|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.07.2014 Җәмгыять
Казанлылар үзләренең сабыйларына Серафим, Хусайбой һәм Асель исемнәре кушканБу атнада ата-аналар тарафыннан балаларына иң еш бирелгән исемнәр: Артем, Кәрим, Әмир, Рамазан, Азалия, Арина, Ралина, Виктория; иң сирәкләре: Серафим, Никас, Амадис, Адис, Хусайбой, Анабель-Мария, Асель. 10-16 июль көннәрендә Казанның ГХАТ (ЗАГС) бүлекләрендә 273 пар язылышкан. Иң яшь кияү белән кәләшкә 19-шар яшь, иң олыларына – 60 һәм 58 яшь. Шушы ук чорда шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 459 сабый (257 малай һәм 202 кыз) тууы теркәлгән. Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы күрсәткечләре – 740 һәм 4630 грамм. Иң яшь анага 17 яшь, иң өлкәненә - 41, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе.
--- |
Иң күп укылган
|