкәт...
Барысыда бала шул, бала.
Үскән берсен юлга озаткан саен,
Калганнарын санап юана:
Фәргать, Рәгать... тагын биш имгәк бит,
Унбер малай – унбер дивана;
Унбер ир-егеткә бер ана.
Үзе укый, үзе оек бәйли,
Аякларда бишек тирбәтә:
Уң аякта – игез Өлфәт-Тәлгать,
Икенчесе – Әхәт-Җәүдәттә.
Унберенче олан – төпчек бала,
Ун әзиле бердәнбер Нәүхать,
Кай арада олыгайган диген,
Өч балалы бала, ниһаять?!
Берчак саный – чыкмый: Тәлгать кая?
Гүргә ятты, әти янына...
Барыбер саный, унбер исем атап,
Унбер чагыбызны сагына.
Әни дәшә: “Вәлит, синме соң ул?
Кайсыгыз бар анда, керегез!”
Ун энеле әзиебез китте...
Әхирәттә тагын беребез”.
Күнегәлми күңеле без кимүгә,
Аңа һаман унбер күренә...
Шәүкәт исемен дә, яшькә төреп,
Яшереп куйды күңел түренә.
Мин төшемдә унбер йолдыз күрдем,
Шәл ябынган Айның яшь чагын;
Аның көмеш яктысына үрелеп,
Ишәяләр йолдызлар тагын.
Бу төшкә бер тагын керәм әле,
Унбер булып калырбыз анда;
Безне җыеп, әни табын ясар,
Баш иярбез әни узганда.
Унбер йолдыз без булырбыз ул:
Вәлит, Фәрит, Шәриф, Шәүкәт тә,
Фәргать, Рәгать булыр, Тәлгать, Өлфәт,
Әхәт, Җәүдәт, Нәүхать, әлбәттә.
Беләм, “ӘНИ” дигән бер сүз булыр,
Бер сүз булыр унбер йөрәктә.
Шигырь http://www.kitap.net.ru сайтыннан алынды.
Упс, шигырне http://www.kitap.net.ru сайтыннан алдым дип язарга онытканмын.
Җәннәт, "Имән итек"не таба алсам бик шат булыр идем дә бит, булмады шул. Ә Ринат Нуруллинга минем аша реклама ясала башлады түгелме? Тагын бер шигырен эзләп табам да "бүлше" сорамагыз.
-=Соңгы сулыш=-
Ул егылды...
Таеп китте таяк,
Аяклылар төртеп ектылар...
Озак ятты
Астан өскә карап,
Күзләреннән яшьләр актылар.
Ул егылды,
Каhәр төшкән язмыш
Кызганмады, җиргә терәде.
Мескен зәгыйфь
Өметләнде азны –
Сүрелмәде яшәү теләге.
Ул егылды
Таянычсыз калып,
Ярдәм кулын беркем сузмады.
Халык узды,
Эремәде салкын
Йөрәкләрдә булган бозлавык.
Берәү туктап
Хәтта аннан көлде,
Ялваруга колак салмады...
Соңгы сулыш
Соңгы сүзне бүлде:
Бу дөньяда кеш-ш-ше калмады...
А – Х – Ы – Р – З – А – М – А – Н...
(1993)
Мишярка, Әниләр турында шигырҗ бик күңелле булып чыкмады, "Кайнар нокта"ны укыгыз.
Нур-улы, син шулай да ул итек турындагы шигырьне тап әле яме..??
Нур-улы, артык төзек, бик дөрес, бик акыллы, темасы да йөрәккә тия торган. Әмма ..............!!!!!?????
Җәннәт! Махсус сезнең өчен Ринат Нуруллиның тагын бер шигырен әзерләдем. Ул шигерьдә дә физика нигезләре күренә.
-=Кайнар нокта=-
Оча кургаш – эзли мишень,
Аның максаты – йөрәк...
Ә йөрәккә пуля түгел,
Мәхәббәт угы кирәк!
Утаткычлар ут бөркиләр,
Әдәмнәр яна көйрәп...
Ә кешегә үлем түгел,
Тормыш ялкыны кирәк!
Кайта очкыч туган якка
Тутыя сандык төяп...
Ә анага табут түгел,
Исән баласы кирәк!
(1997)
Шигырь http://www.kitap.net.ru сайтыннан алынды.
Җәннәт, "Имән итек" дүртюллык кына түгел, аның дәвамы бар. Шул дәвамын эзлим дә инде мин.
Нур-улы, бәлки көләрсең, итек турындагы 4 юллыкта, үз-үзеңә таян дигәне дә ошый.
Нур-улы,Энилэр турында язарсын элеяме,буген тугел ,вакытын булганда)))Синен кулдан язганны укыйсым килэ,аталап язгач укырга приятно бит....)))))
Мишяркаa, һич шаяртып көлмим мин. Бар ул "Имән итек" шигыре. Таба алмыйм гына, вәт!
Нур-улы,сорап торасын,значет Син язгач була(имэн итек)инде,миннэн кэлеп язуындыр инде,Мишэргэ ярый ул диеп,мина конешно буген берэу обещать иткэн иде шигырь Ленинагурдан,ват бит эй сина РЭХМЭТ инде)))))
Сезнең карамакка тагын бер шигырь, якташыбыз Равил Фәйзуллинныкы.
Үз-үзеңә таян!
Башың имә, җилләр
иссәләр дә каян!
Киләчәккә карап,
үткәнеңә таян!
Көнләүчеләр гүя
астан чаккан чаян...
Тезеңә бәрсәләр,
кулларыңа таян!
Язмыш ханым усал,
кайчак, юри шаян...
Үсү юлларында
иманыңа таян!
Намуслыга кыен,—
һәркем өчен гаян...
Чит шәфкатен көтмә,
йөрәгеңә таян!
Шигырь http://www.kitap.net.ru сайтыннан алынды.
Мишярка, Сезгә ярарга тырышырмын! Ләкин үзем бер шигырьне эзлим, һич таба алмыйм. Шигырьнең исеме \"Имән итек\" булырга тиеш. Башлана болай:
Киез итек, күн итек...
Исең китте шуңамы!
Әйт син менә, дөньяда
Имән итек буламы?
Авторы - Әхмәт Фәйзи дип беләм.
Хэерле кичлэр,барыгызгада!!!Нур-улы,менэ дигэн шигырь,эгэрдэ эченэ кереп укысалар шулай язмаслар иде,тагын берничэне чэпэп куй-без укырга яратабыз,яза белмэсэктэ)))