поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 

Азнакай

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№59277 / 06.04.2013 09:18:08

Бездә тизрәк уртага салып сөйләшер урынына шәхескә күчеп аны таптарга ысулы шул Совет чоры заманыннан калган бит. Шулай шул, Азнакайлы, шулай дип кенә язсалар әйбәт булыр иде... Әйтегез, шулай языгыз әле дип шалтыратып. Бүген иртән интернетта утырдым укып. "Роснано" 22 млрд акчаны җилгә очырган. Безнекеләр проектлар төзеп азапланганда Кытайлар инде заводларын да төзеп куйганнар. Шулай итеп без төзисе заводларның кирәге калмаган. Ә бу акчаны илнең иләк кебек күпме тишек урынарын ямарга җитәр иде. Элек млннар юкка чыгу, урлау турында суз барса, хәзер мегасумнар турында сүз бара. Хикмәт шунда, абзардан сарык урласаң, рәшәткә артына кереп утырасың, млн доллар урласаң, халык героена әйләнеп, телеэкраннардан, интернеттан төшмисең. Аңлап буламысың шуны? Башка илләрдә профсоюзлар күтәреп алып халыкны кузгана. Үз фикерен әйттереп, министрларны, хокумәтне отставкага җибәрергә мәҗбүр итә. Бездә шуның киресе, тагын да халык үзенә бикләнсен өчен, үз сүзен әйтмәсен өчен тырышлык куела. Яңадан яңа проблемаларга батырыла. Шунда берсе чыгып бүген шимбә бит җомга түгел дисәме, барысы шуңа ташлана. Курыкмыйча әйтәм, әйтәчәкмен, халык нинди җитәкчеләр шундый! Акыллы кеше тикмәгә генә баласын чит илгә укырга җибәрми. Халыкның шундый булуын да аңларга була. Совет чорында шәхес итеп тәрбияләнмәде күндәм,бытла кирәк булды. Партия әйткән кешеләр генә андый хокукка ия булды. Юкса, түрә ул беркем дә түгел. Аның өстенлеге - халыкка яшәү өчен җай тудыру, эш урыннары булдыру, халык мәнфәгатен күрү. Чөнки, ул халык акчасына утыра. Шуны күпләр аңларга теләми, уйламый да. Алла ялчысы итеп кабул итә. Аны мактый-мактый һаваларга чөя. Атлаган саен телеэкранга чыгара, газет-җурнал битләрендә атлаган саен бастыра Теге түрә үзе дә шуңа ышана. Аннан инде үзен дөн"я кендеге итеп сизә башлый, үзен ашаткан халык җилкәсенә менеп утыра да ни теләсә шуны эшли, теләсә урлый, теләсә сата, үзенеке итә. Мине иң борчыганы бүген татар теле. Үзем эшләгән шәһәрдәге иң зур оешмада, татарча радио тапшырулар оештырганда сөйләр кеше табып булмый, адәм көлкесе. Газетага материал язу турында сүз дә юк. Бер кул бармакларының яртысы да җитә. Моңа шулай ук үзебез гаепле. Шул үзебез утырткан түрәләр ярдәмендә проблема тирәнәя генә бара. Бүген телне саклап калуга корылган макияҗ белән ерак китеп булмый. Партиянең соңгы с"ездыннан соң мине кабинетына алып кереп тиргәп азапланган үзебезнең партия оешмасы секретаренә каршы әйтеп, озак калмады инде, җимерелер сезнең тәхеттә, дигән идем. Ул миңа аның нигезе тимер бетон белән ныгытылган диде. Ике елдан соң ГКЧП булды, калганын беләсез. Ул үзе дә шул сөйләшүне искә төшергәч, алдан күрүчәнлегең бар инде,дид көлде. Бүген дә, татар теле бетүгә йөз тотканын сизәм кебек. Ни дип әйтсәгез дә, нәрсә дип сүксәгез дә ялганга корылган сәясәт,ялагайлык, ришвәтчелек, караклык чәчәк аткан илнең киләчәге булалмый. Татар теленең гомерен әйткән дә юк. Аның өчен тирән масштабта уйлый алу сәләте, күрү, мантыйк анализ, синтезлый белү шарт. Бар кешедә андый була алмый...
Шуның белән мин сезнең белән саубуллашам. Яз. Отпуск. Җәйге эшләр, көзге урып-җыю, кышка кадәр хушыгыз. Чирләмәгез, фикерләшегез,уйлашыгыз, сүгешегеш. Әмма бер нәтиҗәгә килешегез

