21.07.2014 Мәдәният
КМФКның арт-директоры Альбина Нәфыйкова: Кино Татарстанда да бар
Казан халыкара мөселман кинофестивале белән Татарстан киносын бер-берсенә каршы куярга кирәкми. Алар икесе ике нәрсә, әмма бер-берсенең үсешенә тәэсир итәләр. КМФКның арт-директоры Альбина Нәфыйкова әнә шул фикердә. Без аның белән быелгы чара турында сөйләштек.
– Быел мөселман кинофестивале унынчы мәртәбә үткәреләчәк. Ул дөнья кино сәнгатендә үз урынын таптымы? Нинди яңалыклар көтелә?
– Фестивальнең беренче юбилее Татарстан киносының туксан еллыгына, Россия һәм Татарстан күләмендә уздырылучы Мәдәният елына, Казанның төрки илләр мәдәни мәркәзе дип игълан ителгән вакытка туры килде. Болар барысы да аның эчтәлеген, һичшиксез, баетты. Бу – тамашачы ТӨРКСОЙ илләре кинематографчыларының фильмнары белән таныша алачак дигән сүз дә. Шулай ук төрки илләрнең кинематографиясе үсеше буенча эшлекле сөйләшүләр көтелә. Төрки илләрдә кино сәнгате үсешен Европа илләре дә таныды. Әйтик, Төркия хәзер Европа фестивальләрендә беренче урыннарны ала. Казан мөселман киносы фестивале дөньяда танылу алды. Күп кенә фестивальләр безгә программа сорап мөрәҗәгать итәләр. Чөнки мәдәниятләр аша аралашу әдәбенә чакыру кайда да әһәмиятле. Мисалга гаилә белән карый торган фильмнар фестивален китерергә була. Алар мөселман кинофестивале фильмнарын үзләренә сайлап алу теләге барлыгын белдерде.
– Узган елны тамашачы үзенең талымсызлыгы белән шаккатырган иде. Моны чит ил кунаклары, жюри да билгеләп үтте. Алар иртән килеп кичкә кадәр бөтен фильмнарны карап утырган казанлыларга сокланды да, гаҗәпләнде дә.
– Безнең тамашачы бик төрле бит ул. Шуңа күрә фильмнар да тормышның төрле өлкәләрен колачлаган. Бу исә тамашачы быел да кызыксынуын киметмәс дигән өмет уята. Дөрес, конкурс программасының нәфис фильмнар номинациясенә кергән картиналарына керү түләүле булачак. Бу дөнья практикасында шулай. Безгә тамашачының акча ярдәмендә тавыш бирүе бик тә әһәмиятле. Бу очракта максатыбыз – акча эшләү генә түгел. Әлеге алым тиешле нәтиҗәләр чыгарырга да ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта ул залларны бушлай булган өчен йөргән тамашачыдан арындырачак. Әлбәттә, билет бәясе зур түгел, ташламалар да каралачак. Премьерадан соң билет бәясе ике мәртәбә арзан булачак. Кинога керүне түләүле ясау акча эшләргә тырышудан түгел. Без моны максатчан тамашачыны табуның бер чарасы дип уйлыйбыз. Әмма күп кенә программалар бушлай калачак. Болар – балалар өчен картиналар һәм махсус чаралар. Шундыйлардан ТӨРКСОЙның махсус программасын атап үтәргә кирәк. Анда дистәләгән төрки ил белән таныштыручы картиналар кертелгән.
– Кайсы илләр катнашу теләген белдерде?
– 56 илдән гариза алдык. Беренче мәртәбә Латин Америкасы вәкилләре. Алар Иран һәм Ливан белән ясаган уртак проектларын җибәрде. Күпләрне, Татарстан киносы булырмы, дигән сорау борчый. Еш кына Татарстан кинематографы белән Татарстан кинофестивален маңгайга-маңгай бәрелештерәләр. Алар бер-берсе белән бәйле, әмма икесенең үсеш темплары төрлечә. Татарстан озак еллар документаль фильмнар студиясе белән танылды. Аның нәфис фильмнар эшләү тәрҗибәсе юк иде. Акрынлап төрле жанрларда үсеш башланды. Быел шәхсән яшь режиссерларның картиналарына сокландым. Без нәфис фильм юнәлешендә үсәбез! Бигрәк тә кыска метражлы картиналар сөендерә. Әле сайлап алу эшләре төгәлләнмәгән. Шулай да Татарстан бөтен номинацияләрдә дә катнашыр дигән өмет бар.
– Узган елны игълан ителеп тә, техник сәбәпләр аркасында катнаша алмаган “Корбан-роман” киносы (режиссеры Салават Юзеев) быел программага кертелдеме инде?
– Ул номинациягә кертелде. Фильм Мәскәүдә техник яктан әзерлек эшләрен үтә.
– Гадәттә, ачылу һәм ябылу тантаналарына киләчәк “йолдыз”лар уңаеннан сораулар күп була. Быел кемнәр катнашачак?
– “Кызыл келәм”нән киләчәктә фестиваль белән хезмәттәшлек итәргә теләкләрен белдергән шәхесләр үтәчәк. Әлегә сөйләшүләр алып барыла. Узган елны катнашкан һәм быел да килергә теләген белдергән затлардан Кшиштов Зануссины әйтеп үтәргә була. Төп акцент ТӨРКСОЙ илләренә ясалачак. Бу эш чараның бюджетына бәйле икәнен дә яшереп булмый инде.
– Бюджет дигәннән, юбилей елында ул азрак арткандыр инде.
– Юк, бюджет элеккечә үк калды.
– Фильмнарда яктыртылган темаларга килик әле.
– Узган елны төрле халыклар белән этник яктан таныштырган фильмнар күп иде. Быел конфликтлы мәсьәләләргә, социаль проблемаларга багышланган картиналар байтак. Гыйрактан фильмнар шактый. Күпчелек террорга каршы теманы яктыртырга тырышкан. Халык сугыштан шулкадәр туйган ки, һәрберсе төрле алымнар белән шуны аңлатырга тырыша. Югославиядәге сугышларга багышланган картиналар да бар. Шулай ук тарихи вакыйгалар аркасында дуслык элемтәләре җуелган этник төркемнәр турында да тирән эчтәлекле фильмнар җитәрлек. Җыеп әйткәндә, фестивальнең төп жанры булып драма кала.
– Фестивальдә Кырым катнашамы?
– Кырымда көчле кинематография бар дип әйтмәс идем. Узган елгы картинаны алсак, ул Кырым татарларының Мәскәү спонсорлары акчасына төшергән фильм иде. Анда бер этнос вәкиле тарихка үз карашын белдерде. Ул реаль вакыйгаларга таянган, әмма субъектив әсәр иде. Быел Кырымнан мультфильмнар килде.
– Дөньяда барган сәяси вакыйгалар фильмнарда чагыламы?
– Чыннан да, быел кискен социаль һәм сәяси эчтәлектәге фильмнар бар. Әмма аларның барысы да конкурс программасына кертелерме, анысы инде 1 августтан соң мәгълүм булачак. Шунысы да бар: быел без фильмнарны сайлауда азрак үзгәреш керттек. Программа тәкъдим ителгән картиналардан гына төзелмәде. Без фестиваль кысаларына туры килгән көчле фильмнарны үзебез дә эзләдек. Нәтиҗәсен 5-11 сентябрьдә күрербез инде.