Әтнә
Тамчы, син килен булып төшкән авылда шул елларда минеке дә укып йөрде инде. Валлаһи газим, очына чыгабыз бугай. Баксаң-күрсәң, старый знакумнардадыр әле. Безнең авыллар әле дә шунда йөреп укыйлар.
Исәнме, Гөлбану. И-и курше авыллар гына икәнбез бит. Шәп тә уйлап тапкансың соң "консперацияне", тапкыр икәнсең! Күңелем күтәрелеп китте, җыелыштан арып һәм туңып чыккан идем. 80-90 нчы елларда, син килен булган авыл егетләре мин килен булган авылга, мәктәпкә укырга йөргәннәр. Аңлап бетермәсәң, язарсың.
Хәерле иртәләр!
Тамчы, мин \"\"Иптәшем\"\" дигән авыл килене. Аңлагансыңдыр бит?
Хәмдебану малай (безнең якта шулай сөйләшәләр, хатынны белеп алгансың син ул яклардан. Мин вообәе да начар кешене белмим ул яктан, алар шундый эчкерсезләр, гадиләр һәм яхшылар.
Ир кеше,дөрес абайлагансыз.
Туган ягым Дөбяз районы.
Биектау битендә булырмын инде мин.
Казан арты егетләре безнең, бер дигәннәр!!! Минем хатыным да сездән ерак түгел районнан.
Яраталар безне.
Ә авылларны табышу җиңел ул,чишмәләр,таулар,урман исемнәре белән аңлашып була. Һәр авылда бар бит атамалы урыннар.
Уңышлар сезгә кызлар!!!!
Җылы сүзең өчен үзеңә рәхмәт, Гөлбану. Әй, бер дә аптырама, ир кеше булса, без аны "мигом переименовать" итәбез, намек кына бирсен. Уйлап табырга оста мин. Икебез генә аңларлык итеп, ничек итеп авылларны белергә икән инде?
Тамчы, бик матур исем тәкъдим иттең Хәмдебану дуска, рәхмәт. (Ул ир-ат булырга охшый, көнишне).
Тамчы, без бер тирәдәрәк эшлибез икән.Баксаң-күрсәң, без бер үк авыл киленедер дә әле.
Хәмдебану, яңа исем алуын белән чын күңелдән котлыйм. Яратам да инде бер әйтүдә сүз тыңлый торган кешеләрне.
Дөпязда нишлисең соң анда, Хәмдебану?
(Хәмдебану дигәч, "Әлдермештән Әлмәндәр"дәге Хәмдебануның чырае күз алдына килә дә, көләсе килеп китә.
Ярар ла алайса,пуст шулай булсың. Кәрәхтерым мәхкий.
Әмма мин Дөпязда булам.
Әйе, Әтнәлеләр - ярдәмчел, гади халык, миңа да шушы як килене булырга язганга бик шатмын.
Гөлбану, ничек уйлыйсың, \"әй гөлбану\"га \"хәмдебану\" дигән исем кушыйкмы әллә? Әлдермешле яктан бит диюем.
Үзең риза булырсың микән, әй гөлбану.
Хәерле иртәләр телим барчагызга да! Укытучылар булсагыз, һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.
\"Әй, гөлбану\" нигы астында язучы якташ, үзгәрт әле исемеңне зинһар. үзең әйтмешли, безнең казан арты сүзгә кесәгә керми бит ул. тап әле бер матур исем үзеңә.
Тамчы, син дә минем кебек Әтнәгә \"перелетные птица\" булып килгәнсең ахры. Әтнәләр бик яхшы кешеләр шул алар.
Күптән сорыйсым килеп тора, сез, Гөлбанулар, нинди һөнәр ияләре буласыз соң, кайсы өлкәдә хезмәт куясыз дигәндәй? Әзрәк "намек" ясасагыз, бәлки сөйләшер темалар да күбәер дия идем.
Рәхмәт шулай хәбәрләшеп торыйк,Казан артлары. Заманында безнең телне,татарның әдәби тел үрнәге дип әйтәләр иде.
Күңелләр күтәрелеп китте,бу ямсез көндә.
Кстатии, ИЛ дә безнеке бит ул.
Бу хәлләргә әллә нәрсәләр әйтерсең. Болак буендагы бер оешмада да юк, 2 атнадан соң гына була диделәр. Әйе, Чыпчыктан да кайтып була, мин Арча кызы булганлыктан, кем әйтмешли, "хатын ягы" күбрәк тарта, ахры.
Батюшкиии дип әйтте ди берәү, әле һаман җылы бирмәделәрме, Тамчы? Ул юл ачык бит, ник кайтып булмасын. Просто яңасын ачмаганнар. Әтнәгә бит Чыпчык аша да кайтып була. 8 км.га юл да кыскара.
Салкыннан бозлы сөңгегә әйләндем мин. Шуңа күрә әзрәк югалып тордым.
Анда юл ачылмагач, Әтнәгә дә туры гына кайтып булмый алайса, әйеме? Сирәк кайтыла, шуңа белмим дә.