18.07.2014 Җәмгыять
Ә сез башка шәһәргә күчәр идегезме? (Сораштыру)
Казанда яшәүче һәр бишенче кеше эш эзләп илнең башка шәһәренә күчеп китәргә әзер. Күчү өчен кирәк була калса, алар хәтта яңа һөнәр үзләштерүдән дә курыкмый. HeadHunter компаниясе уздырган тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Күчеп китәргә әзер булучылар арасында чимал табу, җитештерү, транспорт һәм туризм тармагында эшләүчеләр күп. Ә сез эшле булу өчен башка шәһәргә күчәр идегезме?
Алия САМАТОВА, психолог:
– Күпләрнең күчәргә теләвенә аптырыйсы юк. Казанда хезмәт базары чикле. Җитештерү, чимал табу тармагында эре компанияләр саны бармак белән генә санарлык. Аларга урнашу – ул карьера баскычыннан тиз күтәрелү һәм югары керем дигән сүз. Әмма бу оешмаларга эләгү шактый кыен. Йә бик талантлы булырга, йә яхшы танышлар кирәк. Шуңа күрә күчеп китәргә теләүчеләр күп. Зур шәһәрләрдә тәкъдимнәр күбрәк, уртача мөмкинлекләргә ия булучылар да хезмәт баскычыннан тизрәк югары күтәрелә ала. Күчәргә теләүчеләр – нигездә тәвәккәлләр, аларның уңышка ирешү теләге көчле. Алар яңа мөмкинлекләр өчен үзләре яхшы белгән тирәлектән аерылырга әзер. Араларында күпмедер вакыттан соң кабат Казанга кайтучылар бар. Тәҗрибә туплап кайтканнан соң аларга биредә үзләрен табу җиңелрәк. Татарстанның үзендә авыллардан килүчеләрнең уңышка ирешү теләге көчлерәк. Алар шәһәр кешеләренә караганда күпкә тырыш, авырлыклардан курыкмыйлар.
Алинә ШӘРИПҖАНОВА, Саратовтан Казанга күчеп килгән җырчы:
– Казанга шактый яшь вакытта килдем. Үзем Саратов өлкәсе Ершов дигән бәләкәй шәһәрдән. Анда татарлар бик күп яши. Шулай да, татар мәдәнияте, сәнгате турында күбрәк беләсем, укыйсым, татарча җырлыйсым килде. Чаллыда әтинең апасы яши иде. Башта анда яшәдем. Ул бик булышты, мине кызы кебек кабул итте. Аннары Казанга мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердем, “Барс-Медиа” компаниясе белән контракт төзедек. Казанга күчеп килүемнең бер минусын да күрмим. Мин монда сөйгән кешемне очраттым, балабыз туды. Татарстанда бик ачык кешеләр яши. Монда яшәү минем өчен иң зур бәхет. Башка бер җиргә дә күчәргә теләмим. Үзгәрешләрдән курыкмаска кирәк, кешенең тормышында 5 ел саен үзгәрешләр булырга тиеш. Психологлар шулай киңәш итә.
Әдилә ҺАДИЕВА, Казаннан Мәскәүгә күченгән журналист:
– Мәскәүгә күчү өчен аерым бер сәбәп юк иде. Казанда да эшләрем уңышлы барды. Шулай да, тормышны кинәт үзгәртергә эчке омтылыш туды. Яшь вакытта барысын да эшләп карарга, тәҗрибәләрдән курыкмаска кирәк. Мәскәү минем өчен чит шәһәр түгел иде. Монда дусларым, әтинең апасы яши. Эшне килеп урнашкач кына эзли башладым. PR-белгеч булып эшлим. Татарстанда телевидениедә эшләү белән беррәттән, бу өлкәне дә өйрәндем, шуңа күрә тәҗрибәм бар иде. Монда хезмәт баскычыннан күтәрелү җиңелрәк, чөнки эре оешмалар бик күп, альтернатив эш табу кыен түгел. Казанда танышлар аша эш йөртү киң таралган. Бу Мәскәүдә дә бар, әмма күпкә кимрәк. Гап-гади егет монда килеп бары үз тырышлыгы белән зур уңышларга ирешә ала. Минуслары: шәһәр бик зур. Эш көне тәмамланганнан соң ниндидер шәхси эшләргә вакыт калмый диярлек. Бар өстәмә эшне ялларга күчерергә туры килә. Көндәшлек көчле. Сабыр һәм нык ихтыярлы булу сорала. Казанда да актив тормыш алып барганга, минем өчен мондагы темпка ияләшү авыр булмады. Кабат Казанга кайтырга туры килсә, шат кына булачакмын. Казан – Россиядәге иң уңайлы шәһәр.
Фәрхәт ФАЗУЛЛИН, төрле шәһәрләргә йөреп эшләүче электрик:
– Кайда эш бар, шунда барып эшлибез. Казанда тупланган бригада белән Мәскәүдә, Петербургта, Сочида эшләп кайттык. Чит шәһәргә китсәң, гаиләне озак вакытлар күрми торырга туры килә. Аның каравы озаграк эшлисең. Күп вакыт кичләрен дә эшләргә калабыз. Ризык әзерләү яклары кыен инде. Әмма акча кирәк булгач, түзәсең.