"Ә НИ ӨЧЕН ӘЛЕ ТАТАРДА БУЛМАСКА ТИЕШ?"
Интернетта Мatbugat.ru дигән яңа сайт эшли башлады. Анда татар матбугатында чыгып килүче иң кызыклы язмалар эленеп килә. Дөрес, әлегә унлап газетның гына хәбәрләрен күрергә мөмкин. Әмма киләчәктә бу сан тагын да артырга тиеш. Бу турыда безгә сайтның хуҗасы, журналист Данил Сәфәров сөйләде.
– Данил, сайтның баш исеме астында “Бөтен татар матбугаты” дип язып куйгансыз. Бу чыннан да тормышка ашырырлык шигарьме?– Әлегә берничә газет белән генә эшлибез. Күбесе белән килешү бар, әкренләп язмалары эленә бара. Әмма бөтен татар матбугатына күзәтү ясау – бик авыр эш. Татарстанда чыгучы татар газет-журналлары бик күп, ә бит әле читтәгеләре күпме! Тагын һәр районда, һәр олы заводта диярлек газет чыга. Без максималь рәвештә иң кызыклыларын гына тәкъдим итәргә җыенабыз.
– Кайбер язмалар “Матбугат.ру” тамгасы белән чыга. Алар кайдан алына?
– Алары үзебезнең оригиналь язмалар. Шулай итеп, Мatbugat.ru ул дайджест язмалардан гына тормый, үзенекен дә тәкъдим итә. Бу үзенә бер электрон газет.
– Газетлар сайт белән хезмәттәшлек итәселәре килсә, сезне ничек тапсыннар?
– Газетлар гына түгел, авторлар да чыксын элемтәгә. Адресыбыз matbugat@mail.ru. Әйтик, берәр журналистның әйтер фикере бар икән – язып җибәрсен. Шунда ук эләчәкбез. Күп очракта бит фикер газетка язарлык зур булмый. Ә безгә бара. Безнең төп өстенлегебез – оперативлык. Журналист язды – берничә минуттан ул инде сайтта! “Интертат”та эшләүче буларак, үзегез дә беләсез моны.
– Әмма мондый сайт үзен аклый алырмы соң? Финанс ягыннан диюем...
– Без бу сайтны акча эшләр өчен ачмадык. Минем эчемдә инде күптәннән: “Ә ни өчен әле татарда булмаска тиеш?” - дигән “корт” яши. Әлеге эшкә дә шул котыртты. Гомумән, татарда күп кенә проектлар коры энтузиазм белән башлана.
– Белүемчә, сайтны эшләгән программист егет тә үзең кебек энтузиаст?
– Әйе, Денис Булатов әле 11 сыйныфта гына укый. Кызык өчен генә сайтка кереп карагыз әле – аны мәктәп укучысы эшләгәндер дип кем әйтер? Мин үземне яшь буын вәкиле, үземчә прогрессив һәм заманча кеше дип саный идем. Әмма безнең арттан тагын да заманчарак һәм прогрессиврак буын үсеп килә. Денис – шул буын вәкиле. Быел ул берьюлы Казан дәүләт техник университетына һәм Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетына компьютер буенча укырга керергә җыена. Әгәр аны мондый сәләтләре белән дә укырга алмасалар – дурак булачаклар!
– “Кәеф ничек?” газетын син “нуль”дән күтәргән кешеләрнең берсе. Аны ник ташлап киттең?
– Миңа ул кызык булмый башлады. Соңгы вакытта эш шартлары да кәнәгатьләндермәде. Ә бит иҗади эштә янып йөрү кирәк. Янмасаң – китүең хәерле. Мин икенчесен сайладым. Газетны гамәлгә ашыручы “Барс-Медиа” компаниясе җитәкчелеге мине аңлады. Үзем ашап киткән тәлинкәгә төкерә торган гадәтем юк, әмма “Барс-Медиа”ның һәр эше белән дә килешеп бетә алмыйм. Тик шунысын танырга кирәк: “Барс-Медиа” – ул профессионаллар командасы. Профессионал булмаган кеше анда эшли алмый. Һәм татарга бик күп яңалыкны нәкъ менә “Барс-Медиа” алып килде.
– “Кәеф ничек?”тән киткәнеңә үкенгән чакларың булмадымы?
– Юк. Белмим, бәлки, киләчәктә килер бу хис. Беренче вакытта “Кәеф ничек”тән ник киттең?” дигән сорау белән аптыратып бетерделәр. Һәр очраган кеше сорый. Инде җавап язып, муенга бейджик асып куярга да уйлаган идем (көлә). Кемдер котлый, кемдер кайгы уртаклаша. Соңгылары күбрәк. Димәк, “Кәеф ничек?”тә баш мөхәррир булуны күпләр дәрәҗәгә саный.
– Ә син болай санамыйсыңмы?
– Юк.
– Синең урынга кем калды?
– Эльвира Гарипова. Без аны газетка бер-ике ел элек чакырган идек, Башкортстаннан күчеп килгән чагы иде. Минем аның белән күп очракта фикерләр туры килә. Өч җөмләсен укысам, дүртенче җөмләсе нинди булыр икәнен беләм. Без бер төрлерәк фикерлибез. Мин Эльвираны җитәкчелеккә тәкъдим иттем һәм алар риза булды.
– Синең журналист белемең бар инде, быел Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлап, икенче диплом алдың. Әллә икътисад юнәлешендә эшләп китәргә исәплисеңме?
– Юк, журналистика, Интернет, пиар тирәсеннән китәргә җыенмыйм. Ә финанс-икътисад институтында укуым – “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мэкальне артык җитди кабул итүемнең бәласе. Бәлки, берәр кайчан кирәге чыгар...
Чыганак: http://www.intertat.ru/clauses/?pid=1728
Лилия ГАДЕЛЬШИНА
Интертат
№ --- | 28.04.2008