|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2009 Мәдәният
ТАТАР ҖЫРЫНА ГАШЫЙК ӘРМӘН ЕГЕТЕРәшит Ваһапов исемендәге татар җыры халыкара фестиваленең йомгаклау гала-концертында “Хафизәләм-иркәм” җырын башкарган Аршак Алтунянга һәркем сокланды. Чын безнеңчә рәхмәт әйтеп баш игәндә, тәмам аптырашта калдык. Бу әрмән егетенең әллә әнисе татар микән дип гөманлаучылар да аз булмады. Чөнки егет татарча җырлаучы башка милләт вәкилләре арасында җыр сүзләрен анык әйтүе һәм милли моңны тамашачыга җиткерә алуы белән дә аерылып торды. Ниһаять, егетнең үзе белән әңгәмә корырга насыйп булды. Тау халкына хас киң күңеллелек, дусларны олылау Аршакны да читләтеп үтмәгән: үзе белән бер төркем курсташларын ияртеп килгән. Керә-керешкә аларны “үтереп” мактый башлады. Кайчан да булса аларны да матбугатта яктыртырга кирәклегенә кат-кат инандыргач кына, әңгәмәбез ялганып китте.
- Миңа алты яшь тулгач, әтине туганнары Биектау районының Дөбьяз авылына чакырды. Татарстандагы вәзгыятькә кызыгыпмы, әллә эш белән тәэмин ителәсенә ышаныпмы, без гаиләбез белән бирегә күчеп килдек. Ватаныбыздан чыгып киткәнгә 13 ел узган. Әтием Сурен - төзүче, әнием Карина - гаилә учагын саклаучы, хуҗабикә. Сейран исемле абыем бар. Шулай итеп, мин – татар телен белә торган чеп-чи әрмән, миндә татар каны юк. Ә дусларымның барысы да татар.
Бәләкәй чактан авыл малайлары белән әүмәкләшеп үскәнгәме, Аршак, Әрмәнстандагы туган җире - Богдановка районын әллә ни юксынмыйм, диде. Әтисенең генә ул кечерәк чакта: “Кара, улым, Биектау таулары нинди матур... – Монда тауларның биеклеге 3 метрдан артмаса, безнең туган илебездә 300 метрдан да аша бит, нинди мәгърурлык”, - дип моң катыш соклану белән сөйләгәнен хәтерли.
Теле ачылганнан бирле үз көенә җырлап йөргән бала, чит җирдә, ни хикмәт, бу шөгыленнән туктый. Дөбьяз малайлары белән уртак телне тиз таба үзе. Руслан Җәләлиев белән Дилүс Абдуллин дигәннәре генә Аршакны уенга алырга ашыкмый. Әмма килер бер вакыт, Аршакны алар да үзләренең иң якын дуслары санар.
Дусларын торып-торып моңлы гына көйләп куюы яисә чиләк төбен көнчыгыш темпераменты белән каккалап шаккаттырырга оста була ул. Менә берзаман бер төркем егет мәктәптә рок сымаграк төркем оештыра. “Унисон” дип атыйлар аны. Аршак барабанчы егет итеп алына. Тора-бара җырлауга сәләте дә ачыла. Аршакның җырчы даны Дөбьяз чикләреннән чыгып, район җирлегенә тарала. “Бу шөгылең укуыңа комачауламадымы соң?” - дигән сорауга: “Киресенчә, ярдәм дә итте әле”, - ди ул, көлеп. Баксаң, җырчы егетне укытучылары бигрәк үз иткән икән. Ярый, кичә концертта җырладың бит әле дип, “блат” буенча гына дүртле-бишлеләр куйганнар. Баланың ялкауланып китүен сизсәләр, әнә абыең Сейраннан үрнәк ал, ничек тырышып укый, дип тиргәргә дә онытмаганнар. Малай анда да аптырап калмаган, аның каравы, ул җырлый белми, дип җавап кайтарырга остарган. Сейран – белемгә хирыс малай, әмма татар һәм рус телләреннән дүртлегә генә тарта. Аршак җиңелрәк холыклы булса да, шушы ук фәннәрдән бишлегә укый. Болай үзем “троечник” инде мин, ди ул ачыктан-ачык.
- Ул вакытта үземне җырлыйм дип санап йөргән идем. Җырлауның нәрсә икәнен Казан музыка көллиятенә укырга кергәч кенә аңладым. Укытучыларым Клара Хәйретдинова, Шамил Әхмәтҗанов туганда ук салынган әрмән моңын да “үтермәделәр”, татар халык җырларына да тирән мәхәббәт уята алдылар.
- Гала-концертта тамашачы хозурына әрмән милли костюмыннан чыктың. Аны үзең тектердеңме?
- Юк, аны Халыклар дуслыгы клубыннан алдым. Әрмән җәмгыяте бик булыша. Костюм кирәк булса да, инструментлар белән дә ярдәм итәләр. Репетиция өчен бүлмә кирәк икән, бүлеп бирәбез, дип булышырга әзер икәнлекләрен белдерделәр. Әти бу клубка һәрдаим барырга тырыша. Аның өчен ул Ватанның бер кыйпылчыгы бит инде. Без шундый халык – бер-беребезне дә, дусларыбызны да гомер буе югалтмыйбыз.
- Мин бит әле шушы ук фестивальдә лауреат исемен алган ирләр вокаль ансамблендә дә җырладым. Анда кигән костюм – Казан музыка көллияте директоры Резидә Сабитовская бүләге.
Мин, үз татарлыгыннан оялган милләттәшләрем арасында татар халкын ихтирам иткән, аның җыр-моңына турыдан-туры катнашым бар дип йөргән әрмән егетенә һәм аның дусларына сокланып, иҗади уңышлар теләп калдым.
Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|