чемпиону по нарушениям (Актюбинскому недотепе)
№59276 / 06.04.2013 09:13:32

На основании анализа основных показателей социально-экономического развития района за проверяемый период Председатель Счетной палаты А.Демидов отметил позитивные тенденции развития - как отдельных отраслей, так и экономики района в целом, положительную динамику ряда показателей. К примеру, объем валового территориального продукта в 2012 году к уровню предыдущего года в сопоставимых ценах вырос на 5,8%. Объем инвестиций в экономику района увеличился на 56,5% и составил 7,2 млрд. рублей. Денежные доходы населения (в среднем за месяц) за проверяемый период выросли на 2,5 тыс. рублей или 24,3%. В минувшем году в районе впервые за последние годы отмечен естественный прирост населения.

№59272 / 06.04.2013 07:15:46

/..мөгезле эре терлек белән мөгезе эре терлекне..\

Бер сүз белән "сыер" гына дисәң татарча булыр дип куркасыңмы әллә СССРдагыча сөйләшүдән арынып булмыймы?

/..Русияне акыл белән генә аңлап була торган түгел!!!..\

Ие шул, шулай булмыйни? Русия турында әкият таратучылар, миф ясарга тырышучылар өчен шулайрак шул.

Русияне аңлау өчен гап-гади әйберләрне белү дә җитә. Мисал өчен, Лондонда бер миллион мөселманга йөз мәчет булса, Мәскәүдә ике миллион мөселманга дүрт мәчет, 900 чиркәү??!

Татарның нинди кол("толерант") икәнен аңлау өчен дә бик зур акыл таләп ителми. Казанда илле мәчет булса, 44 чиркәү.

Моның өчен акылыңмы булу(акылга зәгыйфь кешеләр чагыштырмача аз), әллә дөресрәк(ирекле) фикер йөртә белүме кмрәгрәк?!!

ТупасӘхмәт (Кипшенгән Елга)
№59269 / 05.04.2013 23:42:30

НәфисӘхмәт!
Син дә теге, тарих язучы глава түгелме? Ул а шапырынырга ярата!

№59264 / 05.04.2013 22:23:42

В ходе контрольного мероприятия приняты меры по устранению нарушений на общую сумму 127 млн рублей.
В работе коллегии принял участие начальник Управления Президента РТ по вопросам антикоррупционной политики Марс Бадрутдинов.
По результатам проверки решено направить информацию главе Азнакаевского муниципального района. Материалы проверки передаются в Прокуратуру РТ и Управление Федеральной антимонопольной службы по РТ, сообщает пресс-служба Счетной палаты. "РТ", 5.04.2013.

