поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 

Азнакай

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
Әхмәт (Азнакай)
№106392 / 03.04.2017 11:38:01

Бүген иртән йомыш төшеп "Акбарсбанк"кка кергән идем. Андагы халык... баш тыкмалы түгел. Тезелеп киткән кассаларның бары икесе эшли. Аның да берсе валюталар белән эшләүче касса. Ике хатын тарткалаша, соңыннан килгән хатын валюталы кассага керергә тиеш икән, "күрәсеңме бездәгедәйләргә чиратсыз дип язылган", дип кереп китте. Валюта агач урыс акчасыннан көчсез булганын монда да үзен күрсәтте. Азнакайда кешегә йөз белән борып эшләүче Татфондбанк бар иде, аның да лицензиясен алдылар... халыкка кешечә булмасын дию инде бу. Къжел болгаткыч хезмәт күрсәтүне күреп, "Акбарсбанк"ның да озак яшәвенә шик туыды, эшлисе эшне эшләмичә чыгып киттем.

Урсайлы (Килеп-китеп йөрүче)
№106217 / 25.03.2017 17:01:44

Путинны алдаганнар инде болар, указга кул куярга кертәсе кәгазьләр гел ялган белән тулган булган инде, ягъни авылларда фермаларны җимермәдек, киресенчә Әсәй, Урсай авыллары чәчәк ата дигән ялган белән тулган булган инде ул документлар. Бер тишелеп чыгар әле, без капчыкта ятмый ул.

Н. Әхмәт (Азнакай)
№106179 / 23.03.2017 09:46:35

Азнакайда авыл хуҗалыгы таралганнан тарала. Фермаларда сыерлар кимегәннән кими бара. Безнең Әсәй авылы фермасы җимерек хәлдә. Аның кебек авыллар районда атлаган саен, саный китсәң, республика буенча да мактанырлык түгел. Күреп йөрим, безнең әти-әниләр, шулай ук беәнең буын күпме көч түккән хуҗалык талана, таратыла. Ни гаҗәбе, беркем ңавапка татылмый. Әле җитмәсә,авыллар гына түгел, банклар, зур оешмалар, илләр тарала аңа аптырыйсы юк дип җавап бирәләр шул ук җаваплы кешеләр. Зур бүләкләр, исемнәр бирелә. Әле менә март башында Азнакай авыл хуҗалыгы башлыгына "Россиянең атказанган хезмәткәре" исеме бирелде. Тагын да яхшырак таратсын дип бирелде микәнни ул Мактаулы исем? Башта таланган авыллар фермалары төзекләндерелсен, сыерлар кайтарылсын, авыл халкы төрле авыл фермаларына барып эшләүдән туктасын, авылларда эш булсын, хезмәт хакы вакытында түләнә башласын - шул вакытта бирелсә хуплар гына идек. Май заводы күпчелек сөтне читкә чыгара, җайлы бит, эшкәртәсе, кеше тотасы түгел.Кая карама районда тишек. Сүз белән мактанып йөреп, юбилей яше тулды-моңа Мактаулы исем бирик, пенсиягә чыккач лъготасы булыр дип биреп кенә йөрсәк, администрациянең коймасы ишелгән кебек, якын елларда район хуҗалыгы ишелеп яшәүдән бөиенләй туктамасмы соң?

Зилә (Азнакай)
№105502 / 13.02.2017 09:09:42

Төйнлә тордым - кранда су юк...
Иртән тордым - кранда су юк:(
Юуыну юк, чәй кую юк, бәдрәф юк(:
Төш вакыты җитә - кранда су юк:((
Су юк - шәһәрдә тормыш юк!!!
Тормыш булмаса да - түләү бар !!!
Акчаны каерып алу бар!!!!

Марс (Азнакай)
№105477 / 10.02.2017 19:37:18

Сонгы ТНВ каналыннан "7кон" тапшыруын онлайннан карагыз эле:)) Азнакай главасы турында да, доресерэге анын Казандагы элитный йорттан сатып алган фатиры турында суз бара. Элитный йорттан фатир алырлык берничэ ел эчендэ акча эшләрлек хәлгә җиткәч, яхшы башлык инде ул. Икенче ягы бар...фатир алганда да шундый хэлдэ калырлык булгач, тулы бер районга ничек жавап бирэ ала сон ул? Шуна да районда авыл хужалыгы кутэрэмгэ калды, инвесторлар килеп чишендереп китэлэр. Узенең дэ тиз генэ Казанга киту ягы һавада асылынып калды болай булгач... Авыл халкының, бигрэк тэ Эсэйлэр каргышы тошмэде микэн?

