поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.03.2009 Җәмгыять

АҢЛАШЫЛГАЧ, ШУЛ ҖИТМӘГӘНМЕНИ?

Он сатып алдым. Балкондагы чиләктә торганы искереп киткән кебек тоелды, тукта әле, мәйтәм, яңа он алып кереп әче коймак пешереп карыйм. "Государевъ амбар" дигән ярлыклы он туры килде. "Алтын башак" холдинг компаниясе җитештергән продукт икән. Хурлый алмыйм – оны начар түгел.

Коймак та пешердем, әле тагын, кызыгып китеп, он кабының сыртына язылган рецептын кисеп алып, "Боярская шапка" дигән татлы бәлеш тә пешереп ашадым. Капның икенче сыртына да игътибар иттем: анда әлеге продуктның, үзенә күрә, визит карточкасы язылган: "Государевъ амбар – так в древнерусских городах называли место, где хранилась государева казна..." Алга таба государь казнасының акчадан гына түгел, ә патшаны, аның якыннарын туендырыр өчен саклана торган азык-төлектән дә гыйбарәт булганлыгы бәян ителә. Туктале, нишләп озын-озаклап он кабындагы һәммә язуларның эчтәлеген сөйләп утырасың, дисезме? Әле һаман аңламадыгызмы: укучым онның тәмен сизсен өчен тырышам! "Государь", "государево казна", "боярская шапка", "в древнерусских городах" – нинди тәм килә? Әһә, барып җиттеме – бөек урыс ризыгы тәме, әйеме? Урыс халкы ризыкларына каршы фетнә күтәрергә уемда да юк, ләкин бу очракта шунысы гына аңлашылып бетмәде: "Татарстан башкаласында урнашкан компания ончылары, үз продукцияләренә ярлык уйлап утырганда, аз гына да икеләнеп тормыйлар микәнни? Ничә ел рәттән рекордлы ашлык уңышы үстереп алган Татарстан икмәгенә хөрмәт кайда да, шул икмәкне үстерүче татарларга хөрмәт кайда монда? Хөрмәтнең тәме дә, исе дә сизелми. Ә менә нәрсә сизелә: сез урыс илендә, "государь" илендә яшисез, "государевъ амбар" икмәген ашыйсыз, шуны онытмагыз, янәсе! Язучыларының тел төбе аерымачык күренеп торса да, тукта, мәйтәм, кызма әле! Башта үзләренә шалтыратып белеш: бәлки миңа туры килгән кап – вариантларның берсе генәдер, дим.

 

Трубканы җаваплы кешеләрнең берсе, ир-ат алды. Тавышында әдәплелек пәрдәсе артына яшерелгән мыскыллау сизелде. Бу нәни генә бөек державачылык билгесенең инициативасы конкрет кешегә, аның карашларына барып тоташадыр инде, әйеме, дигәч, "Әйе, шулай", – диде. Әллә үзен күздә тотуы, әллә өстәгерәк башлыгын. Бу мизгелдә әфәндем үзен каһарман итеп тоя иде шикелле. Ничек инде шулай булмасын ди: чыкылдаган татар оясында үз амбары бар ич аның! Кириллицаның борынгы шрифтына охшатып, стильләштереп сырланган текстны да үзе уйлап чыгаргандыр әле ул. Каһарман! Хәер, нәрсәсенә аптырыйсы: урыс амбарына тарихның буеннан-буена урыс түгел халыклар эшләп җитештергән азык-төлек тутырып киләләр ич инде.

 