№59252 / 05.04.2013 20:34:39

һәр гәҗитнең үз теле, аларга ничек кирәк гәҗит теленә туры китереп,автор каршы килмәсә төзәтергә тиешләр... Гәҗиттә эшләүчеләр шуның өчен акча алалар да бит инде алар. Үземнең язганны кабат-кабат укып, төзәтеп утырырга яратмыйм, теләгем дә юк.Кайчакта сызгалаганны укып чыкмыйча да илтеп биргәлим, яшермим. Аның өчен редакциядә утыручылар бар, кеше хатасын төзәтеп утыру өчен укыдык та бит инде без, алар шуның өчен акча алалар. Укытучыбыз М. Мәһдиев тә шулай дип әйтергә ярата иде ...Кем генә булса да шулай эшли һәм хаклы. Гәҗитәне игътибар белән карасаң сүздә булмаса, мәгънәдә хата табырга була. Хәтерләгәнегез юк мени мөгезле эре терлек белән мөгезе эре терлекне ботап язылганын? Аннан башка кешеләр кебек ике бармак белән хәреф җыеп утырмыйм. Гармунда уйнаган кебек ике кул бармаклар бергә йөри,клавиатура өстендә. Мисалга, бүгенге гәҗиттә "Су басуга юл куелмады мәкаләсендәге. "МЧС хезмәткәрләре белән берлектә төнге уникеләргә кадәр даими рәвештә тикшерү, күзәтү эшләре алып барды. Ташу киткәндә дә алар урында һәм оператив рәвештә тиешле чаралар күрә", дигән җөмләне анда утырсам ... төнге уникегә кадәр тикшерү күзәтү эшләре алып барыла, ташу киткәндә алар анда булып, оператив чаралар күрәләр, дип эшкәртеп,артык сүзләрне алып ташлар идем ...Мәсьәләгә кем ничек якын килә, ничек күрә инде

нАДАН (НАДАН)
№59241 / 05.04.2013 18:46:47

мАЯКТА СЕЗНЕН БЕР
ЯЗМАНЫ ДА ЭШКАРТМИ БИРЕП БУЛМЫЙ, ДИЛЯР, ДОРЕСМЕ, АХМАТ?

НәфисӘхмәт (азнакай)
№59220 / 05.04.2013 14:49:28

Урыслар бик гыйбртле афоризм кулланалар: “Муки совести терзают тело”...Матбугаттә шау-шу купты. Күп кенә Дәүләт Думасы депутатлары кайчандыр “үзләре яклаган” докторлык диссертацияләрдән котылу юлларын эзли башлаганнар. “Вечерняя Казань” гәҗите безнең Татарстан депутатлары турында да язып чыгып шау-шу куптарды. Трагедия ике төрле була: беренчесе - теләгәнеңне алалмаганда, икенчесе- аны алгач. Бүген шуның икенчесе башланды ахыры. Русияне акыл белән генә аңлап була торган түгел!!! Кайберәүләр намуссызлыкта гаепләмәсеннәр өчен акча биреп булса да, кире тапшыру ягын күрә башлаган. Тик кемгә бирергә белми аптырыйлар, дип хәбәр итә матбугат.
Фәнни исемнәр алу өчен диссертацияләр язу “бумы” чорында берәү, син диплом эшеңне бик яхшы язган булгансың, без диплом язганда аны өлге итеп күрсәттеләр, шуны кандидатлык дәрәҗәсенә күтәрергә исәбең юкмы, диде. Үзең теләмәсәң, язышырга “ярдәм” дә итә алабыз дип, өстәде. Хәзер ни әйткәнемне хәтерләмим, әмма ул нык гаҗәпләнде... Бүген нинди генә исемнәр юк. Ул кадәр белгечләр белән безнең ил әллә кайчан “череп беткән капиталистик илләргә” айга менеп аяк салындырып, көнбагыш чиртеп утырыр иде. Бүгенге кебек нанотехнологияләргә дип бирелгән 22 млрд. сум акчаны гамәлдән чыгарып азапланмаслар иде... Фәне юк, ә исем-дәрәҗәсе алынган! Мәсьәлән, Азнакайда хөрмәтле Г. Хисамиева “Культурология кандидаты”! Шуңадыр да ул берәү генә, Русиядә башка бардырмы анысы миңа ачык түгел! Гаҗәп бит, андый фән юк, дәрәҗәсе бар “Культурология фәне кандидаты” булырга тиеш, ләбаса! Булмагач, ничек фәнни ачыш ача аласың, ди дә, фәнгә өлеш кертә аласың? Икенче берәвебез, хөрмәтле Ә. Исхаков - “Социалогия” кандидаты. Хәер, әллә тыйнаклык күрсәтеп, әллә “Речи мудрых не для простых ушей” дип соңгы чыккан (“Азнакай”) китабында бу дәрәҗә, аңа багышланган материалларда күрсәтелмәгән. Үзем чирек гасыр культура арасында кайнагач, Гөлсем ханымнан берничә тапкыр әлеге хезмәте турында сорарга талпынып карадым, эше күплеккә, вакыты юклыкка сылтап кырымнан китә. Әлеге хезмәтләр халыктан яшерен булырга тиеш түгелдер бит?! Думада купкан шау-шу турында фикерләрен дә беләсе килә... Нишлисең бит, журналист халкы шулай бет була, аяк бармагындагы йонга кадәр казынырга ярата ...

Жанатар (Азнакай)
№59198 / 05.04.2013 10:52:53

Шәһәребезнең боз сараенда хоккей ярышлары уза, авыл яшьләре арасында барган бу ярышта Эсэй командасы алда бара. Аларга бары тик уңышлар, исәнлек кенә телик.
Барыгыз да хоккейга рәхим итегез!!!
Буген 5 апрель кичке сэг. 18.00 Кэкре-Елга-Эсэй командалары уйный.

НәфисӘхмәт (азнакай)
№59168 / 04.04.2013 18:58:56

Нишләп берегез дә мине сүкмәдегез әле? Кызык түгел бит болай.
Бүген эштән кайтканда янәшәмдәге иптәшемә яңа ачылга кибет ишегенә күрсәтеп, кереп чыгыйк әле, дим. Син нәрсә, ычкындыңмы әллә, хатын-кызлар салоны бит ул, кара, ди, почмагына кечкенә генә урысча язылган язуга төртеп күрсәтеп. Үз кинаяле елмая. Юк мәйтәм, син уйлаган нәрсә түгел. Батыр йөрәкле кибет мөдирен күрәсем килә. Ат кадәр хәрефләр белән, саф татар телендә, үзебезчә "Ханым"дип язып куйган. Йорт почмагында киемнәр дип тә өстәгән. Бөтен урам яктырып киткән кебек. Элекеге урам буена тезелеп киткән, ычтык-пычтык урысча, кытайчадан алып әлләнинди телләрчә язылган кибетләр, тегенең табан астында калган кебек. Шунда уй килде. Кара урыслашкан Азнакайның йөзенә татар төсмере кертп була икән бит! Берничә урынга зур-зур хәрефләр белән шигаръ һәм панно элеп, тузгыган аншлаглы берничә кибет исемен яңартканда аз булса да урамның йөзе ачылачак икән!! Мин үзем, урысча гына язылга кибетләргә кермәскә тырышам. Аннан үземә саф татарча язылган кибетләрнең эшләре дә яхшырак бара кебек тоела миңа. Мин татарны, хөрмәт итмиләр икән, ни өчен аларны хөрмәт итәргә тиеш, ди. Ә менә исем кушканда, ике теллелекне бозмауны һәм анда куелган таләпләрне үтәү югары түрәләр эше! Тик иң элек алар аны үзләре беренче бозучылар!... Монысы сезгә мине сүгәр өчен тагын бер тема, рәхим итеп.

