|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.07.2014 Медицина
Иминият полислары өчен үз кесәңнән түләттермәкчеләрРоссия Финанс министрлыгы эшсез калган кайбер кешеләргә мәҗбүри медицина иминият полислары өчен үз кесәләреннән түләргә тәкъдим итте. Әмма моның белән килешмәүчеләр шактый булып чыкты. Акча хисабы белән әвеш-тәвеш китерүче түрәләр 18 яше тулган, әмма даими эш урыны булмаган кешеләр медицина полисы өчен өлешчә булса да түләсен дигән фикердә. Бу елына 3 мең 400 сум дигәнне аңлата. Монда искәрмәләр дә бар: мисал өчен, эшсез калган пенсионерлар, балалар һәм хезмәт биржасында рәсми теркәлгән эшсез калучылар түләүдән азат ителә.
|
Иң күп укылган
|