...Бәдрәф кәгазе сатып алып кердем. Нишлисең – ашый торган кешегә анысы да кирәк бит. Чаллы кәгазе эләкте. Әйбәт кәгазь. Бервакыт, Президент командасы белән командировкада йөргәндә, Чаллының катыргы-кәгазь комбинатында да булырга туры килгән иде. Алга киткән технологияләр ярдәмендә кәгазь макулатурасын тураклап, төеп, пешереп, шуңардан менә дигән сыйфатлы бәдрәф кәгазе, катыргы ясыйлар анда. Кәгазьләренең сыйфатын күз сизмәсә, тән сизә – бүтән һичбер комбинатныкына биргесез! Кайсы җире ярамады инде тагы, дисәгез, монда да шул инде һаман – рулон тышындагы язулары! Урысчасына дәгъвам юк – дөп-дөрес язганнар. Ә менә татарчасы... дисәм, туктале бу бит татарча түгел, ә казахча икән. "Набережные Челныдан тазалык кагазы", диелгән. ("Кагаз" дигән сүздәге "г" хәрефе уртасына каты авазны белдерүче аркылы билге дә куелган. Казахлар, башкортлар үз авазларына тәңгәл хәрефләрне әлифбаларына керткәннәр шул, алар без түгел.) Ярар, мәйтәм, экспортка, Казахстанга дип тәгаенләнгән кәгазь партиясе артып калгандыр да, бездә сатуга чыккандыр, дим. Боларга да шылтыратып бактым. Монда да телефонны итагатьле генә түтәй алды. Минем фараз дөрескә туры килми икән: бәдрәф кәгазе рулоннарының һәммәсе дә шушындый язу чәпәп чыгарыла. Бер өлеше, чыннан да, Казахстанга китә. Әнә шул экспорт өлеше аркасында кәгазьдән татар теле тибеп төшерелә дә инде, чөнки ике телле язуның бер өлеше – экспорт иле телендә (бу очракта – казахча), ә икенче өлеше – җирле дәүләт телендә булырга тиеш. Татарстандагы ике дәүләт теленең кайсын сайлыйлар дип уйлыйсыз? Өчкә кадәр санаганчы әйтеп бирегез. А-а, сез нинди тапкыр: билгеле инде урысча. Ханым аңлатканча, бу гамәл республика дәүләт статистика хезмәте белән килешенгән. Ярый, ярый, без – татарлар, булганына шөкер итәргә өйрәнеп беткән инде. Алай да, казахча булса да, "Набережные Челныдан" дип түгел, ә "Чаллыдан" дип төзәтеп куйсагыз, дөресрәк булмас идеме икән, ә?

 

...Колготки сатып алдым. Татарча әйтсәм, ике балаклы, сыланып торучы, озын хатын-кыз ыштаны. Үзе җылы, үзе арзан. Кытайныкы чөнки. Ярамаган тагын язга чыкканчы кияргә, озак калмый инде майга да, кем әйтмешли. Арзан булса да, ярлыгы бар үзенең – тәртип! Кытай фирмасының исеме дә язып куелган. Нәни катыргы ярлыкның икенче ягын әйләндерсәм, анда да тулы тәртип – биш пункт­лы аңлатма язылган. Урысча. Кытайлар булдырганнар, кытайча язып безнең мине черетеп маташмаганнар. (Иероглиф сурәтләрен карап утырырга вакыт бармыни безнең, әйеме?!) Аңлатмада мондыйрак мактау сүзләре тезелеп киткән: "Высококачественный товар, нравы..." ("Понравится" дияргә теләгәндер инде тәрҗемәче.) "Сож­мется живот, крепкий и красивый..." (Эчне җыеп торучан, диясе килә, ахры). "Соответствовать ношению в холодном климате РФ" – бусы әйбәт... Беренче сүз ахырында гына азрак хата киткән. Һәм иң даһи җөмлә – соң­гысы: "Быть мудрый женский выбор". Ә нигә көләсез, аңлашыла бит – шул җитмә­гәнмени? Әлеге колготкины алган хатын-кыз ак сакаллы карт булачак дигән сүз инде, ягъни мәсәлән. Акыллы, зирәк хатыннар гына сатып ала моны, димәк. Мин дә шулар рәтендә йөрим түгелме соң хәзер, кытай колготкие киеп? Кеше сизмәсә дә, аяк сизә моны.

 

Соңгысының татар теленә, аны санга сукмауга катнашы юк, дисезме? Ничек кенә бар әле! Кытай товары ярлыгын укыганда, мин үземне берәр урыс хатыны (татарчасы – марҗа) урынына куеп карыйм да, и-и, шундый рәхәт, шундый күңелле булып китә! Карале, мәйтәм, дөньяда безне тигезләүче нәрсәләр дә бар икән бит, кытайларга рәхмәт төшкере, дим. Яңа колготки сатып алган мар­җалар да интексен әле ярлыкны аңлый алмыйча! Гел миңа гына интегергә димәгән, үз телемне эзләп...

 


Флюра НИЗАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 48 | 18.03.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»