НәфисӘхмәт (Азнакай)
№59103 / 03.04.2013 18:38:12

Бар , бик күп Гөлия ханым, яки туташтыр үз исемеңне башка исем б-н язмаган булсаң ... Азнакай нефтьчеләренең 50 еллыгы уңаеннан чыккан китапка тулысы белән диярлек көчемне куйдым, 55 еллык уңаеннан юка китапны үзем генә чыгардым, үземнең акчага түгел билгеле.. Азнакайның 80 еллыгы уңаеннан чыкканында да хаталар китмәсен, шикле репутацияле кешеләр кермәсен, дип мәсәләне кабыргасы белән куйдым, берничә тапкыр җыелып сөйләштек. Алай да үпкә белдерүчеләр булды....Бу китапны башлаганда да бик теләп башладык. Ни дисәң дә Азнакай көзгесе булачак бит. Башладык та. ...Тик кайберәүләргә бушка эшләү ошап бетмәде, шунда ук акча түләсеннәр, дип чәпчеделәр...
Тиз арада чыккан китап, шуның төсле була шул. Бит саен хәреф хатасы, рәсем саен ярамган кыяфәт ... Китап ул бик четерекле нәрсә, актарып чыкканда матур кебе тоела. Һәр рәсем кешенең үзе белән килешенергә тиеш, катгый рәвештә!!!. Мең кеше икән мең имза адынган булсын!!! Мәсьәлән, минем анда куелган сурәтне куярга рөхсәт бирмәс идем. Сорап тормадылар, ә бу инде керосин исе...Әй, миңда димәгәе, үз районыбыздан көлдерәбез генә шул. Мин, заказчик,булсам китапларны җыеп кире җибәрер идем. Типографиянең корректорлары хәзер юк микәнни? Хәер аның кайда басылганы да билгесез бит әле.Бер авторитетлы журналда язмам чыга, Мәскәү бастыра. Алар текстны ике тапкыр укырга җибәрде, имзаны алды, рөхсәт сорап. Ә монда синнән сорамыйча да язманы салып куйганнар. Авторлык правасы дигән канун белән шаярырга ярамый! Фотолар белән дә шул хәл. Китапта рәсемем берничә дистә, монда куйыйк әле дип сораучы булмады. Берчак шулай, газетада басылган бер сүз өчен берәү мине судка бирде, гаепле булмасам да... Судлаштык. Әле ярый 37 елда яшәмибез, барыбызны да җыеп алып китәрләр иде... Фамилияләрдә дә хата киткән, сүз эчендә әйткән
Бу дөньяда канәгать буласың икән, адәм көеге булып йөргәнче, яшәүдән туктарга кирәк, үскәнем ...

№59096 / 03.04.2013 16:08:48

Нафис..,дорес эйтэсен. Безнен глава кешелэргэ нык ошана. Чонки ул чиста кунелле. Сарык тиресе кигэн бурелэрне узенен эйлэнэ тирэсенэ жыя, яна мэгэриф житэкчесе тосле.

Гөлия (Азнакай)
№59094 / 03.04.2013 12:35:09

Нәфис Әхмәт, Сезгә бу дөньяда берәр ошаган әйбер бармы соң?Чөнки һәрвакыт нәрсә белән булса да не доволен Сез! Азнакай турында үзегезгә ошаган һәм кыйммәте югалырлык бумаган берәр китап чыгарсагыз ничек булыр икән?

№59091 / 03.04.2013 11:55:57

Гаилә альбомыңнагы бар фотоларыңны куйдыңмы,тагын берничәсе калдымы?

НәфисӘхмәт (Азнакай)
№59089 / 03.04.2013 11:00:03

Миңа пенсиягә чыгарга иртәрәк. Икенчедән, мин беркайчан да начальниклар куштаны һәм алар арбасында йөрмәдем, опозициядә тордым. Өченчедән, мин главаны начар егет димим, ул кешеләрне бөтенләй белми. Кешеләргә тиз ышана, күпләр шуңардан файдалана.Башта команда төзегәнче кешене яхшы белергә кирәк иде. Дүртенчедән, сүз чыккан китап турында бара. Китап чыннан да Азнакай белән мактанырлык булмады. Гади генә мисал, Кино дигән сәнгать бар, дигән баш астында Восток кионтеатры рәсеме куелган. Текста 2007 елда авылларда кино күрсәтү тактатылды диелгән. А дигәч Б да дияргә кирәк. Бүгенге рәсемен дә куйганда тагын да отышлы буласы. За державу обидно, диләрме әле урыслар. Булган менә дигән материаллардан, менә дигән китап ясарга була иде. Ә болай конфет түгел киресе килеп чыккан. Жуков әйтмешли, дурак не поймет, умный промолчит!

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»