nil (aznakai)
№105340 / 02.02.2017 10:50:21

Азнакайнефть идарэсенен 3 катында open ofis ясарга булдылар... Элмэтнефть белэн Азнакайнефть идарэсе башлыклары океан артында куреп кайтканнар икэн... Бу житэкченен монынчы шуннан башка узен курсэткэне юк элегэ. Коне буе баш экономист бн булмэлэренэ биклэнеп ни эшлилэрдер анламассын... Безнен очен бик сэер тоела инде аларнын бу дуслыгы...Куптэн тугел шушы офислар турында
узэк ТВ тапшырулары
буллы. Анда ап-ачык
итеп кеше сэламтдегенэ
ни кадэр зыянлы булуын
исбат иттелэр.
Безнекелэр кеше
турында уйламыйча, эш
турында уйлап, бэлки
акча юу очен, ботен
кешене (утыз геологны)
тулы бер катка шыплап
тутырып эшлэтергэ
уйлагадылар. Кешелэр
колакларына
наушниклар киеп
утырырга мэжбур
булачакларын эле
анламыйлар. Олкэнрэк
эшчелэр остерэлеп
кайтып диванга авачак,
яки эштэн китэргэ тиеш
булачак. бары кешелэрне контрольдэ тоту очен генэ узен аклый. Башка бернинди экономик отыш бирми икэн исбатланган. Кирэкме шунын очен генэ стеналарны жимереп, яна мебель кайтарып тутырырга?



№105274 / 29.01.2017 15:12:12

Тәскирә Калимуллина исемле ханым белән хәбәрләшүем югалды. белүчеләр булса, хәбәр язсагыз иде. Аның кызы скрипкачы - Фәридә.

Н.Әхмәт (Әсәй)
№105251 / 27.01.2017 19:01:23

Бүген авылның сыерлар фермасының,соңгы тимер ишекләрен каерып алып киттеләр(( Зур, кранлы кызыл КАМАЗ а/м белән килгән ике маңка малай тимер ишекләрен җимереп төяде. Ничә еллар шәһәр халкына ит-сөт озатып торган ферма комплексы бүген бомбалар ташлаган хәлдә... Капкалар юк. Стенасы җимереп ташланган. Озакламый металына була түбәсен сүтә башларлар. Яңа алыынган ике сөт суыту җайланмасы стенасын гына җимереп алынган... Амбардагы үлчәүгә кадәр сүтеп алынган. Кабат Әсәйдә сөт-ит җитештерү эшләре булмас кебек. Бу хәлләр район башында үз биеклегендәге,приципиаль җитәкче утырган булса, килеп чыкмас иде. Район җитәкчесеннән, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесенең ризалыгыннан башка беркем дә авылга үтеп керми. Кергән икән, димәк хуҗа юк районда. Җитәкчелек тәҗрибәң, оешмалар, авыллар белән белән эшләү тәҗрибәң булмаган килеш район белән җитәкчелек итүгә ник алынырга? Ветеренар белеме белән фермада маллар караган булса (минем уемча), җәмгыятькә күбрәк файда китермәс иде микән бүгенге башлык? Аның урынында башка берәү булса, биллаһи, бу кадәр аяныч, үзәк өзгеч хәлгә калмас иде туган авыл!!! Авыл халкы кызганыч, күзләрендә яшь, җаннарын кая куярга белми йөри алар. Классташым Нәсим белән очраштык, еламый гына, "без бит гомер буе тиенгә шушы авылда эшләгән, тырышып эшләгән, яшьләргә калсын дип эшләгән кешеләр... Җимерү генә ансат ул, аны кабат берничек тә кире кайтарып булмаячак"-,ди.
Мин район башлыгының җитәкчелек итә башлаганнан бирле, бәйрәмнәрдә ясаган чыгышын игътибар белән тыңлап, анализлап барам. Чыгыш ясаган саен бер үк сүз: рәхмәт безенең президентыбызга, рәхмәт "Татнефть" генераль директорына,рәхмәт НГДУ җитәкчесенә... Ел саен, бәйрәм саен шул ук сүзләр... Башка әйтер сүзе юк микәнни аның? Район гәҗите саен аның фото сурәте, район ТВ тапшыруларында аның кайсы өлкән кешене котларга барган вакытын күрсәтү... Соң бармый кая барасың, ул бит югарыдан төшерелгән программа нигезендә алдып барыла!? Шәһрне төзекләндерү буенча да югарыдан төшерелгән программа буенча эшләнә ләбаса, халык глава эшли дип уйлый, бичаралар... Безнең районның бәхетсезлеге дә шунда, читтән китерелеп куелган җитәкче булуында. Ә алар бары үз мәфәгатьләре өчен, югарыга үсәеп китәм дип, үзен күрсәтү өчен күбрәк эшли. Якыннан таныш булган беренче секретарьләр: Ә.Бәдертдинов,О.Мөхетдинов кебек (алар да читтән килгән, тик ул чорда партия заманы иде шул) эшләгән кеше минем күргәнем юк әлегә. Бүген авыл хуҗалыгы Әсәй, Урсай,Туйкә, Уразаай, Митрәй, Карамалы һәм башка һәм райондагы башка күп авылллар аяныч хәлгә төшеп бара. Районда гына түгел тулаем Татарстанда кызганыч хәлдән чыгу юлы авыллар таралып беткәч, Мәскәү якадан алгач кына төзәлер кебек... Мин шулай уйлыйм

Галим (Азнакай)
№105087 / 19.01.2017 16:55:07

Бу үги тратуар өчен кем җаваплы икән? Ел да шушы хәл... Ленин урамы белән Төзүчеләр
урамын тоташтырган, чәчтараш яклап сузылган тратуар калын кар астында кала. “Ромашка” кибетенә эштән кайтышлай кереп, өйгә кайтырга чыксаң, я йортны урап чыгып кайтырга, я каршы якка машина юлын кисеп чыгып кайтырга кирәк. Туры кайтыйм дисәң, күпмедер араны җәяүле машина юлы буйлап атларга тиеш буласың. Берәр кеше яки бала-чага машина астында калса
тазартачаклар аны. Аннан хуҗасын тиз табачаклар.
Дүшәмбе көнне барлык җитәкче кавем Балалар иҗат йортына киңәшмәгә җыела.
Берсенең бәла- каза килеп чыгуы бар бит монда дип башына килми ахыры. Җитмәсә каршы
юлдан килүче транспорт күренмәс хәлгә китереп уң ягына эшертеп кар өеп куйганнар. Кем җаваплы монда, хуҗа бармы бу шәһәрдә?

Давыт (асей)
№104971 / 13.01.2017 10:28:03

Барыбыз да калага кучеп китсэк кем икмэк ит- сот житештереп эзерлэп бирер сон кала халкына? Болай да барлык халык Казанга кача.Эйдэгез, барлык республика халкын берегэ калага жыйыйк та, проблеманы чишик. Инвистор авылны талап, таратып китэ дип кайгырып та утырасы да булмас. Югалган авыллар турында китаплар чыгару модага керде. Совет чорында Азнакай районында 80лэп авыл юкка чыккан. Шунын яртысын эзлэп табып китапка кэртэ алдылар.Калганын архивлар сер итеп саклый. Моннан сон калган, элегэ сакланып, калган кырык авыл турында да китап язып "шатланып" йорербез.Эгэр Районда хужа булса,"мин анда сыерлар беткэнен белми идем, дип утырмаслар, район журналистлары белэн пресс-конференция вакытында журналистлар биргэн сорауга,жавап биргэч, аларга
бу турыда матбугатта язырга ярамый дип кисэтмэс иде. Киресенчэ, ул проблем алы авылдан кайтып кермичэ, мэсьэлэне чишу юлын эзлэр виде. (Вакытлыча килгэн кешегэ кирэкме ул?) Бугенге кондэ калган жэйге утарны металына була туздырып сутеп яталар.Аны бит алар тоземэде, монда закон да,хуже да юк. Анархия,Хокук саклау органнарынын попустительстве аркасында эшлэнгэн эш.Алары да, эле беркемне дэ утермэделэр,менэ утергэч хэл кылырбыз дип йормэслэр иде. Димэк районда хуже да, закон сагында торучылар да узлэренен вазыйфаларын утэмилэр, димэк барысы да отставкага китэргэ тиешлэр!!! Бу авыл хужалыгы министрлыгына да кагыла

№104933 / 11.01.2017 15:05:29

Шәһәргә күчегез.

Давыт (aceй)
№104881 / 08.01.2017 19:12:44

Кем ничек Яна елны уткэргэндер авыл фермасыз калды. Сыерлар юк, беркемдэ беркемнен эше юк. Авылда эш юк. Инвесторлар жэйге ферманы да алып китергэ сутеп маташалар. Аны план тозегэн диярсен. Районда хуже юк. Тулысы белэн эйткэндэ Республикада хужа юк. Бер банкны саклап кала алмаганнар икэн ни дип уйларга сон? Барысы да отставкага китэргэ тиеш намуслары булса

Нургаяз (Буралы)
№104764 / 31.12.2016 14:09:34

Буралы авылы тарихы язылган Интернет-битләренә сылтамаларны язуны яисә бергә-бергә Буралы тарихын язарга теләүчеләрне хәбәр язуын үтенәбез: bustan1515@mail.ru

Альбина (Азнакай)
№104744 / 30.12.2016 00:25:23

Килэчэк Яна еллар белан! Яна унышлар, бэхетлэр телим! Нишлэп берни дэ язмыйлар монда?

ahmet (aznakai)
№104527 / 17.12.2016 20:26:56

Шэhэр уртасына Яна ел чыршысы куйдылар). Куйдылар да дурт ягына С Новым годом дип язып куйдылар)) Татар халкы 86% яшэгэн шэhэрдэ бу)) Татарларга Яна ел килмэс микэнни ... Кикрикук дияр урынына кикарикук дияр инде Этэч елы да)))

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»