• 22.11-23.11 "Питер Пэн" спектакле премьерасы! Кариев театры. 18:30
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 25.11-26.11 Әбри Хәбриев концерты. Филармония. 18:30
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
  • 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 20 Ноябрь Нияз Вәлиди
  • 20 Ноябрь Ренат Ибраһимов
  • 20 Ноябрь Мәрьям Рахманкулова (1901-1990)
  • 20 Ноябрь Хәбир Ибраһим
  • 20 Ноябрь Шәүкәт Галиев (1928-2011)
  • 21 Ноябрь Алинә Шәрипҗанова
  • 21 Ноябрь Илдар Халиков
  • 22 Ноябрь Котдус Дәүләтшин
  • 22 Ноябрь Лилия Сәләхетдинова
  • 22 Ноябрь Гүзәл Әхмәтова
  • В бюджетное учреждение требуется бухгалтер с. Актаныш (Централизованная бухгалтерия) 32062
  • Казанның Совет районында балконлы зур бүлмә сатыла 18 кв.м 89274412220
  • Казанның Салмачи бистәсендә ике катлы йорт сатыла. Мәйданы 190 кв. м. Барлык коммуникацияләр дә тоташтырылган. Документлар әзер. 89632340338.
  • Сборка и ремонт мебели! 89196484445 Актаныш
  • Санлап үгез ите сатыла. Шулай үк сатуда коптить иткән, суелган казлар бар. 89872883416.Балтач р-ны
  • Казанда озак вакытка Ямашев урамында 1 булмэле квартира снимать итэргэ бирэм узем хужа релтор тугел;шалтыратыгыз 89625521877
  • Задняя балка Ока куплю б/у 8-960-060-77-38
  • Ремонтируем бойлеры водонагреватели 8-960-060-77-38 Актаныш
  • Саба районында буаз тана сатыла! Апрель азагы май башында бозаулыйсы. +7 (937) 002-34-32
  • Ремонтируем бойлеры водонагреватели 8-960-060-77-38 Актаныш

 

 
Архив
 

               

19.07.2014 Авыл

Авылны кемнәр яшәртә?

Зәй районында узган семинар-киңәшмәдән соң юл тузаннары басылырга да өлгермәде, редакциянең авыл хуҗалыгы бүлегенә укучыларыбыздан ризасызлык белдереп шалтыратулар башланды. Хәл ителмәгән проблемалардан гарык булганнарны бүген күп нәрсә борчый. Бигрәк тә үзләре яшәгән авылның киләчәге.

Сер түгел: кайбер авылларның күгендә кара болытлар куерганнан-куера. Бүген ни дә булса эшләнмәсә, иртәгә хәл итәсе проблемалар тагын да арта. Бетүгә таба барган авылларны ничек саклап калырга?

Әлеге дә баягы семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әх­мәтов чыгышында үрнәк ху­җалыклар арасында таныш авыл исемен ишетеп, тагын бер кат сөенеп куйдым. Югыйсә төрле яктан макталып, башкаларга үрнәк итеп аталган Әлки районы Хузангай авылы да әле кайчан гына бетүгә таба йөз тотучы авыл­ларның берсе иде. Чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә Хузангай авылы ничек итеп республикада иң төзек авылларның берсе, ә биредәге хуҗалык Татарстанда гына түгел, Россия күлә­мендә дан алган? Хуҗалык җи­тәкчесе Евгений Чугунов, уңыш­ларның сере – яшьләрдә, дип саный. Ул үзе дә бик яшь булуына карамастан, инде унынчы елын әлеге хуҗалык белән җитәкчелек итә.

– Авылыбызның бетүгә таба баруына җаннарыбыз әрнесә дә, элегрәк елларда сөйләшүдән ары китә алганыбыз булмады. Үзгәртеп кору дигәннәре ху­җалыкның барлы-юклы техникасын, мал-мөлкәтен юкка чыгарды. 2000 нче еллар башында тәмам аптырашта калган идек инде, дип искә ала ул еллар турында Евгений Чугунов. Менә шундый авыр бер вакытта безне – авылда чарасызлыктан ни эш­ләргә белми йөргән бер төркем яшьләрне озак еллар дәвамында читтә эшләп, эшмәкәр булып танылган авылдашыбыз Иван Иванович Казанков җыеп алды. Озын-озак сөйләп тормады. Авылыбызны саклап каласыбыз килсә, бергәләп эшкә тотыныйк. Кулымнан килгән кадәр ярдәм булыр, дип ышандырды. Менә шулай “Хузангай” авыл хуҗалыгы җитеште­рү кооперативы барлыкка килде.

