поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.07.2014 Дин

“Ак калфак” оешмасында ифтар мәҗлесе үтте

Самарада күптән түгел генә оешкан “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпованың эше уң булырга охшаган. Чөнки ул аны ничек хәер-дога белән башлап җибәргән булса, шулай дәвам итә дә. Рамазан аенда ул оешманың беренче зур эше итеп үзенең “Татар кафесы”нда ифтар мәҗлесе үткәрде.

Мәҗ¬лескә Ульян өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы рәисе Асия Мөлекова, “Өмет” газетасы хәбәрчесе Рузия Хәлимова, өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм өлкә Татар мәдәнияте йорты җитәкчесе Рамилә Сафина чакырылган иде. Кунаклар ифтар мәҗлесенә генә түгел, гомумән, Самараны күрергә, биредә яшәүче күпсанлы татарлар тормышы белән танышырга килгәннәр иде.

Аларны беренче булып “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев кабул итте. Хуҗа ерак юлдан килгән кунакларны бераз ял иттергәч, шәһәр белән таныштыру өчен, үзләренә Гөлфия Кәримова һәм Винер Нур¬мөхәмитовны ияртеп, иң затлы ике машинасына утыртып озатты.

Ә Халыклар дуслыгы йортында аларны “Ак калфак” оешмасы рәисе Разия Әюпова һәм “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре көтә иде инде. Кунакларга безнең чиста-пөхтә йортыбыз, эш бүлмәләребез бик ошады. Редакциянең өч бүлмәсе дә, “Туган тел” офисындагы “Ак калфак” почмагы да зур тәэсир калдырды. Рамис Сафин Казан телевидениесе өчен репортаж төшергән арада Асия апа Мөлекова “Бердәмлек” өчен интервью бирде. Кызганычка, шәһәр белән танышып йөрергә вакыт аз калып бара иде инде. Кунаклар ифтар мәҗлесендә очрашырга сүз куешып, саубуллаштылар.

Аллаһыга шөкер, Самара татарларының килгән кешегә күрсәтер нәрсәләре байтак: “Яктылык” татар мәктәбе дә, Җәмигъ мәчете дә, “Нур” мәдрәсәсе дә, Тарихи мәчет тә, күптән түгел төзекләндерелгән гүзәл Идел буе ярлары да... Кыскасы, кунаклар барысын да күреп, “Татар кафесы”ндагы ифтар мәҗлесенә бераз соң¬гарыбрак килделәр.

Анда инде иллеләп ак яулыклы хатын-кызларыбыз мул өстәлләр артында Коръән сүрәләрен укып, авыз ачу вакытын көтәләр иде. Асия абыстай Яруллина ”Йасин” сүрәсен укып бетерү белән, аны Ульян кунагы Асия хаҗия Мөлекова алыштырды. Шулай итеп, Самара һәм Ульян остабикәләре дә, мәҗлескә җыелган һәр хатын-кыз да догалар укып, тагын бер Ураза көнен тәмамладылар, сәдакалар өләшеп, Ходайдан ярлыкау сорадылар, әр¬вахларга һәм бакыйлыкка күч¬кән туганнарына киң һәм якты каберләр, җәннәттән урыннар теләделәр.

Авыз ачкач, сүз салмак кына Ульян һәм Самараның “Ак калфак” оешмалары эшенә күчте. Разия ханым Әюпова үзе чыгышы белән Ульян өлкәсенең Зур Черкели авылыннан булганлыктан, мәҗлескә якташларын да чакырган. Араларыннан берсе: “Разия мәктәптә укыганда да башлап йөрүчеләрдән иде бит. Линейка алдында аңа рапорт бирүебезне әле дә хәтерлибез. Хәзер дә без аны әйдаман дип таныйбыз һәм хатын-кызлар оешмасын алып барырлык җитәкче дип саныйбыз. Әллә кайчан оешма булдырып, Разияне сайларга кирәк иде!” - дип әйткәч, барысы да аны хупладылар.

Асия апа Мөлекова тугыз ел буе җитәкләгән “Ак калфак” оешмасы эшләре белән бераз таныштырып үтте, “Бердәмлек” газетасының тиражы төшү белән борчылуын белдерде: “Ульян өлкәсенең “Өмет” газетасы тиражы алты меңнән төшкәне юк, ә өлкәдә яшәүче татарлар саны буенча без бертигез. Самара татарларына килешми торган эш бу. 25 еллык тарихы булган газетаны юк итмәс өчен, барыгызга да газетага язылырга кирәк. Укымасагыз да язылыгыз! Татарлар 320 сум акчага калмагандыр, бер-беребезгә терәк булып, ярдәмләшеп яшик!” - диде. Башка кунаклар да аның сүзенә кушылып, газетаның әһәмияте турында сөйләделәр, Ульян өлкәсе татарлары тормышына тукталып үттеләр.

Быел Ульянның “Өмет” газетасы һәм “Чишмә” радиоте¬левизион тапшырулары эфир¬га чыга башлауга 25 ел ту묬¬ган. Радионың тәүге тапшы¬руын оештыручылар арасында бүгенге кунагыбыз Асия апа Мөлекова да булган. Ә бүген тапшыруларны Та¬тар¬станның атказанган мә¬дәният хезмәткәре Рамилә Сафина алып бара, ә аның тормыш ип¬тәше Рамис Сафин - телевизион тапшыруларның авторы да, редакторы да. Айга ике тапкыр эфирга чыгучы әлеге тапшыру Сембер татарларының тормыш манзарасында аерым бер урын алып тора...

Шушы кыска гына очрашу да безгә Сембер татарларыннан әле бик күп тәҗрибә алырга кирәклеге турында сөйли. Ди¬мәк, бу очрашулар әле дәвам итәчәк, кунакка йөрешүләр тук¬тамаячак. Күршеләр шулай ара¬лашып яшәргә, бер-берсенә үр¬нәк һәм терәк булырга тиештер. “Күрше хакы - Тәңре хакы”, - дип халык юкка гына әйтми бит. 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»