Балык Бистәсе
КЕЧЕ УКМАСТАН!
Туган авылым - Зур Мәшләк.
Яшәвем - Казанда.
Нур-улы!!!! сезне кайсы авылдан дип белик. ♣
Балык Бистәсенә бардым,
Салдым кармак Камага.
Бер пәрие килеп җитте:
-Акча түлә,-ди,-ага!
Бер тамчы сөтсез калдырды
Вамин Балык Бистәсен.
Сөтне бушлай бирмәс иде,
Мескен халык нишләсен?
ЗИННАТОВА ГУЛЬНАРНЫ ЭЗЛЕУЧЕ СИН КАЙДА?
Мәрзия кыз фамилиясе(Губайдуллина) без бергә Казанда укыдык һәм бергә бер әбидә яшәгән идек. Син кайларда миңа электрон почтага хат яз әле milausha@mail.ru
Яңа сораштыру эленде. Үз тавышыгызны бирегез.
Мишярка! "Имән итек" шигырен укый аласыз. Сезнең теләк тормышка ашты!!! 001 гә рәхмәт!
Ярдәм итә алуыма мин бик шат.
Илхам! Монда яңалыклар бар. Хөрмәтле 001 ярдәме нәтиҗәсендә "Имән итек" шигырен сез дә укый аласыз. Ул шигырне тиз генә табып булмады, онытыла (яшерелә)башлаган иде ул.
Рәхәтләнеп тулы вариантын укый алдым.
Хәерле кич, 001! Бу шигырь истәлеклеге белән кадерле миңа. Ихластан бик зур рәхмәт ярдәм итүегез, хезмәтегез өчен.
Рәхим итегез! Сезгә Әхмәт Фәйзинең \"Имән итек\" шигыре.
Киез итек,күн итек,
Исең китте шуңамы?
Син әйт менә дөньяда
Имән итек буламы?
Була икән,егетләр,
Имән төпле итекләр.
Дөньяның бер җирендә,
Ерак түгел Берлинда
Бер итекче яшәгән,
Дәшмә дигәч,дәшмәгән,
Эшлә дигәч,бил бөккән,
Аптыраган,интеккән
Өстәвенә беркөнне
Илдә кинәт күн беткән.
Моңа килгән нацистлар,
Безнекечә-фашистлар:
\"Доннер веттер вас ист дас,
Бездән сиңа сабак аз?!
Нигә итек текмисең,
Забастовка?! Саботаж?!\"
Карт эндәшкән:\"Сүзем юк.
Тегәр идем,күнем юк\".
Җикергәннәр фашистлар:
\"Әйт син,бездә нәрсә бар?
Юк дип торыр заманмы,
Юк дияргә эш үткән,
Безнең яуның яртысы
Аякларын өшеткән\".
Көн ката һәм төн ката
Итекчебез баш вата,
Төрле юллар өйрәнә,
Кисеп ала бүрәнә,
Аны яра тактага,
Хоть макта,хоть мактама,
Бүрәнәдән шәп итеп
Эшләп куя шәп итек.
Варшау*олтаны калын,(*варшава)
Питерныкы* тагын да,(*Петербург)
Ә моныкы,боларның
Сугып еге барын да.
Бар да китә йөзтүбән,
Нигә дисәң,бу-имән.
Тагын килә фашистлар
Һәм тикшерү ясыйлар.
Юк дип булмый,бар итек,
Җылы,таза пар итек,
Каеш таккан артына,
Итек түгел картина.
Итекчене мактыйлар,
Вот ариец карт,диләр.
Берәм-берәм һәммәсе
Тотыналар итеккә,
Тик берсе дә итекне
Кузгата алмый ничек тә.
\"Доннер веттер вас ист дас,
Сиңа бездән сабак аз,
Нигә авыр бу итек7
Забастовка?!Саботаж?!\"
Фашистлар киңәшәләр,
Бер-берсенә дәшәләр:
\"Бу итекне без ,тукта,
Сынап карыйк фронтта,
Оборона чорында
Торырбыз бер урында.
Тик торырга ял итеп,
Бәлки ярар бу итек\".
...Суык,буран,кар,давыл.
Солдат тора каравыл,
Итек имән ,тик менә
Күтәреп булмый,авыр.
Әмма солдат юана
(Дивана шул дивана):
\"Тиздән салыныр бу агач,
Безнең һөҗүм башлангач,
Җиңел итек табарлар,
Рәхәтләнер табаннар\".
Уйлап та бетермәде,
Әйтергә өлгермәде,
Ут чәчри,ут бөркелә,
Совет гаскәре килә.
Мөмкин түгел җиңәргә,
Чигәргәме,ни эшләргә?
Талпынгалый интегеп,
Кузгата алмый итеген,
Ай-яй,кызу бәрәләр
Снарядлар,ядрәләр.
Як-яктан да чит-читтән.
Ганс чыга итектән,
Ганс чаба өметсез,
Яланаяк,итексез.
Рапорт:\"Миллион күшеккән,
Аякларын өшеткән\",
Итекчегә фашистлар
Кыска хөкем ясыйлар:
Йортын килеп басалар,
Картны тотып асалар.
Киез итек,күн итек,
Исең китте шуңамы?
Син әйт менә дөньяда
Имән итек буламы?
Була икән егетләр,
Имән төпле итекләр.
Нур-улы, сэлам. Кайда югалдын. Яз эле берэр нэрсэ??
мин аны белем анын 2 кызы бар ул Казакларда тора
Тяб Чаллыда яшеуче Илсур абыйны 50 яшлеге бн тебриклибез ана саулык бехет хем шатлык