Әтнә
Әтнә дә монда икән.
Саумысез Марилар,Мари татарлары !
Сез узегезне татарлар дип атамагыз
инде,сез чыгышыгыз буенча Марилар.
Этнэлелэр Сезне якынлашып килуче яна еллар белэн!
Сәлам, Гөлбану! Хәлләр, аллага шөкер. Отчет вакытлары җитте, баш та күтәрмибез. Районнар б/н сөйләшә-сөйләшә телефон трубкалары "кызып" чыга. Синең эштә ел ахыры ничегрәк бара?
Бу "бел. соң" ны бураннарда адашып килеп кергәндер диеп уйладым мин.
Хәерле көн, дуслар. Тамчы, сәлам. "беләсеңме соң"га башым катты нәрсә тели соң бу дип. Актара торгач таптым, Әтнә ир-атын бүлешә икән алар. Хәлләр ничек соң, Тамчы?
Хәмдебану-у-у-у, кая югалдың?
Без бик шатбыз аның эчен.Бәхетле булсыннар.Ул аңа лаек кеше.Без аны хөрмәт белән искә алабыз.Бергә эшләдек,бик ярдәмчел кеше ул.Һәрбер кешедән,суздән гаеп эзлэмәгез,дөньяда яхшы кешеләр кубрәк,сез уйлаганча тугел.Узегездән чыгып башкаларны хөкем итмәгез.Куңелегезне сафландырыгыз милләттәшләр.
Искиткеч "консператор" син, Гөлбану. Көчкә чиштем ребусыңны. Яңа фатирның кайсы да әйбәт инде аның үзеңнеке булгач. Барыбызга да куанып яшәргә язсын.
"Белорусия" урамында без. Безнекеләр Глушко урамының 16 йортыннан әле генә фатир алдылар. Проекты ничава, но кухнясы гына ошап бетми. Гомумән, бик әйбәт. Аллага шөкер, исән-сау яшәргә насыйп булсын инде.
Сәлам, Гөлбану! Ремонт эшләрендә сабырлык һәм уңышлар телим. Күрәсең, Казан бик кечкенә, без дә шуннан алдык. Үзең кайсы урамда яшәп ятасың?
Сәлам, Гөлбану! Ремонт эшләрендә сабырлык һәм уңышлар телим. Күрәсең, Казан бик кечкенә, без дә шуннан алдык. Үзең кайсы урамда яшәп ятасың?
Сәлам, Тамчы. Яңалыклар шул: аяк асты бик хәтәр, өйдә ремонт бара, авылга бу арада кайткан юк, суясын суйдылар инде иртәрәк, ит бәяләре бик кыйммәт һ.б. һ.б. Тамчы, фатирны Глушко урамыннан алмагансыздыр ич? Кемнән генә сорама, шуннан алдык диләр.
Хәерле көн, якташлар, Гөлбану! Аллага шөкер, бу бураннарда исән-сау йөреп кайттым. Нинди яңалыклар белән яшәп ятасың, Гөлбану? Сездә бозау суйдылармы әле?
Тамчы, кая китеп югалдың син? Монда синнән башка бик күңелсез. Кайтуга кер. Исән-сау йөр.
Хәерле көннәр барыгызга да! Алла боерса, синең б/н бер районда яшәячәкбез, Гөлбану.
Дүшәмбедән командировкага китәм,мине югалтмассың.
Фатирлы булуыгыз белән котлыйм. Әйтеп бетергесез шатлык инде ул. Без дә татыган идек ул шатлыкны кайчандыр. Кайсы яктан алдыгыз?
Өйдә ремонт бара. Пычрак, тузан. Алдагысын уйлап кына күңел сөенә.
Барыгызны да ак карлы саф кыш б/н! Синең өчен мин бик шат, Гөлбану!
Планнар бик зурдан, менә яңа ел алдыннан гына яңа зур фатирлы булдык... Ә үзегез ничек?