2000 елда нигез салынган “Хузангай” хуҗалыгында ел саен диярлек булырга туры килә. Район җитәкчесе Фердинант Дәү­ләтшин да кайда нинди уңай тәҗрибә күрсә, иң элек шушы хуҗалыкта сынап карарга тырыша бугай. Башлыча бөртекле һәм техник культуралар үстерү, терлекчелек белән шөгыльләнүче әлеге хуҗа­лык базар шартларына башкалардан алданрак күнегә алды бугай. Хуҗалык җитәкчесе, яшь кенә булса да, инде бу “камыт”ны унынчы елын тартучы Евгений Чугунов тәҗрибәле белгечләрне дә кырын какмыйча, иң җаваплы юнәле­ш­ләрне яшьләргә ышанып тапшыра. Якташлары Иван Казанков та сүзендә нык тора. Нинди ярдәм кирәк – барысын эшләп бара. Әйтергә генә ансат, шушы еллар эчендә “Хузангай” хуҗалыгы 25 “Кировец” тракторы, дистәдән артык “МТЗ-82”, 12 “КамАЗ”, 40тан артык заманча комбайннар һәм башка күп төрле техника сатып алган. 10 елдан артык вакыт эчендә хуҗалыкка 3 миллиард сумлык төрле инвестицияләр кертелде, ди хуҗалык җитәкчесе.

Эш урыннарына килгәндә, анысының да җаен тапканнар. Хуҗалыкта хәзер инде нәрсә җитештерсәләр дә аны юк-бар бәядән тизрәк сатып җибәрү турында түгел, ничек итеп күбрәк табыш алу турында кайгырталар. Әйтик, зур мәйданнарда көн­багыш үстереп, үзләре төзегән эшкәртү заводында ел әйләнә­сендә аның маен сыгалар, башка күп төрле продукция җитеш­терәләр. Беренчедән, кешеләр эш белән тәэмин ителә, икенчедән, табышы мулдан. Хуҗалык үз ашлыгын үзе эшкәртә, югары сортлы он, катнаш азык гына җитештереп калмый, үзләре төзегән ипи пешерү цехында төрле продукция әзерләп саталар. “Хузангай”ның 50 мең тонна сыешлы ашлык сак­лау складлары, сәгатенә 20 мең тонна ашлык чистарта алучы сушилкасы һәм башка бик күп төрле ярдәмче участоклары, цехлары бар. Тик моның белән генә дә тукталып калмаган әле алар. Бүген хуҗалыкта көнбагыш һәм башка төрле үсемлек майларын иң таләпчән кулланучыларга да ошарлык зәвык белән төрле савытларга салып, төрле максатлар өчен әзерләү цехы, 100 миллион сумлык төрле тәмләткечләр җитештерү предприятиесе, 133 миллион сумлык ашлык эшкәртү цехы төзелә башлаган.

Евгений Чугуновтан хуҗалык­та эшләүчеләрнең хезмәт хакы белән дә кызыксынам. Биш ел эчендә ул аена 6 мең 475 сумнан 21 мең 525 сумга җиткән. Мондый хезмәт хакы авылда түгел, шә­һәрдә дә сирәк әле.

Менә шулай эшли дә белә, яши дә беләләр Әлки районы “Хузангай” хуҗалыгында. Уңышларының сере дә гап-гади – хуҗалыкка нәрсә күбрәк табыш китерә, шуны җитештерә, эшкәртә, саталар. Хуҗалыкта традицион рәвештә ел саен җитештерелә торган арыш һәм бодайга соңгы елларда третикале, арпа, тары, солы һәм башка культуралар өстәлгән. Көнбагыш, борчак, карабодайны әйткән дә юк. Ә инде бөртеклеләрне эшкәртеп, көн саен тонналаган ипи, ярма, башка төрле әзер продукцияне үзләренең сәүдә оешмаларында сату да файдага эшләүнең күләмен арттыра. Дөресен әйт­кәндә, ничәдер ел элек бетүгә таба барган Хузангай авылының кыска гына вакыт эчендә гөрләп үсеп китүе, алай гына да түгел, биредә җитештерелгән продукциянең “Россиянең иң яхшы 100 товары” итеп танылыр дип әйтсәләр, ышанмас та идем. Ә бит төптән уйлап караганда, сүнеп, сүрелеп барган башка авылларның да мондый мөмкинлеге юк түгел. Бары тик теләк кенә кирәк... 

Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 103 | 18.07.2014
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№15 (880612) / 24.07.2014 17:48:56

авылларда өйдән өйгә кереп мал баш санын алып йөрделәр ни өчен икән?

