поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 

Азнакай

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№50183 / 17.09.2012 20:05:13

Азнакайда булган соңгы вакыйгалар, суидсидлар, аварияләр...алга таба яшәү перспективасыз булуга ишара - уйланырга мәҗбүр итә. Ни өчен кеше соңгы адымга бара? Бер генә сәбәп -чарасызлык!!! Нинди глава гына килмәсен, кем генә, нинди яхшы кеше генә рульдә тормасын,кешеләр өчен акча эшләү мөмкинлеге булган эш урыннары булдырмый икән, ул яхшы җитәкче була алмый. Бу минем фикер,һәм ул дөрес тә. Нефтьчеләр биргән акчага юллар яңартып яки бюджет акчасын бүлеп утырып кына кешеләргә, яшь гаиләгә яшәр өчен хезмәт хакы алырдай эш урыны юк икән, бу яхшы җитәкче буламы? Гәҗит саен фотоңы төшерсеннәр, телевизор экраннарында йолдыз бул, ата-анаңны мактап язсыннар, эш урыннары булдырмыйсың,яшьләр эш эзләргә башка шәһәрләргә китәргә мәҗбүр икән, яхшы киләчәккә өмет итмә инде син. Соңгы елларда күпме эш урыны барлыкка килде соң Азнакайда? Ярый нефтьчеләр актүбәдә берничә кешелек эш урыны булдырдылар, ә азнакайда? Ипи пешерү заводы ябылды, пищекомбинат ябылды, май заводы белән чехарда, РКЦ әлмәткә китте, сбербанк бөгелмәгә, аннан тагын каядыр юкка чыкты. Ипине чаллыдан, бөгелмәдән, якын-тирәдән ташыйлар азнакайга бу эшме? Чатыртауга ипи пешерергә бирделәр, ләкин ул пешергән ризык ипи түгел!!!! Күмәч! Икмәк пешерү технологиясе сакланмый... роспотребНадзор моны гына белергә тиеш!!! Быел бәрәңге, чөгендер, кишер уңышы яхшы булды. Артыгын узган елларны райпо җыя иде. Алардан "тендер" ярдәмендә ул мөмкинлекне дә тартып алгач, районда ул эш тә тукталды. Хәзер кешеләр артыгын язын чыгарып түгәргә мәҗбүр. Җитәкчеләр сөзгә дәшәм, моңа кем җаваплы? Әлеге үзен-үзе яндырган кеше дә муеннан әҗәкә баткан, дип "сөйлиләр". Шуңа йортта да низаг чыккан, янәсе... Ә хәзер проблеманың икенче ягына күз салыйк. Азнакайда эш булды, ди. Ул себергә дә барып йөрмәс иде, ...эшләп кайтып,тиешле акчасын да кайтарыр иде, ипотекага түләр иде, гаиләсе дә тыныч булыр иде. Бүген шәһәр яңалыклар программасында эш бар ул, яшьләр ул эшләрдә эшләмиләр, дигән реплика яңгырады. Яшьләр сезгә-безгә караганда акыллырак, шуңа эшләмиләр. Алар бит күреп, белеп тора, эш бирүче читтән килгәнгә тиешлесе урынына, аз өлешен генә түли, калганын үз кесәсенә шудыра. Ә мондагылар тиешлесен таләп итәчәк!!! Шуда да эшкә аларны алмыйлар!!!!! Шуңа да алар бүгенге җитәкчеләргә үзләренчә протест белдерә. Бу дөрес тә... Әле болай барса, минемчә, үзләрен яндырып кына калмыйча, башка кискенрәк юлга да басуларын иманым камил. Совет замнында үскән яшҗләр белән чагыштырып азапланлар, алар башка камырдан,индиго балалар. Хәзерге буынны аңлау өчен, өлкәннәргә уй-фикерен башкача төзергә кирәк. Ә бу була торган эш түгел.... Телеэкраннардан башка илләр мисалы җитәрлек. Кабатлап әйтәм, Азнакайда башка шәһәрләргә караганда хезмәткә урнашу мәсәләсе кискен тора. Моны һаман яшереп, шомартып киләләр. Ә шеш барбер бер тишелә. Тиздән кабат сайлаулар. Сайлаулар алдыннан һәр депутаттан аерым бер бүлек итеп, эш урыннары булдыру программасын таләп итәргә кирәк сайлаучыларга. Башлык булып сайланасы кеше дә, башкалар да андый бүлек булдырсын! Бер елда шул кадәр эш урыны, анда эшләүчеләр шул кадәр хезмәт хакы алачаклар дип сайлауга үз кандидатурасын куйсын! Бүгенге глава да, аның командасы да әлегә бу турыда уйлап карагы юк! Мактанудан башка эшләре күренми....

№50179 / 17.09.2012 19:19:35

сегодня в 1200 в местной больнице скончался Альберт Хамидуллин устроивший акт самосожения возле администрации города.Что написано в предсмертном письме матери?Следствие забрало письмо не ознакомив мать с написанным!

№50164 / 17.09.2012 00:05:19

Акт самосожжения устроил житель района перед зданием администрации
В минувшую пятницу, 14 сентября, житель Азнакаево устроил акт самосожжения перед зданием администрации района и города. Мужчина облил себя горючей жидкостью и поджег.
С ожогами различной степени тяжести он был доставлен в местную больницу и помещен в реанимацию, где вскоре и скончался.
Погибшим оказался Артур Хамидуллин 1970 года рождения.

№50159 / 16.09.2012 22:52:29

ата казың күкәй саламы?

№50144 / 16.09.2012 18:00:28

Ник тиккэ борчыласыз,исерек кеше ни кылмас та, ни эшлэмэс,калган туганнарына бик авыр конечно.
Э сабантуй жире янында нинди авария булган? Улучелэр саны куп дилэр?

№50127 / 15.09.2012 20:24:34

Аптырыйм мин шуна! Син бигрэк куктэн тошкэн кебек. Хэзер кешене кеше санлау бармыни ул? Эшкэ урнашыйм дисэн эше юк. Булган очракта да з/п квартплатага да житми, Квартплата Казан шэhэреннэн дэ югары,яшьлэр ипотекаларга батты,тулэргэ з/п житми. Куп кенэ яшь гаилэлэр шул сэбэпле аерылыша.Ятимнэр кубэя.Белмим инде, тагын нилэр курэсе булыр? Алдагысы куркыта. Узенэ узлэре кул салучылар саны тагы да артмаса эле. Кешелэр бик тиз кызып китучэнгэ эйлэнделэр.

№50126 / 15.09.2012 20:14:14

Мескенкэй! Ни исбатларга телэде икэн ул? Барыбер бер узгэреш тэ булмаячак.

№50123 / 15.09.2012 15:57:57

Үз-үзеңне яндырып, бюрократия стенасын ватып булмый. Кеше моны башка чарасы калмаганлыктан эшли. Халкының хәерче, мескен,хокуксыз икәнен яхшы белгән җитәкчеләр ничек тыныч йоклый, бәйрәм итеп яши ала икән?!

№50119 / 15.09.2012 12:39:28

Администрация алдында үзен яндыручы милләттәшебез Альберт Хәмидуллин Азнакайның мунча тирәсендә яшәүче 40 яшьләргә якынаеп килүче кеше булып чыкты. Аңсыз хәлдә реанимациягә китерелгәннән соң ул шунда җан биргән дигән хәбәрләр бар. Туганнарына ходай сабырлык бирсен инде.

№50101 / 14.09.2012 20:51:12

Да, чыннан да матур килеп чыкмаган райондашлар, әгәр хәбәр чын булса...Азнакай тагын "яхшы ягы белән" республикага таныла инде...
"Даешь коментарий" дип язучыларга, рәхмәт билгеле. Алай санга санап, фикеремә бәя биргәнегез өчен... Тик, мин ниндидер яңа америка ача алмыйм. Безнең фикерләвебез төрле һәм күпкырлы бит.Ул шулай булырга да тиештер. Миңа калса, безнең гакыл белән Совет системасы барлыкка китергән тәрбия җитәкчелек итә. Кем ил тәхетенә килә, үз янына якыннарын, яхшы белгән кешеләрен, бер җирлектән булганнарны җыерга күнеккән. Хәтерегездә булса,Н.Хрущев үз янына хохолларны туплады, Л.Брежнев -Днепропетровскийларны, М.Горбачев - Краснодарларны тартып китерде. Б.Ельцин- свертлауларны, В.Путин- ярты Ленинград өлкәсен, аның урынына киләчәк кеше - үз янына танышларын җыячак. Безнең башлык М. Шәйдуллин Әлмәттән- димәк зур "браттан" үрнәк алмый кемнән алсын инде ул? Ләкин шунысы кызык, югары тәхет тәмен татыган "үз кешеләре" күп очракта тәхеттән китәргә булыштылар да, урам теле белән әйтсәк, башларына җиттеләр....
Мондагы язмаларның күпчелегендә дөреслек бар дип уйлыйм. Кем генә булмасын, ул - кеше, кеше үз фикерен ярып салырга хокуклы. Аның өчен җавапка тартмыйлар. Фикер әйтү-Төп закон белән гарантияләнгән!!! Кешене мыскыллама да, кешелек сыйфатларына гына кизәнмә. Ә шулай да, җитәкелеккә халык фикеренә колак салырга өйрәнергә кирәк! Үзен ЭШЧЭ дип атаган кеше минем бакчага таш атасы килгәндер. Аңа минем кәеф тә китми, аптырамыйм да. Язасы килгән кешемнең кайсы сыйныфтан булуына карамастан язам һәм язачакмын! ЭШЧЭнең үзенә дә каләм тотып язып каравын теләр идем. Миңа каршы язган фикерләре төпле һәм курыкмыйча үз исемен күрсәтеп язса, хөрмәткә лаек кына дип саныйм. Без барыбызда кешеләр, ә хаталанмый бары теге дөньяга киткән кеше генә. Ә без әле яшибез, димәк, адым саен хаталаначакбыз! Ул кеше шундый бит, дип әйтү генә минем өчен берни әйтми. Кешенең җинәятче булуын яки чиста булмаган куллы булуын бары суд кына исбат итә ала. Үземнең геройларны җитәкчеләр төртеп күрсәткәне өчен түгел, үзем белгәнем, аның турында тагын да беләсем килгәнем, газета укучыга ни дә булса кызыклы факт, яки вакыйга бирергә тырышканым өчен язам. Кызык дип табам икән, мине берни туктата алмаячак. Шуны яз, яки мине яз әле, диючеләр турында язмыйм.... Хәзерге вакытта бар язганны да матбугатта бастыра алам дигән сүз түгел... Хәзер язган өчен гонарар түләнми, киресенчә, язган кешегә түләргә кирәк. Бу киләчәктә гәҗитләрне бөтенләй яшәүдән туктарга мәҗбүр итәчәк дип уйлыйм. Берәү дә вакытын әрәм итеп, бушка язып утырмый. Редакциядә эшләгән берничә журналист язган язмалар, үзешчән композиторлар язган бер төрле мотивка корылган җырлар кебек,күпмедер вакыттан соң нинди язма гына булмасын ул кызыксызга әйләнә. Бу кешенең фикер йөртү киңлегенең чикле булуыннан килә дип аңлатыр идем. Инде бүген гәҗитнең соңгы битен генә алып булмый микән, диючеләр күп. Бүген район гәҗите яшерен әйтү түгел, кызыксыз, җитмәсә, Татмедиа өстәгән башка басмалардан һәм интернеттан сугып алынган язмалар белән чуарланган битләр кешенең кәфен кыра.Ул битләр һәрхәлдә, газетага карамаса да. Аның өчен газеталар чыгым чыгармыйлар. Миңа калса, ул бүген газетага кирәксез бер эчәк кенә. Мин, шәхсән анда язылган хәбәрләрне күптән интернетта яки башка чыганактан укыган булам. Хәзер күп кешенең өенә интернет кергән. Инде газеталарның электрон версиясе дә чыга башлагач, нигә дип кәгазъ газетага язылып маташсын ди ул? Компьютерын ача да укый.Ә яңа редактор - тәҗрибәле журналист. Башта яңа себерке үзенчә себерә бит инде ул. Себергән вакытта матур традицияләрне дә себереп төшерүдән һәм кара урманга үз законнарың белән килеп керүдән генә сакланырга кирәк. Аңа эшендә уңышлар гына телик. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Шулай языгыз. курыкмыйча үз фикерегезне ишеттерегез....

№50097 / 14.09.2012 20:37:24

Герой Булатов үлгән икән, урыны оҗмахта булсын инде. Әйбәт кеше иде. Шуның турында язасы урынга главаның атасын язганнар Маякта. Азнакайга бер катнашы булмаган килеш, менә шәхес культы ничек була ул. Әлмәтләрдән тагы ниләр күрербез инде, әле администрациягә килеп үз-үзен яндыру дәрәҗәсенә җиткермәгән иде бер глава да.

№50089 / 14.09.2012 19:07:05

Берәрсе ачыгырак ачыклык кертер микән бу вакыйгага?

№50088 / 14.09.2012 18:58:13

Нишлисез сез??? Үз-үзене яндырып протест белдереп буламы?? Киресенчә, бар белемеңне, көчеңне,теләктәшләреңне җыеп, партия булмаса да берәр хәрәкәт төзеп, цивилизованный юл белән протест белдерергә кирәк!!! Бүгенге глава артык эйфориягә бирелеп, үз янына бик үк кирәк булмаган кешеләр туплады. Информациянең күрәсең дөресе барып җитми аңа. Кем колагына беренче пышылдый, шуны чистаганом кабул итә. Газета да артык кирәк булмаган "тырышлык" күрсәтә. Бүгеге "Ата баласы хата булмас" исемле баш астында чыккан мәкалә бүгенге көндә урынлы түгел иде... Алай гына да түгел, зарарлы!!! Алда сайлулар, ә бу мәкалә кире реакция өчен җирлек булган. Неужели, аз гына да уйлау дәрәҗәсе юк инде кайберәүләрдә?

№50087 / 14.09.2012 18:40:35

сегодня 14.09.2012г.в14.30 возле администрации города произошёл акт самосожения молодой мужчина облившись бензином поджёг себя ЭТО ЧТО- ПРОТЕСТ ПРОТИВ МЕСТЫХ ВЛАСТЕЙ?

№50085 / 14.09.2012 18:27:48

Бүген администрация каршында ниндидер хәл булган... Кемдер (бер яшь егет) үз-үзен яндырган дип халык шаулаша. Ни өчен икән белмисезме?

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»