№14 (880602) / 24.07.2014 16:46:57

Сездә ничек булгандыр безне инвестор килеп таламады. Ул прецедатель итеп куйган үзебезнең авыл егете, аның туганнары, дуслары, шешәдәшләре һәм янында эшләгән зоотехник инженерлар куанды. Барысының балалары шәһәргә яхшы машиналар белән, үзләренең квартирларына барып урнаштылар.Урлар талар әйбер, мал-туар калмагач селсоветкә пред итеп куйдылар. һәзер чиратта балалар бакчасы, мәктәп, клублар. Медпунктның тимер коймаларын ботарлап үзенә ташый башлады инде.КРЫСА.

№13 (880586) / 24.07.2014 07:03:57

Безнең ил капитализмга таба барганда авыллар бетү табигый күренеш. Көнбатыш Европада авылда бары тик фермерлар гына яши ди. Голландияда мәсәлән, халыкның бары тик 2% гына авылда яши. Шулар бөтен ил халкын туйдырып тора һәм бик күп ризыкны чит илгә чыгаралар. Шулай да безгә әлегә авыллар бетә дип куркасы юк, чөнки Россия Европадан байтакка артка калып килә.

№12 (880585) / 24.07.2014 05:03:08

Арчалы, Мансур түгел Марат!!

№11 (880584) / 24.07.2014 04:17:52

Ирек агай фикерең белән килешәм,бездә дә сабан туенда "Высокорентабельное,За высокое показатели производство"дип Ахметов Мансур Готоф улы җитәкләгән "Ватан" ширкәтенә дәрәҗәле урын биреп бүләкләгәннәр иде,бактың исә ул инде берничә ел банкротлык процесы узучы хуҗалык икән.

№10 (880555) / 23.07.2014 10:54:47

Энэклэрне дэ бик мактыйлар бит... Э бэлки хузангайларны да мактау шунын кебектер... Узен барып курмэгэч ышанып бетеп булмый...

№9 (880460) / 21.07.2014 05:17:41

Хузангай лар бик бәхетле икән,ничек әле ВАМИН кул астына кермәгән. Керсә бүген әнә шул намуссыз ВАМИН Кукмара,Арча,Балтач район халкын тилмертә.Әле № 47 Кукмара бер мандатлы округтан депутат ясасалар(халык каршы булсада)күрәчәкләр әле алда.

№8 (880407) / 20.07.2014 15:30:11

Мин инде№7, эйдэ берэр авылга инвестировать иткэн чын инвесторны курсэт эле, юк андыйлар. Аларнын исеме генэ инвестор иде, э по сути талаучылар булдылар. Хет мен кат чын кеше бул, но кесэндэ акчан булмаса авылны кутэрэ алмыйсын.

№7 (880404) / 20.07.2014 15:15:17

Олы абзый, Казанков инвестор буларак тугел,э Казанков КЕШЕ булганга гына кутэрелгэн авыл.Колхозларны таратып инвесторлар эшлэп курсэттелэр бит инде.Авылларда техника гына тугел,кешелэр дэ юкка чыкты.Жирнен агротехник хэле турында эйтмим дэ инде.

№6 (880402) / 20.07.2014 14:44:46

вамин инвестециясеннэн сон авыллар корып калды,тагын шундый бер-ике инвестеция хэм бик куп авыллар гел бетэчэк.

№5 (880401) / 20.07.2014 14:05:04

Инвестиция булса авыл яши. Менэ бу авылгада якташлары эшмэкэр Иван Казанков ярдэм итмэсэ бер нэрсэдэ булмас иде. Хет коне - тоне эшлэ, но инвестиция булмыйча аякка баса алмыйсын.

№4 (880390) / 20.07.2014 07:04:48

Купме ундырышлы жирлэр буш ята, нигэ сон Египет бэрэнгесе, Израиль кишере ашыйсыз? Кечкенә генә Египет, аның да уңдырышлы җире Нил буенда гына, калган урыны чүл, бөтен халыкны бәрәңге белән туендырырлык булгач, димәк алар бәрәңгене химик юл белән үстерәләр. Мин корылык булган 2010 елда Египет бәрәңгесе сатып алган идем, бер тәме дә юк сабын кебек. Үзең үстергән бәрәңге,кишер, кыяр бик күпкә тәмлерәк тә, файдалы да.

№3 (880384) / 20.07.2014 01:30:52

телэк белэн бергэ толковый житэкче дэ кирэк. уз кесэсен генэ кайгыртмый торган.

№2 (880381) / 20.07.2014 01:05:46

молодцы..Алма пеш-авызыма тош дип ятмыйлар.Югыйсэ шул кадэр ундырышлы жирдэ яшэп,Египет бэрэнгесе,Израиль кишере ашыйбыз.Адэм колкесе.

№1 (880371) / 19.07.2014 19:31:53

Чувашлар татар түгел. алар эшчән халык.яшәртерләр авылны...
милли республикалар арасында,республикада иң укмашып яшәүче халык. рес-да 85% чуаш тәшкил итә.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино